|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2011 Авыл
![]() Эх җанашым бәрәңге...Быел авыл кешесенең кәефе күтәренке: түбәләр шыплап печән, амбарлар бодай-арпа белән тулды. Бакчада мул уңыш биргән җиләк-җимеш тә эшкәртелеп, баздагы киштәләргә тезелде. Шифалы яңгырлары белән ел уңышлы булды. Хәзер инде икенче икмәгебез – бәрәңге алыр вакыт. Узган ел үз дәрәҗәсен генә белеп уңган бәрәңге галиҗәнапнең быел уңышы хәйран күренә. Кемнең бакчасыннан күпме бәрәңге чыгуы, эт эчәгесе астында яткан бәрәңгедә черек чире күренүе, корыган сабакта бәрәңгенең вак булуы, бетмәс яңгырларның озакка сузылуы – бүген абый-апаларның төп темасы шул. Яңгырлар, чыннан да, халыкны бераз хафага салды. Шулай булмыйча ни, узган ел барлы-юклы бәрәңгене күз карасыдай язга кадәр саклап чыктык та, гомер булмаганны – базларга кар суы тулып, «алтын» бәрәңгеләребез су астында калды ич.
Ярар, үзенең җылы көннәре, пәрәвезләре белән әбиләр чуагы да булыр әле. Үзебезнең бәрәңге бакча тутырып ятса да, әбинең бакчасын алып бетердек. Күңелле быел бәрәңге алуы. Әби әйтмешли, күзгә үк рәхәт (күңел күзен әйтүе инде, әбинең күзләре күрми). Үзе бер дә тик тормый, кулы белән капшап булса да, без казыган бәрәңгеләрне сыйпап чиләгенә сала. Үзенә 2-3 капчык кына кирәк югыйсә. Шәһәрдәге балалары, оныклары өчен бакча тутырып утырткан була. Бәрәңге сатып алып ашауны күз алдына китерә алмыйм, ди әбием. Ә кая барасың? Быел алма урынына базардан бәрәңге сатып алырга туры килде бит. Олыларның бәрәңге тәмен аерып утыруына исем китә иде, үзем дә бик яхшы аерам хәзер тәмле бәрәңгене. Безнең як бәрәңгеләренә җитми икән шул!
Булганының куанычы, бәрәкәте булсын дип, эре-эре бәрәңгеләрне сөенә-сөенә алдык. Авыл буйлап бәрәңге җыючылар да йөри башлады. Килосын 6-7 сумнан җыялар икән. Сукалаганга, өйдергәнгә һ.б. тотылган чыгымнарны исәпләсәң, бу бәянең «пүчтәк» икәнен чамалавы авыр түгел. Шуңадыр инде, бирәм дип атлыгып торучылар да күренмәде авылда. Узган ел бәрәңге урынына күбрәк ярма, токмач куллангач, алдагысын уйлый башлыйсың икән. Кем әйтмешли, тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң, көйрәтә.
РS. Базар бәяләренә килгәндә исә, бәрәңгенең килосы 10-20 сумнар тирәсендә тирбәлә. Пионер урамы базарында Питрәч, Теләче районыннан китерелгән бәрәңгенең килосы 20 сум торса, «Океан» базарында Чуашстан бәрәңгесен 17 сумнан тәкъдим итәләр. Яшелләнеп беткән иң начарын ун сумнан да алырга була. Чуаш бәрәңгесе дигәннән, быел белгечләр аны алмаска киңәш итә. «Россельхознадзор»ның ТР буенча җитәкчесе урынбасары Рәис Кәримов, чуаш бәрәңгесендә алтын гематома дигән авыру таралган, ди. Бу бәрәңге яман шеше кебегрәк нәрсә. Кеше организмына зыяны бар дип әйтеп булмаса да, авыру бәрәңге уңыш бирми. Бөтен туфракны зарарлый. Бу авыру помидор, борычларга да күчәргә мөмкин. Аннан котылу өчен ун еллап вакыт кирәк булырга мөмкин. Татарстан бәрәңгесенә килгәндә, курыкмыйча алырга була, дип ышандыра Рәис әфәнде. Алар тиздән Казан ярминкәләрендә тәкъдим ителәчәк.
Яңгырлар аркасында, бәрәңгеләрне алырга өлгерми калучылар бар. Танылган бакчачы, икътисад фәннәре докторы Фарсель Зыятдинов исә бәрәңгене алуның иң соңгы срогы 15-20 сентябрь дип белдерә. Яңгырлы көндә алынган бәрәңге начар саклана. Күгәрергә, эче каралырга, чери башларга мөмкин. «Тиешле шартлар булганда, бәрәңгене язга кадәр дә сакларга була, минем шулай эшләгәнем бар. Камышлар капласаң, кар астында ул берни эшләми, тик кислород җитәрлек булырга тиеш», – ди бакчачы. Хәзер авыл халкы түземсезлек белән әбиләр чуагын көтә. Тик сентябрьдә ике тапкыр булырга тиеш дип вәгъдә ителгән чуакның әле берсе генә дә күренми шул...
Мәрьям АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|