поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2011 Ир белән хатын

Прәннек ашатудан ни мәгънә?

Соңгы елларда ялгыз бала үстерүче әтиләр саны күбәйде. Араларында төрлесе очрый. Дустым Илгизәр хатыны вафатыннан соң, ике баласын берьялгызы үстерә. Өйләнергә кодалап карасалар да, каршы килде. “Ялгызлык ачысы җанымны кимерсә дә, мәхәббәтемә тугры калам. Яңа әни балаларыма барыбер дә үз әниләре кебек якын була алмаячак”, – ди ул.

Алдагысын белеп булмый, сүз дә юк. Әмма унике ел инде ялгыз яши. Балаларын хезмәткә өйрәтеп, тыныч кына, сабыр гына көн күрәләр. Йортларыннан нур чәчелеп, җылылык бөркелеп тора.

Тик араларында төрлесе бар. Мин бер ялгыз атаны беләм. Йорт-җирен барып күрдем дә, егылып китә яздым. Вакыйга үтемлерәк булсынга тәртибе белән сөйлим әле. Туган авылымнан дүрт йөзгә якын чакрым ераклыктагы ир-ат белән күрәзәче таныштырды мине. Үзебезнең яктагы күрәзәчегә язмышны беләсем килеп барган идем.

– Озак калмаган, тормышка чыгарсың, насыйбың да шул тирәдә генә йөри дип, – кайтарып җибәрде бу мине. Кияү сорап та бармаган идем үзе. Кәртләрендә парлап күренгәнмен күрәсең.

Күрәзәчедән кайтып киттем дә, гадәттәгечә тыныч кына яшәвемне дәвам иттем. Көннәрдән беркөнне кесә телефоным шалтырый. Ягымлы гына ир-егет тавышы. Очрашуга чакырды, риза булдым. Озак көттермәде, ерак араларны якын итеп килеп җитте. Күрер күзгә акыллы, тәрбияле күренде.

– Минем дүрт яшьлек улым бар. Яшь ярымлык чагыннан үзем үстердем. Әнисе белән киткән очракта бер прәннек ашарга да тилмереп ятачак бала иде ул, – дигәч егылыплар китә яздым. Булса да булыр икән игелекле аталар! Бәлки чыннан да язмышымдыр, бер ятимне бәхетле итәрмен, дигән ният белән, биш яшьлек баламны ияртеп аларга кунакка киттем. Барам шулай юлда татлы хыялларга чумып. Шулчак Рафисның телефоны шалтырады.

– Ничек икеле чыга инде, укы, ятла, теләсә нишлә, тарихтан икеле чыгармыйлар чиреккә, тарих ялган бит инде ул, сөйлә шунда шомартып, алдый да белмәгәч нинди ир син, – дип кемнедер әрләп ташлады. Телефон трубкасын куйгач, күтәрелеп карады да сүзен дәвам итте:

– Син миңа аптырама, ачуланма, кайтмассың, кире уйларсың дип әйтмәгән идем, минем өйдә ундүрт яшьлек тагын бер малаем бар бит. Ике тапкыр өйләндем мин. Беренчесе күрше авылдан гына, мәктәп елларыннан очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Ялкау булды, бер эшне дә вакытында эшли белмәде, баланы да карамады. Аннан аерылыштык, ир балага ата кирәк, үземә алып калдым. Хәзер инде улым Мөнир кул арасына керә башлады. Табигать үзенекен итә, хатыннан аерылгач та авылга күченеп кайткан бер кыз белән очраша башладым. Тормышлары бик авыр иде. Әти-әнисе “салдым” белән дус. Наташаны кызгандым, бәлки бергә-бергә яшәп китеп булыр, дип уйладым. Унҗиде яшь иде очраша башлаганда. Өйгә килеп йөри башлады, эштән кайтуыма ризык әзерләп, йорт-җирне чистартып, Мөниргә дәресләрен хәзерләргә ярдәм итә. Йөри башлавыбызга җиде ай вакыт узгач, балага узганлыгын әйтте бу. Өйләнештек, кая барасың. Никах укытып тормый гына яшәп киттек. Бала туып ел ярым вакыт узды. Беркөнне өйгә кайтып керсәм, Наташаның әти-әнисе төенчекләрен төйнәп өйгә килгән. Синең йортың зур, әйдә, без дә сиңа яшәргә килик, диләр. Өстәл өстендә аракы, бала астына пес иткән, аны күрүче дә юк. Ачуым килде, милиция юлыннан кайтып кергәннәре юк, айныган көннәре сирәк. Аларны өемә кертеп, шакшылыкка батып ятыйм мени?! Бөтенесен бергә куалап чыгардым. Наташаны да кире кертмәдем. Бер җирдә эшләмиләр, ашарларына бер тәгам ризыклары юк. Бер прәннек ашарга интегеп ятачак бала иде ул.

Менә шул, ике балалы ата бар тормышын бер селтәнүдә сөйләде дә ташлады. Кызганып та куйдым, аптырадым, гаҗәпләндем дә. Кичке алтыларга авылга кайтып кердек. Күз күрмәгән, бер дә таныш булмаган яклар бит. Хан сарае кадәр ике катлы йорт каршысына килеп туктадык. Таныш түгел танышымның йорты шушы булып чыкты. Эчкә таба узыйм дип, капка келәсен генә күтәргән идем, алагаем зур эт килеп чыкты. Хуҗа этенә бер генә дәште, тегесе күндәм рәвештә оясына кереп шылды. Йорт-җирен җиткереп чыккан, капка төбендә джип машинасы, ишегалдында КамАЗы, тракторы. Кердек, күрдек, таныштык, хәл-әхвәл белештек, чәйләр эчтек. Бер сәгать чамасы вакыт узды микән, Рафис улы Мөнир белән бергәләп, кияү егетләре кебек киенеп-ясанып, джип машинасына утырып каядыр киттеләр. Ярты сәгатьтән кайтабыз, югары очтагы танышларыбызга гына барып киләбез дип аңлаттылар. Ярый, хуш, барып килсеннәр. Тик, ярты сәгать вакыт узды, бер сәгать, ике, өч... Төнге сәгать унике тулды, аптырап, телефонына шалтыраттым. Телефонның икенче башыннан: “Борчылмагыз, хәзер кайта Рафис”, – дигән җавап ишетелде. Күн диванга урын җәеп, ике ягыма ике баланы (үземнекен дә алган идем!) кочаклап йокларга яттым. Яттым гына инде, нинди йокы инде мондый вакытта. “Менә бит, бер ятимне бәхетле итәм дигән идең, күрдеңме син бу тормышның пычраклыгын”, – дип әрләдем үз-үземне. Тәрәзәнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып карыйм. Йорт тирәли теге овчарка әйләнгәли. Һава суларга да чыгып булмый икән монда, зур авызын һау итеп ача да, каршыңа килеп баса овчарка. Гөнаһсыз сабыйларым йокыга киттеләр. Төнге сәгать өч тулып китеп бара. Көчле музыка тавышына уянып киттем. Музыка якынайганнан якынайды да капка төбенә дҗип килеп туктады. Ул да булмады машинадан биш-алты кыз сикереп төште. Кайсы бии, кайсы җырлый, кочаклашалар, кул болгашалар, Рафисны да килеп кочаклыйлар, үбәләр, сыйпыйлар. Мин әбиләр кебек, тәрәзәгә эленгән штораны аз гына күтәртеп, бер күзем белән генә ялгыз ир-ат тормышы сериалының бер сериясен күзәтәм. Чуп-чуп итеп үптеләр дә Рафисны, таралыштылар. Әтиле-уллы безнең егетләр дә өйгә керде. Бу йортта калмаслыгымны аңладым да, мин дә хәйләгә керештем, йоклаган булып яттым. Икенче көнне иртүк торып, үз баламны җитәкләп туган ягыма кайтып киттем. Тулай торагыма кайттым да, унсигез квадрат метрлы бүлмәмә кереп утырдым. Андагы рәхәтлекне, тынычлыкны, бәрәкәтне белсәгез?! Ир белән, шартлар тудырылган йортта яшим дип, үз-үземне, баламны түбәнлеккә төшереп яши алмаслыгыма төшендем. Мин ул йорттагы ике кешене – аның улларын кызгандым. Тамаклары тук аларның, ятып йоклар җылы урыннары да бар. Әле нинди генә! Тик ул йорт никадәр зуррак булган саен, шулкадәр салкын, шыксыз, бәрәкәтсез. Бу салкынлык йортта хатын-кыз юклыктан гына түгел. Ә хуҗаның мәгънәсезлегеннән. Ятимнәрне бәхетле итү теләгемне тормышка ашыру өчен сүз дә юк, бу күренешләргә күз йомарга да мөмкин булгандыр. Тик, улы белән бергәләп кызлар янына йөрүче ир-егеткә ничек ышанып кияүгә чыгарга кирәк?! Балаларының әниләре, беренче-икенче хатыннарының да хәлен аңлап кайттым.

– Ник болай йөрисең Рафис? Мөнирне тәртипсезлеккә чыгарып бетерәсең бит, – дидем аптырагач.

– Ул бөтенесен дә белеп, күреп үсәргә тиеш. Барыбер аракы эчәргә өйрәнәчәк, теләмәсә дә өйрәтәчәкләр. Шуңа күрә минем янда өйрәнүе яхшырак. Тәмәке дә тарттырып карадым, мин үзем тартмыйм, бер генә тартып карадым да ташладым. Ул да шулай эшләсен дип, янымда тарттырып карадым. Кызлар белән дә ничек сөйләшергә, аларны ничек кулга ияләндерергә кирәклеген үземнең янымда өйрәнсен өчен ияртәм үземә, синең минем балаларымда эшең булмасын, – димәсенме?! Эт үз оясында батыр, дигән әйтем үзенекен раслады: безгә килгәч үзен песи кебек тоткан егет юлбарыска әйләнеп куйды.

Ялгыз аталарның шундыйлары да бар икән, кызлар. Танышларым арасында бик итәгатьле, балаларына ата тәрбиясен, ана җылысын бирүчеләре дә бар. Тәрбияне кем, ни рәвешле бирә шул.

Гыйбрәтле язмышлы мондый кешеләр белән күрешкәч, алар тиз генә күңелдән чыкмый. Рафис язмышы турында да якташларыннан сораштырып торам. Быел яз көне Мөнире өер белән кеше кыйнауда катнашып, шартлы рәвештә хөкем ителгән, дип ишеттем. Кызгандым мин ул баланы. Ата кеше үзе дә нәфесен тыеп тора алмый, кызлар артыннан чабулап йөреп ятимнәр санын арттырган. Җир йөзендә яшәү ул бит әле тамак туклыгы гына түгел. Балага ни мәгънә прәннек ашатудан?! Бакчаңда бергәләп үстергән суганыңны, бәрәңгеңне ашат, тамаклары тук булсынга, прәннек түгел. Тик, аларның күңелләре чиста, куллары эш белә торган, олыны олы, кечене кече итә белеп үссен. Их, әтиләр! 


Миләүшә ФӘРДИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»