|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2011 Мәгариф
Сингапурча укыту, яки үткәннәргә кайтып барышлый11 нче сыйныфта укучы кыз баладан: “Йә, мәктәптә укулар ничек, бик авыр түгелме, укытучылар көн дә БДИ бирәсе барын искәртеп торалармы?” – дип сорадым. Тик кызның җавабы бик гаҗәпләндерде. “Юк, бер дә авыр түгел, безне быел Сингапурдагыча укыта башладылар. Без хәзер дәрестә уйныйбыз да уйныйбыз, бер-беребез белән аралашып, сыйныф буйлап йөрибез. Кызык!” – дигән сүзләрен ишеткәч, үземә дә кызык булып китте. Мин әйтәм: “Алайса, БДИны да уйнап кына бирерсез микән?” Чыннан да, бездә Сингапур соңгы вакытта еш телгә алына. Түрәләребез шунда барып укып, стажировка үтеп кайткач, анда күргәннәрен исләре китеп сөйләделәр. Инде менә Сингапур алымы мәктәпләргә дә үтеп керә башлаган.
– Узган ел, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да берничә кеше Сингапурда булды. Алар аннан укытучыларыбызны да шундагы белем бирү системасы белән таныштырасы иде, дигән ният белән кайтты. Сингапурның мәгариф системасы дөнья күләмендә алга киткән, төрле фәннәр буенча үткәрелгән олимпиада күрсәткечләре буенча да югары баскычта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матди булышлыгы белән әлеге ният тормышка ашты, – дип аңлатты Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тимерхан Алишев. – Сингапур тәҗрибәсен укытучыларыбыз да өйрәнде.
Бу юлы чит ил мөгаллимнәре үзләре Казанга чакырыла. Алар август аенда Казанның 3 мәктәбендә 8 мәктәп-лицейдан җыелган 240 укытучыга бер ай буе тематик дәресләр үткәреп китәләр. Анда инглиз телен белгән укытучылар сайлап алына. Чөнки чит ил кунаклары Казандагы дәресләрне фәкать шул телдә генә үткәрә. Барысы да инглизчә белгәч, тәрҗемәчесез аралашканнар. Сезнең белән эшләү бик җиңел булды, дип Сингапур мөгаллимнәре мактап та алган үзләрен. Казандагы 4 нче гимназия-интернатның (элеккеге татар-төрек лицее, әлеге гимназиядән 27 укытучы һәм тәрбияче катнашкан) инглиз теле укытучысы Наилә Кэрулы әйтүенчә, балалар ул методиканы уен дип кабул иткән, тик алай гына түгел ул. Төп максат – балада тәнкыйди караш формалаштыру. Бөтен нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк, дип аңлый күрмәгез тагын. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп хәл итү дигәнне аңлата бу. Төгәлрәге, нинди дә булса проблеманы алабыз да аны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Ул уен формасында үткәрелә.
– Сингапурдагы укыту методикасы шуның белән аерыла да. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу – бик дөрес алым. Яңа туган баланың да бит теле ачылсын, сүзләрнең мәгънәсен аңласын өчен, кулына китап тоттырмыйлар, ә сабый белән сөйләшәләр. Мәктәп укучысы да телне, уйный-уйный, җиңел, тиз үзләштерә. Россиядә исә чит телләр өйрәтү методикасы шулкадәр катлаулы, әйтерсең лә ул әсбаплар башлап тел өйрәнүчеләр өчен түгел, ә аны тирәнтен үзләштерүчеләргә атап язылган, – дип, 4 нче гимназия-интернат директоры Марат Фаттиев сүзгә кушылды.
Сингапурча дәрес исә болайрак үтә: балаларны иң әүвәл дүртәр кеше итеп төркемнәргә бүлеп утырталар. Укытучы нинди тема үтәчәкләрен әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар сүлпән генә аның янында утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул дөрес булмаса, дип шикләнә, ягъни үзенә ышанычы булмый һәм кеше алдында оятка калмас өчен дәшми калуны кулай күрә. Ә Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә уеннан читтә калырга тиеш түгел. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала.
Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән бит. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр булып чыга. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Икеле"гә, "өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.
Әхлак кануннарына, гуманизмга корылган Сингапурча укыту азмы-күпме безнең Совет чорындагы белем бирү системасын хәтерләтә. Ул дәвердәге: "Берең бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!" дигән өндәмәләр әле күпләрнең хәтереннән җуелмагандыр. Берең уңайсыз хәлдә калса, аңа коллектив белән булышырга кирәклеге дә канга сеңгән иде. Наилә Кэрулы әйтүенчә, иң кызыгы шунда: Сингапурдан килгән укытучылар төрле милләт вәкилләре булса да (кытайлар һәм индуслар), үз илләре турында шулкадәр горурланып сөйлиләр. бер дәрес алдыннан "Сингапур" гимнын җырлап күрсәткәннәр. Бер-берсенә карата бик игътибарлы һәм ихтирамлы булулары күзгә ташлана. Башкаларның ураза тотуын белгәч, бүтән диндәге бер мөгаллим толерантлык йөзеннән төшке аштан баш тарткан. Сингапурда укытучының дәрәҗәсе белән бергә хезмәт хакы да бик югары. Икенчедән, укыту методикасының теоретик базасы Америка, Россия галимнәре күрсәтмә-әсбапларыннан тупланган. Аларга аеруча Россия психологы Лев Семенович Выгодский фәнни чыганаклары бик якын икән. Ул XX гасыр башында Россиядә яшәп иҗат иткән. Сингапур методикасы, яшәү алымы дип, без үзебезнең үткәннәргә кайтып барабыз түгелме соң? Хәерлегә булсын.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|