поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.09.2011 Аш-су

«Эшләпәлеләрне үлеп яратам»

«Беркөнне телевизордан японнарны сөйләттеләр. Япон белгечләре, сәламәтлекне саклау өчен, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тартмау, аракы эчмәү һәм башка шуның ишеләрдән тыш, кеше елның ике йөз сәгатен урманда үткәрергә тиеш, дип саный. Монда инде, кызым, урманга барып, тик утырып торырга димәгән, атлап йөрү, кышын чаңгыда йөрү, җәен җиләк, чикләвек, гөмбә җыюны күз уңында тоталар алар. Галимнәр исәпләп чыгарган: утызлап ял көнендә кимендә 5-6шар сәгать урманда йөрергә кирәк икән. Японнар дөрес сөйли шул. Ул сәламәтлек кенә түгел, күңел тынычлыгы, нервларны тынычландыру да...»

Бер елны да гөмбә сезонын калдырмаган, эшләпәлеләрне үлеп яраткан 77 яшьлек Фирдәвес апа ГАЛИМОВА мине ишектән керә-керешкә үк шул сүзләр белән каршы алды.

 

– Гөмбә белән чып-чын дуслыгым да үзем өчен авыр борчулы көннәремдә башланды инде минем. Ирем вафат булгач, аның үлемен бик авыр кичердем. Бик борчылдым, үземне кая куярга белмәдем. Шул көннәрдә сыйныфташым Рафига мине махсус үзе белән гөмбәгә ияртеп чыга башлады. Һәр ял көнендә аның белән гөмбә җыярга бара идек. Гөмбәне җыйганда үзеңә бер сихәт табасың, күңелең тынычлана, борчу-мәшәкатьләрең онытылып тора. Әнә шул урман шифасыннан мин яңадан тернәкләнеп киттем. Аны җыю да кызык бит, бер гөмбәне күреп алган саен, алтын тапкан кебек буласың. Гөмбәне артык күп ашап та булмый, ашказанын авырттыра, аның нәкъ менә шул җыю процессы үзенә бер рәхәтлек бирә инде. Миңа калса, бөтен дәва әнә шул урманнан. Иртән урманга дип чыгып киткәндә, йөрәк авыртып торган кебек була, ә аннан кайтканда инде бөтен чиреңне онытып, күбәләк кебек кенә очып кайтасың. Икенче көнне йокыдан торганда яңадан туган кеше кебек буласың.

 

– Гөмбәгә алай бик еш йөргәч, ул хәйран күп җыела бит, үзегездән артканын кая куясыз соң?

 

– Әлеге дә баягы шул иптәш хатыным Рафига гөмбәне тозлап, банкаларга тутырып сата башлады. Аңа ияреп, мин дә сатарга булдым. Хәзер инде урамда сатып утырмыйм, үз клиентларым бар. Алар үзләре килеп, берничәшәр банка алып китәләр. Синең гөмбәләрең бик тәмле, дигәч, күңелем үсеп китә. Бу инде акча эшләү максатыннан түгел, үзеңнән артыгын кая урнаштырырга белмәгәннән генә. Кунакка барганда нәрсә алып барыйм икән дип аптырам тормыйм, шул гөмбәне кыстырып барам. Танышларым гөмбә белән килгәнемне көтеп кенә тора. Гөмбәне үзең белгән, ышанычлы гөмбәчедән генә сатып алырга кирәк.

 

– Гөмбәне ничек дөрес эшкәртергә соң?

 

– Аны җыеп кайткач ук, озакка сузмыйча тизрәк эшкәртергә кирәк, юкса ул тиз бозыла. Иң элек кәгазь җәеп, гөмбәләрне шунда бушатам, аннары, араларында агулылары, сынык-имгәнгәннәре юкмы дип, һәрберсен карап-тикшереп чыгам. Гөмбә арасында, ничек кенә карап җыйсаң да, шиклеләре була. Шуннан соң салкын суга тоз салып, җебетергә куясың. Суын гел алыштырып торыгыз, икенче-өченче катында инде тоз салмасагыз да була. Бер-ике тәүлек тоткач, яхшылап юып турыйсың да кәстрүлгә салып кайнатып чыгарасың. Кайнап чыгуга ук, уттан алырга тырышыгыз, озаклап кайнатсаң, гөмбәнең бөтен тәме суга чыгып бетә. Суын түгәсең, дуршлагка салып юып, яңадан су тутырып, суган әрчеп салып, тагын утка куясың. Суган каралып чыкса, агулы гөмбә эләккән дигән сүз. Кайнап чыккач, суган каралмаса, аны алып ташлыйбыз. Шуңа тоз салып, ара-тирә өстендәге күбекләрен җыеп кайнатабыз. Гадәттә, 1 кг гөмбәгә 1 аш кашыгы тоз салалар, әмма ул гына аз, чөнки аны кайнатып чыгаргач, суы аз гына тозлырак булырга тиеш, ул тора-бара гөмбәгә сеңеп бетә. Шуңа да тоз өстәсәң, тәмлерәк була. Кайнатуга килгәндә, аны гөмбә кәстрүл төбенә утыргач кына уттан алырга кирәк. Кимендә бер сәгать кайнатырга тырышыгыз. Аннары банкаларны һәм капкачларын юып стерильләштерәбез, кайнап торган гөмбәне суы белән банкага тутырабыз, капкач белән ябып, аның төбен өскә каратып, өстенә җылы әйберләр каплап куябыз. Борычлар, тәмләткечләр салмыйм, чөнки ул әчеп чыгарга мөмкин. Ашаганда инде сарымсагын да, борычын да салып ашыйсың. Дуңгыз гөмбәсен мин менә шулай әзерлим.

 

– Ә башка гөмбәләрне ничек эшкәртәсез?

 

– Майлы гөмбәне суга салырга ашыкмагыз, коры килеш аның элпәсен алу җайлырак. Суга салсаң, ул кулдан шуа, чистартырга авыр. Чистарткач, юып турыйбыз. Аны кыздырып ашасаң да тәмле, маринадласаң да яхшы. Ак гөмбә дә шулай ук эшләнә. Каен гөмбәсенең аякларын кырасың-чистартасың, аннары яхшылап юасың. Аягын аерым кыздырсаң да була, чөнки алар катырак. Ә эшләпәләре тизрәк пешә. Аларны юып, суыткычка катырырга да куя аласыз, кирәк чакта алып пешерәсез. Һәр гөмбәне аерым-аерым чистартып, аерым пешерегез, барысын бергә бутарга ярамый.

 

– Фирдәвес апа, кайсы айда нинди гөмбә өлгерә?

 

– Иң беренче, кар эрүгә, кәҗә гөмбәсе өлгерә, аларны тәҗрибәсез гөмбәчеләргә җыярга киңәш итмим, алар бик шикле, белеп кенә җыярга кирәк. Майда ал гөмбә, майлы гөмбә, дуңгыз һәм каен гөмбәләре чыга башлый. Августта нарат гөмбәсен җыярга була. Ак гөмбә июль-августта өлгерә. Ак гөрәҗдә, кара гөрәҗдә сентябрьдә җыела.

 

– Гөмбә эзләү серләрен дә әйтмәссезме?

 

– Майлы гөмбә һәм нарат гөмбәсе чыршы астында була, каен гөмбәсе каен астында инде. Дуңгыз гөмбәсе катнаш урманнарда, каенлыкта була. Кәҗә гөмбәсе катнаш урманнарда сулы урыннарда очрый. Кара гөрәҗдә Саба якларында бик күп. Кама Тамагы урманнарында шулай ук гөрәҗдә күп. Мин үзем Салмачы ягына йөрим, аннан дуңгыз, каен, усак гөмбәсе, майлы гөмбәләр һәм опята җыеп кайтам. Опята 20 сентябрьләрдән соң өлгерә. Аны кар яуганчы җыярга була әле.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»