поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2011 Җәмгыять

Икегез дә пар килгәнсез, котлы булсын туегыз!

Көз – туйлар вакыты. Һәр никахлашучы пар дуслары, туганнары өчен бу көннең кабатланмас истәлек булып калуын тели һәм халыкны шаккатырыр өчен ниләр генә уйлап чыгармый!

Самара өлкәсенең ЗАГС идарәсе дә бу процедураны төрлеләндерергә ниятләп, яз башында “Милли туйлар фестивале” уздыру турында игълан иткән иде. Менә инде 9-10 сентябрьдә Самараның “Теремок” язылышу сараенда фестиваль тантаналы төстә тәмамланды.

 

Милли гореф-гадәт буенча язылышырга бу көнне бирегә алты пар килгән иде. Шуларның дүртесе - башкорт, рус, татар, казак парлары бер милләт кешеләре булса, икесе – төрле милләт вәкилләреннән тора иде: азәрбайҗан егете белән төрекмән кызы, чуваш егете белән казах кызы кушылдылар. Бу эштә яшьләргә Самараның Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче милли оешмалар ярдәм итте.

 

Татар пары - Юлия һәм Рафаэль Төхвәтшиннарны һәм аларның туганнарын ерактан ук танып алдым. Кияүнең туганнары Гали һәм Тупли авылларыннан, кәләшнекеләр Камышлы белән Иске Ярмәктән булып чыкты. Хатын-кызлар барысы да яулык бәйләп, ә ир-атлар түбәтәй киеп килгәннәр. Юлиянең күлмәге дә мөселманча тыйнак, куллары, түшләре капланган, башында яулык. Аларның никахы 16 июльдә булган, ә бүген инде менә алар милли рухта язылышалар.

 

Түзмәдем, иң четерекле соравымны Юлиягә бирдем: “Иркәм, туй өстәленә аракы куймассыздыр бит”? “Апа, аракы куйсак, укыган намазларыбыз кабул булмый ич!” – дип җавап бирде кыз. Әйе, биш вакыт намазын калдырмаган егет үзенә тиң булган пар табарга омтыла һәм тормышны шәраб тулы бокаллар чәкәштереп түгел, ә намаз укып башлый икән шул...

 

Менә теркәү тантанасы башланды. Өстенә рус милли күлмәге кигән кызлар рус парын залга чакырдылар. Аларны анда “Забава” рус фольклор коллективы туй җырлары җырлап каршы алды. Әйтергә кирәк, язылышу гадәттәгечә үтте, ә яшьләр таныклык алгач, фольклор ансамбле аларны озата чыкты.

 

Татар парын Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән Рифкать Хуҗин котларга килгән иде. Ул яшь парга бәхет-сәгадәт теләп, чәчәкләр бүләк итте. Өлкә милли-мәдәни автономиясе исеменнән Равил Галимов яшьләргә Коръән китабы тапшырды, ә автономиянең яшьләр төркеме вәкилләре Эльмира Кәримова бәйрәмне җыр, Румил Шәрипов һәм Эльвира Әсәдуллина бию белән бизәделәр.

 

Азәрбайҗан туе милли инструментларда ирләр генә башкарган шәрыкъ көе, чуваш һәм казах туе бу ике халыкның да туй җырлары астында гөрләде. Башкорт парына “Ләйсән” башкорт фольклор коллективы бию бүләк итте. Язылышып чыккан парларны “Теремок”ның беренче катында милли ашлар, чәй һәм соклар көтә иде.

 

Бәйрәм урамга чыккач та әле дәвам итте. Өлкә хөкүмәтеннән фестивальне йомгакларга дип икътисади үсеш, инвестицияләр һәм сәүдә министры Габибулла Хасаев һәм губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов килгәннәр иде. Алар үз чыгышларында милли туйлар уздыруның әһәмиятен ассызыклап, никахлашкан парларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Тантана ахырында туйда катнашкан коллективлар тагын бер тапкыр үзләренең чыгышлары белән халыкны шатландырдылар.

 

 Самараның “Татар кафесы” директоры Разия ханым Әюповага тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтмичә булмый. Ул бу юлы да татар милли ашлары пешереп алып килгән иде. Аның өстәлендә өем-өем булып чәкчәк, кош телләре, бал белән май торды, теләгән һәр кеше алардан авыз итте. Тик менә балны язылышу вакытында яшьләргә каптырырга башкортларның гына башы эшләде. Татар туе элек-электән балсыз-майсыз үткәрелмәгән бит. Кәләш кияү йортына төшкәндә аның аяк астына мендәр куеп, авызына яңа пешкән ипи, бал-май каптырып, кулларын онга батырып каршы алганнар. Шулай ук киленгә берәр терлек бүләк итү, иңенә көянтә-чиләк куеп, чишмә юлын күрсәтү гадәте булган. Кызганычка, бу йолалар биредә күрсәтелмәде. Хәер, милли туйлар фестивале башка ЗАГСларда да булды бит. Аларга да сәяхәт кылып алыйк.

 

"Татарлар күмәкләшеп яшәгән Камышлы районында, ни гаҗәп, фестиваль барышында милли туй уйнарга ике пар гына риза булды. Шулай да, фестиваль турындагы хәбәрне алу белән Камышлы ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Гамилә Вәлитова җиң сызганып эшкә кереште. Ул күрше-күләне һәм туган-тумачаларыннан, үзенең сандыгыннан чиккән сөлгеләр, милли чигешләр барлап куйды. Аңа ярдәмгә оста пешекче булган кодагыйлары Сәрия белән Гөлфирә, әнисе Гыйльменур апа, апасы Җәмилә, Алсу Гаффарова килделәр. Сценарийны мин язып алып кайттым һәм Камышлы театры артистлары Алия Сафиуллина, Илнур Мусин, Зөлия Баһаветдинова һәм Эдуард Сәгыйдуллин режиссер Гүзәлия Шакирова җитәкчелегендә эшкә җигелделәр.

 

Фестиваль башланганда уздырылган Айгөл Харисова һәм Рамил Туктаровның туйларын күреп калырга яше дә, карты да җыелды бугай. Салих Сәйдәшев маршы яңгыраган Камышлы Мәдәният йортында никахлашучыларны татар милли киемнәренә киенгән кызлар каршы алды. Чиккән сөлгеләр, бавырсаклар, пәрәмәч һәм тары коймаклары, кайнап торган самавыр өстендә утыручы хуш исле чәйле чәйнекләр, милли җырлар, күмәк уеннар туйга җылылык, күңелгә ямь өстәп торды.

 

Язылышу тантанасыннан соң яшьләр әниләренә ак яулыклар, әтиләренә түбәтәй бүләк иттеләр, ә киленнәрнең иңенә мамык шәлләр ябылды. Яшь парларны район башлыгы Рафаэль Баһаветдиновның да котларга килүе туйларга дәрәҗә өстәде. Кияү йортына төшкән киленнәрне дә гореф-гадәтләребез буенча баллап-майлап каршы алдылар. Шушындый туйлар киләчәктә үрнәк кенә булып калмасын, көнкүрешебезгә кереп китсен иде", - дип язган иде Камышлыда уздырылган шундый туйларның берсе турында штаттан тыш корреспондентыбыз Зөлфия Галиханова.

 

Камышлыда 9 сентябрьдә милли гореф-гадәтләребез буенча үткәрелгән Гелия Башарова һәм Илдар Галәлетдиновларның туйлары да кунакларга бик ошады, дип хәбәр итте Камышлы ЗАГСы җитәкчесе Гамилә Вәлитова.

 

Самараның Тимерьюл районы ЗАГСында да татар милли туйлары булып үтте. Аны уздырырга Самара өлкәсе Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә тоту бүлеге җитәкчесе Идеал Муса улы Галәветдинов булышты.

 

- Билгеләнгән сәгатьтә кәләш белән кияү – Гүзәлия һәм Раил Әхмәтҗановларны һәм аларның кунакларын татар милли киеменә киенгән ЗАГС директоры Наилә Рәис кызы Камеева каршылаганнан соң, туй алып бару вазифаларын ул миңа тапшырды, - дип сөйләде бу милли туй турында Идеал Мусинович. – Без “Яктылык” мәктәбенең музыка укытучысы Линар Абсаттаров белән тальян гармунда туй җырын уйнап-җырлап, кияү белән кәләшне ЗАГС бинасына озаттык. Язылышып, балдаклар кидерешкәч, Наилә Рәисевна яшьләрне башта үзеннән котлады, аннары Самара губернаторының тәбрикләү адресын укып бирде.

 

Губерна Думасыннан яшь парны котларга милләттәшебез Гомәр Вәлитов та килгән иде: ”Мин бүгенге тантанадан канәгать һәм шатмын.Башка милләт халыклары арасында яшәсәк тә, үзебезнең телебезне онытмыйбыз, гореф-гадәтләребезне саклап киләбез. Бүгенге никахлашу тантанасы фестивальнең бер өлеше генә булып калмасын иде, һәр никахлашу дини һәм милли тәртиптә үтсен иде”, - диде ул.

 

Яңа туган гаиләне 60 ел бергә гомер иткән Таһир абый һәм Наилә апа Мамышевларның котлавы да бер символ булды, дияр идем. Алар Әхмәтҗановлар гаиләсенә Коръән китабын бүләк итеп, Ислам дине кануннары буенча яшәүгә юл салдылар.

 

Фойега чыккан Гүзәлия белән Раилне әти-әниләре татар-гореф гадәте буенча идәнгә мендәр салып каршы алдылар. Чиккән татар сөлгесе җәелгән зур тәлинкәгә куелган бал белән майдан авыз иттереп, тормышлары да шундый татлы булсын дип, догалар кылдылар. “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле балалары регистрациягә кадәр дә, аңардан соң да ялкынлы биюләре белән туйга ямь өстәп тордылар.

 

Ашханә залында Самараның өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте әгъзалары тарафыннан әзерләнгән мул өстәлләрдә чәкчәк, өчпочмак, бәлеш, катлама һәм кош телләре кебек милли ризыклар кунакларны көтә иде.Җәмгыятьнең президенты Фәхретдин Канюкаев яшьләргә гаилә кору уңаеннан котлау адресы да җибәргән, мул өстәлләрне әзерләргә акча да бүлеп биргән иде.

 

Кунаклар хуш исле чәйләр эчеп сыйланган арада, без Линар белән тальянда туй җырлары уйнап-җырлап, кунакларның күңелләрен ачтык, безгә кушылып җырлаучылар да булды.

 

Шулай матур гына беренче парны озатып өлгермәдек, милли туй уздырырга Ринат һәм Лилия Ризвановларның килеп җитүе турында игълан иттеләр. Аларның язылышу тантанасы да шулай ук матур узды.

 

Шәһәребезнең башка районнарыннан татар милли туйлары уздырылу турында хәбәр ишетелмәде. Үзебез шалтыратып караган берничә урында казах, чуваш туйлары булачагы турында әйттеләр, ә менә татар парлары, аларны ЗАГС хезмәткәрләре үгетләп карасалар да, милли туй уздырырга риза булмаганнар. Әйе, хәлнең бу кадәр аяныч булуын бер дә көтмәгән идек без. Дөрес, кайберәүләр: “Туебызга башка милләт кешеләре дә дәшелде. Алар өчен өстәлгә аракы куймыйча булмый”, - диделәр. Яхшы гына уйлап карасаң, дус дип саналган башка милләт кешеләренең гореф-гадәтләрен – без, безнекен – алар үтәргә тиеш бит. Бер генә тапкыр спиртлы эчемлек булмаган мәҗлестә утырудан харап булмаслар иде әле.

 

Әйе, “Милли туйлар фестивале” чын татар гаиләләрен дә күрсәтте, беренче коймак кебек, төерле дә булды. Ә иң мөһиме – авыртулы нокталарыбызны гына түгел, череп ятучы яраларыбызны ачып бирде - халык татарлыгын оныта бара, туй гореф-гадәтләре, борынгы туй җырлары, кызның ата-ана йортыннан кияү йортына киткәндәге елаулары онытыла, башка милләтләр белән охшаш йолалар барлыкка килә. Һәм бу процесска каршы торуы елдан-ел кыенлаша бара.

 

 

 

1

 

 

2


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 38 | 17.09.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»