|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2011 Җәмгыять
Сагынмый мөмкин түгелСССР “оптимальләштерелгәнгә” быел 20 ел тула. Сентябрьдә инде элекке совет республикалары бәйсезлек парадын башлап җибәргәннәр һәм дөньядагы иң зур илнең вак кисәкләргә таркалуы бары тик вакыт эше генә икәнлегенә шик калмаган иде. Кызыклы юбилей бу? Моны бәйрәм итәргәме, матәм көне итеп билгеләргәме, аңламассың. Коммунистик системаның җимерелүе тарихи котылгысызлык иде, монысы хак. Һәм үткәннәргә карап, тегеләй булса, болай булса, дип уфтанып утырудан да мәгънә юк – тарих шарт фигыльне яратмый. Әмма алмашка килгән капиталистик система да үзенең элгәреннән уңай якка әллә ни аерылмый. Киресенчә, шәхеснең таркалуы, киң халык катлауларында иртәгесе көнгә ышанычның югалуы, җинаятьчелекнең масштаблы үсеше белән бүгенге идеологик система хәтта коммунизмга да бик нык оттыра. Мин бүген шул хакта сөйләшергә теләгән идем.
Беркөнне Татарстанның зур булмаган шәһәрләренең берсеннән авылга кунакка кайткан таныш белән сөйләшеп торырга туры килде. Иртән кайткан, төштән соң инде туган нигезен ташлап китәргә дә җыена. СССР таркалыр алдыннан гына кредит алып йорт җиткергән иде. Узган гасырның туксанынчы еллар башында шулай булып алды бит: гади эшчеләргә йорт салу өчен әҗәткә акча бирделәр. Байтак кеше шул акчадан файдаланып түбәле булды. Соңыннан берничә ипи бәясе торырлык акча булып калды алган әҗәтләре. Танышым менә шул өенең тәрәзәсенә тимер рәшәткәләр куйдырмаган икән, шуңа кичкә кадәр кайтырга ашкына. Элегрәк моңа мохтаҗлык юк иде, хәзер шунсыз булмый ди. Гаҗәп хәл инде бу: шәһәр кешеләре үз өйләрен төрмәләргә әйләндерделәр. Башта калын тимер ишекләр куелды, аларга катлы-катлы йозаклар эленде, аннан соң моңарчы шар ачык торган подъезд ишекләре бикләнә башлады. Авыл мокытына үзенә бик таныш фатирга килеп тә, туганы янына үтеп керү кыенлашты. Шәһәрлеләр туры мәгънәсендә: “Минем өем – минем крепостем”, – дип әйтә алуга ирештеләр. Әмма иминлек артмады шикелле. Фатир бурлыгы гына түгел, хәзер инде гаиләләрне суеп чыгу очраклары да ишәйде. Кеше кешегә, хәтта гаилә дусларына да ышанычын югалтырга мәҗбүр була башлады. Социализмнан соңгы этапта яуланган “казанышлар”ның иң мөһимнәреннән берсе менә шушы булды, ахрысы. Безнең телебез киллер, педофил, гомосексуалист кебек сүзләргә баеды.
Мин әле генә, нәшрият соравы буенча, мәгариф системасында яңа стандартлар кертелү уңаеннан русча эшләнгән 2 класс дәреслеген татарчага әйләндердем. Программага сабыйларны кешеләрдән сакланырга өйрәтү темалары кертелгән һәм яшәешнең хәзерге этабында, чынлап та, бу бик мөһим. Хәзерге тирәлектә кеше өчен кеше зур куркыныч тудыручы объектка әверелеп бара.
Әмма советлардан соңгы чор мәктәбе ул үзе бер бетмәс-төкәнмәс тема. Сүз белем бирү дәрәҗәсе турында түгел, әхлак тәрбиясе хакында әле. 1994 елда Көнбатыш дәүләтләренең көчле басымы астында Россия хакимиятләре “Гаиләне планлаштыру хезмәтләре”нең эшенә тыкшынмаска дигән йөкләмәгә кул куйды һәм илдә 400 ләп шундый үзәк барлыкка килде... Һәм алар балаларга җенси тәрбия бирүне үз өсләренә алдылар. Бервакыт әти-әниләр балаларының мәктәптә дәресләрдә нәрсәгә өйрәтелгәнен белеп тавыш кубардылар. “Гаиләне планлаштыру үзәкләре” кайбер шәһәрләрдә сабыйлык яшеннән чыкмаганнарга “секс-инструктор таныклыгы” бирә, моның өчен аларны башта бик яхшылап “укыта” булып чыкты. Тавыш көчәйгәч, бу үзәкләрне чикләргә, аларны мәктәп тирәсеннән ерагайтырга тырыша башладылар. Әмма азгынлык идеологиясе ишектән кусаң, тәрәзәдән керә торган әрсез булып чыкты. Быел Урал мәктәпләрендә укучы балаларның әти-әниләре “Әдәби уку” (“Литературное чтение”) дигән 2 класс дәреслеген күреп тавыш кубардылар. Анда барыбызга да мәгълүм “Кызыл калфак” әкиятенең шундый варианты кертелгән: Соры бүре Кызыл калфакка чишенеп үз янына ятарга куша. Диалог Кызыл калфак бүре янына яткач дәвам итә. Әти-әниләрне дәреслекнең Россия мәгариф академиясе һәм Мәскәү дәүләт педагогика университеты тарафыннан хупланган булуы да гаҗәпләндергән. Бервакыт мин республикакүләм форумда, мәктәп программалары һәм дәреслекләре турында сүз чыккач, Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” повесте 6 сыйныф укучысы өчен иртәрәк, өлкән классларда бирергә кирәк иде дигән фикер әйттем. Шунда утырган аксакал әдипләрнең берсе: “Балалар хәзер барысын да белеп туалар”, – дип каршы төште.
Моннан берничә ел элек мин чит ил каналларын тота торган “тәлинкә” куйдырдым. 500 гә якын Көнбатыш каналының берничә йөзе порнографик тапшырулар бирә торган булып чыкты һәм аларның адресларын җайланмадан алып ташлатырга туры килде. Шул турыда әйткәч, яшь кенә бер укытучы ханым: “Ник инде, Рәшит абый, кунаклар килгәч карарга берсен булса да калдырмадыгыз”, – диде.
Фикерләүнең метаформозасы, ягъни элеккенең капма-каршысына әверелүе советтан соңгы чор “казанышлары”ның икенчесе иде шикелле.
Без хәзер техниканың иң соңгы казанышларыннан файдаланабыз. Әле кайчан гына байлык билгесе булып саналган мобиль телефон һәр кесәдә, ноутбук һәм интернет һәр өйдә диярлек. Әле генә мобиль элемтәнең егерме еллыгы билгеләп үтелде. (Державаны оптимальләштерү белән бер елгы икән.) Бер таныш сөйли. “1999 елда мең долларга кесә телефоны алдым, – ди. – Әмма сөйләшер кеше юк, чөнки мине белгәннәрнең берсе дә бу әкәмәткә ия түгел”. Кибетләрдә ит һәм колбаса тулы, суыткычка чиратка басасы юк. Дөрес, җан башына ит куллануны СССР чорындагы күләмгә җиткерергә ерак әле ерагын, ләкин кибетләрдә муллык. Хәзер бит 4 центнерлы үгездән 400 кило ит ала беләләр. Ит комбинатында ит түшкәсенә полифосфатлардан торган эретмә кертәләр дә, авырлык сизелерлек арта. Мондый итне ашау күңелле эш түгел инде түгелен, тик сатып алучы бу турыда белми бит. Менә мондый технологияләр СССР вакытында мөмкин булыр идеме, анысы мәгълүм үк түгел. (Һәр авыл кешесе белә: хайваннан ит чыгышы бик яхшы дигәндә 50 процент тирәсе була.) Идеологиядәге консерватизмны җиңсәң, СССРны таркату мәҗбүри түгел иде инде түгелен. Икътисад өчен базарның киң булуы мөһимрәк, шуңа күрә ул глобальләшүгә омтыла.
Хәзер интернет-киңлекләрдә СССРны сагынучылар күбәйде. Аларның үз сайтлары, форумнары бар. Социологларның тикшеренүләре совет чоры истәлекләренең модага кереп баруын күрсәтә. Һәм “Прошу, верните мне восьмидесятый год!” дип башланып киткән шигырь популяр. Кайчак мин эзләү системасы аша шул шигырьне табып укыйм да, күңелгә моң тула. Тик минем картотекамда хәзер бу хиснең чыганагын аңлата торган сюжет бар. Ул менә мондый.
Гобачев хакимияткә килеп, үзгәртеп кору башлангач, үзәктәге журналистлар өчен СССР Фәннәр академиясе президенты, атомчы-физик Александров белән очрашу оештыралар. Галим ул вакытта ук инде бик карт була. Менә шунда журналистларның берсе академикка сорау бирә: “Сезгә кайчан эшләү күңеллерәк иде: Сталин вакытындамы, Хрущев “җепшеклеге”ндәме, орден-медальләр коллекционеры идарә иткәндәме?” – ди. Галим аз гына уйлап торганнан соң: “Сталин чорында”, – дип җавап бирә. Каләм ияләре шым була. Александров, шактый дәвам иткән тынлыкны өзеп: “Чөнки мин белгән хатын-кызлар ул вакытта яшь иде”, – дип өсти.
Сиксәненче еллар турындагы шигырь миңа яшьлегемне искә төшерә. Ә яшьлекне, килешегез, сагынмый мөмкин түгел.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|