|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.09.2025 Фаҗига
Трактор белән авариядә берьюлы өч кеше гомере өзелгән, үлүчеләр арасында бала да бар (ФОТО)Бүген Башкортстанның Стәрлетамак районында коточкыч юл авариясе теркәлгән. Түрешле – Николаевка автомобиль юлының 4нче километрында “Лада Гранта” белән юл уңаеннан хәкәрәт итүче прицеплы трактор бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның водителе, пассажиры һәм трактор салонындагы бала (ул анда әти-әнисе белән булган) алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булганнар. Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшен җайга салу өчен авария урынына Стәрлетамак районы прокуроры Илшат Рәхмәтуллин килгән.
Күзәтчелек ведомствосы авариянең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауны контрольдә тота, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк.
![]() Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|