|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2011 Авто
Ә сез машинадан баш тартырга ризамы?Россия Транспорт министрлыгындагылар руль артында утыручыларны җәмәгать транспортына һәм велосипедларга күчереп утырту фикеренә ныклап алынмакчы. Бу хакта министр урынбасары Андрей Недосеков әйткән. Ә сез машинагыздан баш тартырга ризамы? Марат ХИСАМЕТДИНОВ, Казан шәһәренең транспорт комитеты башлыгы урынбасары:
– Ә мин болай да җәмәгать транспортында йөрим. Башкаларга килгәндә, аларны да утыртып була. Кеше үзе сайлый инде: йә “бөке”дә утыра, йә автобуста бара. Велосипедлар өчен исә махсус юллар кирәк. Андый проектлар бар инде. Башка оешмаларда ничектер, мэриядә исә, мәсәлән, бүлек башлыклары арасында эшкә велосипедта килеп-китүчеләр бар.
Юрий АБЫЗОВ, Казан шәһәренең ЮХИДИ бүлеге башлыгы:
– Шәхсән үзем җәяү йөрергә яратам. Әмма Казан кебек шәһәрдә ераккарак барсаң, машинасыз булмый. Ә менә халыкны велосипедларга утырту фикере белән килешәм. Транспорт проблемасы гына түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә бар бит әле. Европа илләрендә бу гадәти хәл. Дөрес, бездә һава торышы да башкачарак. Бездәге шартларда велосипедларга җәен генә утыру мөмкин. Халык моңа ничек карармы? Монысы инде һәркемнең үзенә бәйле. Ул велосипедны калдыру өчен урын да кирәк бит әле. Ә җитәкчеләргә килгәндә, әлбәттә, аларның бүгенге шартларда көн саен велосипедта йөрүләрен күз алдына китерүе кыенрак.
Алексей ФРОЛОВ, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары:
– Мин җәмәгать транспортына күчәргә әзер. Әмма эшкә дә өлгерергә кирәк бит әле. Менә минем вазыйфа һәрвакыт каядыр баруны таләп итә. Атна ахырында исә рәхәтләнеп гаиләм белән автобуста йөрибез. Бернәрсәсе дә юк аның. Ә менә бар халыкның машинадан җәмәгать транспортына күчәсенә ышанып бетмим.
Гадел МИҢНЕКӘЕВ, эшмәкәр:
– Атна ахырында велосипедта йөрергә риза, ә менә автобуска күчерә алмассыз. Беренчедән, эш буенча күп йөрергә туры килә. Ә автобус белән беркая да барып җитеп булмый. Икенчедән, рәхәт түгел миңа ул троллейбусларда. Машинага бер тапкыр утырган кешене аннан куып төшереп булмый. “Бөке”дә утырсам-утырам, этешеп-төртешеп троллейбуста бармыйм инде мин. Әнә бит, Казандагы 100 мең студентның 25 меңендә шәхси машина бар диләр. Алар аптыраганнан чапкынлый бит әле. Башта шуларны трамвайга күчерсеннәр.
Азат ШӘЙХИЕВ, укытучы:
– Әгәр өйдән эшкә, эштән өйгә кадәр метро йөреп торса, ике дә уйламыйча, эш көннәрендә машинадан баш тартыр идем. Җир астыннан хәрәкәт итү уңайлы да, очсызрак та. Ә менә трамвай һәм автобуслар берничек тә автомобильне алмаштыра алмый. Махсус полоса булуы мөһим түгел. Анда җиңел машиналар кермәсә, автобуслар үзләре башка полосадан йөреп, “бөке”гә чума. Шуңа күрә аермасы юк.
|
Иң күп укылган
|