поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.09.2011 Мәдәният

Өр-яңадан

Композитор Ганс Сәйфуллин белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе

Бөек Ватан сугышы башланырга дүрт ай кала Татарстанның Баулы районында Ганс исемле малай туа. Татарның күренекле артисты, бик күп танылган җырчыларыбызны җырлаткан талантлы баянчы җитмеш елдан артык шушы немец исеме белән яши. Шушы исеме белән сәхнәгә чыгып, Зифа Басыйрова, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова һәм Илһам Шакировларны баянда уйнап җырлата. Әле эстрада «продюсерлык үзәге», «менеджер» кебек сүзләр белән чуарланмаган заманда ук артистларны туплап «солянка»лар оештыра. Журналыбыз кунагы – Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллин.

 

Инсульт – кеше гомеренең ноктасы түгел, мөгаен, бер өтередер, Ходай тарафыннан кешегә уйланырга һәм яшәүнең кадерен белергә бирелгән вакыттыр. Инсульттан соң да тормыш бар. Ул дәвам итә. Элеккечә үк!

 

Татарстанның халык артисты, күренекле баянчы һәм композитор Ганс Сәйфуллин инсульт дигән бәланы атлап чыгып, юлын дәвам итә алган көчле кеше. Хәзер барысы да элеккечә кебек: җырлар языла, концертлар оештырыла, бер генә проблема – Ганс ага, теле ачылып килгән сабый кебек, яңадан сөйләшергә өйрәнә. «Логопед белән ныклап шөгыльләнергә кирәк – сөйләм рәтләнәчәк», – ди үзе.

 

Ганс Сәйфуллин яз көне «УНИКС»та үзенең 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырды. Булышып йөрүчеләре күп булмаса да, оештыру эшләрен башкарып чыга алды. Иң кызыгы, иң сокланырлыгы – язгы юбилей кичәсе бердәнбер түгел, көзен кичә Камал театры бинасында дәвам итәчәк. Ганс абый оештыру эшләренә керешкән: «Оештыру мәшәкать түгел, өйрәнелгән хезмәт. Юбилеемны сәбәп итеп, халык белән очрашасым килә. Язгы концертка тамашачы күп килгән иде», – ди ул.

 

Ганс Сәйфуллин – оештыру эшләре буенча теләсә кемгә мастер-класс бирә алырлык кеше. Ул оештырган «Җыен»нарны эстрада сөючеләр яхшы хәтерли. Соңгы елларда «Барс-медиа» артистларының десант булып республика районнарында йөрүләре шушы «Җыен»нарның үзенчәлекле дәвамыдыр.

 

– Ганс абый, сезнең «Җыен»нарыгызда дәрәҗәле артистларның да катнашуын исәпкә алсак, ул «солянкалар» «эстрадачылар» арасында бик популяр булгандыр, әйеме?

 

– «Җыен»да 30 артистны Татарстан буйлап йөртә идем. Бер «Җыен» миңа 60 мең сумга төшсә дә, түләү мөмкинлеге дә таба идем. «Мине дә алыгыз», дип сорап килүчеләр дә булды. Аларны үз акчамны түләп, иганәчеләр табып булса да ала идем.

 

– Сагындырамы ул чаклар?

 

– Сагындыра.

 

– «Җыен»нар белән сез бик күп артистларга тамашачы алдына чыгу мөмкинлеге бирдегез. Хәзер артистлар сезгә ярдәм итәләрме?

 

– Алар концертларымда җырлыйлар.

 

– Шулай да ярдәм итүчеләр бардыр бит?

 

– Аз. Бер дустым бар – ул булыша.

 

– Кайда соң ул чактагы дуслар?

 

       – …

 

– Таралдылармыни?

 

– Әйе.

 

– Ганс абый, сез – баянчы, улыгыз – пианист. Ике музыкант үзара киңәшләшеп эшлиме?

 

– Альберт Казан дәүләт консерваториясен тәмамлады. Хәзер ул «Корстон» үзәгендә музыкант. Икебез дә музыкант булсак та, һәрберебезнең үз юлы: аның – классика, минем – эстрада. Улым тормышта миңа бик ярдәм итә.

 

– Хәзер көйләр язасызмы?

 

– Авырудан соң ел ярым язмадым. Язылмады. Хәзер языла башлады – яңа көйләрем бар.

 

– Күңелдә җыр туганга, язасы килеп кенә язасызмы, әллә профессионал буларак, заказга эшлисезме?

 

– Эстрада җырчыларыннан заказлар да бар, күңелем кушканга да языла.

 

– Ә баянда уйныйсызмы?

 

– Бик уйнамыйм.

 

– Нишләп?

 

– Хәзер сәхнәгә чыкмыйм. Андый теләгем юк. Ә үзем өчен баянда түгел, фортепианода уйнавы уңайлырак. Чөнки баян авыр.

 

– Үзегезнең иң уңышлы җырларыгыз дип кайсыларын саныйсыз?

 

– Хәйдәр Бигичев башкарган ике җырымны – «Миләүшә»не һәм «Җәйге урман»ны.

 

– Моннан берничә ел элек «Миләүшә»не «Казан егетләре» җырлады…

 

– Җырласыннар…

 

– Аларның башкаруы турында ни әйтә аласыз?

 

– Бер ни дә.

 

– Бөтенләй башкарылмаган җырларыгыз бармы?

 

– 500 җырым бар. Аларның күбесен ноталар китабы итеп бастырып чыгардым. Өч китабым бар. Әле бастырылмаганнары да байтак.

 

– Яшьләр сезнең җырларыгызны башкаралармы?

 

– «Татар моңы» лауреаты Алинә Прокофьева сәхнәгә минем җырым белән чыкты. Бик матур башкарды.

 

– Ганс абый, азактан бер шаян сорау: сезнең белән бер әңгәмәдә «Ганс абый кызлар күзли» дип язганнар иде.

 

– Кызларга карыймын каравын… әмма… алар миңа карамыйдыр инде… Безнең үз кызыбыз бар – оныгым Алинәгә 8 яшь, мәктәптә бик яхшы укый.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»