поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.09.2011 Медицина

Казан дару җитештерү үзәгенә әйләнә

Әгәр каты авыру бугаздан эләктереп алса, инде даруларның да, им-томчыларның да файдасы юк. Ләкин шулай да им-томчылар арзангарак төшә. Мәсәлән, ул чәй тәлинкәсенә йөз сумлык акчаны салып чайкый да шул суны өшкереп сиңа эчертә. «Файдасы», мин сиңа әйтим, һич тә мең тәңкәлек даруныкыннан ким булмаячак.

Дару дигәннән, соңгы вакытта бездә ул, гомумән, проблемага әйләнде. Мәсәлән, Россия вице-премьеры Александр Жуков әйтүенчә, илнең дару җитештерү сәнәгате соң дәрәҗәгә җитеп таркалган. Бүген без 80 процент дару препаратларын чит илләрдән кайтартырга мәҗбүр. Соңгы берничә ел эчендә генә дә Россиядә 57 төрдә дару җитештерү тукталган. Аеруча кеше өчен иң кирәкле антибиотиклар, ашказаны-эчәк һәм эндокрин системаларындагы авыруларга каршы препаратлар белән эш начар. Тулаем алганда, халыкны дару белән күпмедер дәрәҗәдә тотрыклы тәэмин итү өчен, безгә ел саен 7-8 миллиард доллар акчаны импортка түгәргә туры килә. Ә шул ук вакытта экспортка нибары 300 миллионлык дару сатыла.

 

«Хәлне ашыгыч рәвештә тамырдан үзгәртү зарур», – ди Александр Жуков. Нәкъ менә шуны күздә тотып, быел Россия хөкүмәте «2020 елга кадәр Россиянең фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» («Фарма-2020») турында максатчан федераль программа кабул итте. Сер түгел, моны тормышка ашыру җиңел булмаячак. Иң беренче чиратта бу тармакны тулысынча инновацияле үсеш моделенә күчерү сорала. Ә моның өчен илнең фармацевтика һәм медицина предприятиеләрен, фәнни учреждениеләрне технологик үзгәртеп кору кирәк. Ягъни бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләрен конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүгә юнәлтү мәҗбүри. Моны тормышка ашыру өчен, Россия казнасыннан 2020 елга кадәр 188 миллиард сум акча тоту каралган. Һәм бу, ахыр чиктә, үзебездә җитештерелә торган дару күләмен 50 процентка җиткерергә мөмкинлек бирергә тиеш. (Ә бүген ул, инде әйткәнебезчә, 20 процент кына.) Бер үк вакытта тормыш өчен аеруча кирәкле дару төрләрен җитештерүне 90 процентка үстерү күздә тотыла. Моңа ирешү өчен, алдагы ун ел эчендә Россиядә дарулар һәм бүтән медицина кирәк-яракларын җитештерү буенча 7 фәнни-тикшеренү үзәге һәм дөнья дәрәҗәсендәге таләпләргә җавап бирерлек инновацияле дарулар ясау буенча 10 махсус үзәк булдыру планлаштырыла. Аларның беренчесе нәкъ менә бездә Казан федераль университеты базасында оешачак. Биредә шулай ук инновацияле дарулар җитештерү буенча тәҗрибә мәйданы да урнашачак. Үзәкнең төп офисын – Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү институтының иске бинасын төзекләндереп, шунда урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук бу максатта Париж Коммунасы урамындагы бина да төзекләндереләчәк. Ә инде үзәкнең дарулар җитештерү буенча технологик һәм тәҗрибә блоклары өчен «Татхимфармпрепарат» ААҖ биләмәсендәге ике бина бүлеп бирелгән. Кыскасы, аз гына вакыт эчендә тулаем 5000 кв метр мәйданда реконструкция үткәрергә һәм 130 төрдә заманча фәнни-технологик җиһазлар сатып алырга туры киләчәк. Моның өчен 900 миллион сум акча кирәк.

 

Сүз дә юк, яңа инновацияле дарулар ясау өстендә эшләү гаять зур чыгымнар сорый. Мәсәлән, чит ил экспертлары бәяләвенчә, бер препаратны уйлап табу гына да якынча 1-3 миллиард долларга төшә. Һәм моның өчен 7-15 ел вакыт китәргә мөмкин. Ләкин шуңа да карамастан чит илләрдә бу эштән баш тартырга җыенган кеше юк. Киресенчә, аны безнең ише үз кадерен үзе белмәгән «пешмәгәннәр»гә сатып табыш та алалар әле. Ә без, юләр әйтмешли, кече йомыш белән арбадан төшкәч, аны кабат куып җитү өчен, җанталашып чабучы кешене хәтерләтәбез. Ярый ла куып җитә алсак?!

 

Ә инде яңадан «Фарма-2020» программасының үзенә кайтсак, әлеге проект Россия вузларына 2020 елга кадәр тулаем 5000нән артык яңа буын белгечләр әзерләп чыгару бурычын куя. Бу – химиклар, биологлар, фармакологлар, клиникачылар, фармацевтлар, идарәчеләр, менеджерлар. Казан федераль университеты базасында исә иң әүвәл Татарстан Республикасының фармацевтика кластерын, ә соңрак Идел буе федераль округының фармакластерын формалаштыру кирәк булачак. Ә кем белә, бәлки нәкъ менә Казанда оешачак яңа үзәк ахыр чиктә Россияне якын киләчәктә чит илләрнең «дару энәсеннән» төшерергә ярдәм итәр дә, боерган булса!


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»