поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
20.09.2011 Бәйрәм

Тынгысызлык, яки Әйткән сүзеңне үтәсәң генә, башкалардан таләп итә аласың...

Дистә еллар дәвамында “Мәдәни җомга” газетасында “И туган тел...” кушымтасын алып барган, “Татарстан” радиосында “Тел күрке – сүз” тапшыруының даими авторы, филология фәннәре докторы Илдар Мәлик улы Низамовның татар теленең үсеш этапларына керткән өлешен бә­һаләп бетерерлек кенә түгел. Бер утырып сөйләшү генә дә җитми моның өчен. Илдар абый белән ешрак аралашырга кирәк, чөнки ул – бик кызыклы әңгәмәдәш. Ул укыткан күпсанлы студентлар да ос­таз­лары сөйләгән сүзләрнең дөрес һәм кирәк булуын бик яхшы аңлый.

– Сезнең галим, тынгысыз публицист икәнегезне яхшы беләбез. Ә менә парчаларыгызны укыганда эчке дөньягыз тагын да ачыла кебек...

 

– 1979 елны Язучылар берлегенә парчалар китабы белән кабул иттеләр. Анда кешенең халәте, табигать бе­лән аралашу, үзара бәйлә­неше сурәтләнә. Фикер журналистларча кыска итеп би­ре­лә, язучыларча тәфсил­ләп языла. Пар­чаны әдәбият бе­лән журналистиканы үрә торган үзенчәлекле жанр дип санарга була. Журналист халәте белән язучылык эше Тукайдан башланган. Аның балалар өчен язылган кыска хикәятләре – барысы да парча. Табигать бе­лән бәйләп биргән язмаларым биш-алты җыентыкка җыелды инде. Әле дә язам. Матбугатта басылып тора. Шулай да бүген күбрәк фәнни юнәлештә шө­гыльләнергә туры килә.

 

– Илдар абый, сез публицистик фикерне җитке­рү, полемика җәһәтеннән интернетны да оста файдаланасыз. Яңа төр аралашу чарасы сезне канәгатьләндерәме?

 

– Интернетның аудито­риясе колачлырак. Шул ук вакытта мине андагы сөйләмнең сыйфаты борчый, бу хакта язып та чыктым. Аның да штампка әйләнү куркынычы бар. Әйтик, бәхәсләрдә бер үк кеше катнаша, әйтү формасы ягыннан да бертөрлерәк. Дө­рес, техник сәбәпләр, техно­логиягә бәйле хаталар күбрәк. Интернетны публицистика белән бәйләдегез. Фикер алышуның, бәхәсләшү мөмкинлекләренең колачлы булуы ягыннан интернет, әлбәттә, көчлерәк. Әйтик, “Ватаным Татарстан”га хатлар күп килә. Тик аларны бирергә телә­сәләр дә, урын чикләнгән, шулай да хатлар сәхифәсенә атнага бер урын бирелә. “Татарстан яшьләре”нә зур рәхмәт, укучы хатларына урыны мулдан. Шулай да интернетта аралашу тизрәк, активрак бара. Сайтларның төрле тө­бәктән (Самара, Ырынбур, Уфа сайтларын күзәтәм) булуы да интернет сөйләмен баета. Фикерләү колачы тараймасын иде, темалар төрләнсен иде. Шул вакытта татар интернет сөйләме дә төрлә­нә­чәк, сүз байлыгы мулрак эшкә җигеләчәк.

 

– Илдар абый, татар телен саклап калу өчен нинди чаралар кирәк дип уйлыйсыз?

 

– Иң элек телне саклау, кулланышын арттыруны күздә тоткан законнарның эшләве кирәк. Конституциядә татар теле – дәүләт теле, дип конкретлаштырылган икән, ул гамәлдә дә үтәлергә тиеш. Ягъни дәүләт халык белән шул телдә аралашырга тиеш дигән сүз. Моның өчен сөйләм ихтыяҗы булдыру – аның бурычы. Тел тулысынча кулланылышта калсын өчен иҗти­магый шартлар ки­рәк. Ана телен кулланырга их­тыяҗ булырга тиеш. Ихтыяҗ булган очракларда аның үтә­лүе зарур. Әйтик, кәләпүш, милли аяк киемнәрен җитеш­терделәр, алар рекламланган текстны татар басмасына урысча язып китерәләр. Тик газета аның татарча ките­релүен та­ләп итми, үзегез үк тәрҗемә итеп утырасыз.

 

– Туган-үскән җирегез – Әтнә якларында еш булуыгызны беләбез. Авыл табигате тарта, күрәсең.

 

– Әтнә ягы бик үзенчә­лекле. Елгалар, буалар күп. Табигатьнең үзгәлеге журналист, язучы иҗатына ярдәм генә итә. Эчке кичерешләр парчаларда чагыла. Табигать җанлы ке­шеләр белән аралашу бик баета. Тик хәзер табигать белән аралашу сүрелде. Мине бу бик борчый. Телевизордан, компьютердан аерыла алмыйлар. Югыйсә тынгысызлык, хәрә­­кәт, дөньяны бе­лергә омтылу, туган җиргә якын булу яшь кешене баета гына бит. Кү­зәтеп йөрим: балыкка килгән ба­ла­ларның кулында гел пакет була. Ә минекендә чиләк, анда балык үлми. Авыл тормышы балаларны, оныкларны хезмәт белән тәрбия­ләргә булыша. Анда ялкауланып ятарга һич вакыт юк. Бакчада кайнашабыз. Балалар белән җиләккә йөрибез. Чишмәдән су ташып эчәбез.

 

– Барысына да ничек өлгерәсез?

 

– Табигатьне аңлаганда, эшләгән эшеңнән тәм табып яшәгәндә күңелле ул. Вакыт та табыла.

 

– Сезне бик таләпчән укытучы, үз сүзен әйтә торган кеше буларак беләбез. Ә менә оныкларыгызга нинди бабай икән сез?

 

– Бала үз шөгыленә, эшенә бәяне белергә, гадел бәя алуы­на ышанып яшәргә тиеш. Без малай да, кызлар да үстердек. Чыбык-каешка кадәр үк барганыбыз булмады. Тәрбия күбрәк әни кешедән килә дип уйлыйм. Әти исә үз мисалы аша үрнәк күрсәтүче. Әйт­кән сүзеңне үтәсәң, алардан да шуны таләп итә аласың.

 

Редакциядән:

 

Бу көннәрдә “Ватаным Татарстан” газетасының элеккеге хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илдар Мәлик улы Низамовның тү­гәрәк юбилее. Тынгысыз каләмдәшебезне, яшь буын журналистлар әзерләүче остазны юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары, күңел тынычлыгы телибез.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 175 | 20.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»