|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2011 Сәясәт
Ватык телефон уены, яки Халык белән хакимият арасында диалог ник һаман да зәгыйфь?Вакыт тиз уза. Дәүләт Думасына сайлау көне дә инде билгеле. Ул көн якынайган саен, хакимиятнең эреле-ваклы структуралары, бюрократик аппарат гадәттә активлашып китә, кыбырсый башлый. Мәгълүмат чараларындагы шау-шу, чыгышлар, очрашулар, сирәгрәк булса да, кандидатлар арасында телевизион дебатлар – болар барысы да алда әле. Әйтәсе килгән беренче төп сүз шундыйрак иде: халык боларны, ягъни мәгълүмат чараларындагы активлыкны бер күз белән булса да карый, күрә, тыңлый... Тик үзе күбесенчә пассив күзәтүче ролендә кала килә. Бездәге электоратның сәясәт белән дуслыгы һаман да чамалы. Диалог урынына монолог күзәтелә. Ә пассивлыкның соңгы акты – сайлауларга бару һәм эштәге башлыклар кушкан кешене яисә, партияне сайлап кайту гына кала.
Гомумиләштереп әйткәндә, шуны белдерергә буладыр: бездәге халыкның булдыксыз якларының тагын берсе шунда – без ипле, конструктив, демократик формада хакимияткә үзебезнең дәгъваларыбызны белдерергә һаман да өйрәнә алмыйбыз. Сайлау алдыннан да, сайлаулар арасында да. Бездәге халыкның холкы шундый: ул, гадәттә, ахыргача барысына да түзә килә. Дәшми, гүя бөтенләй телсез. Ә түзәр хәле тәмам беткәч, урамга чыгып, очраган һәр нәрсәне җимерергә, астын өскә китерә башларга – гөнаһка ук кереп китәргә мөмкин. Монысы инде дәшмәүдән дә начар. Башта дәшмичә йөреп, соңыннан экстремистик чараларга барып җитү – караңгылык, өлгермәгәнлек билгесе. Бунт урынына шул ук депутатлар аша хакимият белән сөйләшә-килешә белү, проблемаларны ачып салу, чишелешен таләп итү, кыскасы, хакимият белән даими диалогта тору кирәк тә бит. Өйрәнеп җитә, кереп китә алмыйбыз һаман.
Бездә иң югары хакимият белән халык арасындагы "төп диалог" – ул да булса Президентның яки Хөкүмәт җитәкчесенең телевизион күпер аша елга бер мәртәбә 3-4 сәгать буе гражданнар һәм мәгълүмат чаралары белән аралашуы. Әмма моның ишене тулы канлы диалог дип атавы авыр. Әмма андый аралашуга махсус чакырылганнарның өлеше зурлыгын исәпләгәндә, ахыр нәтиҗәнең шактый түбән булуын фаразларга гына каладыр.
Чын диалог булмауның ике як өчен дә начарлыгы бик аңлашыла.
Элеккерәк заманнарда патшаларның, шул диалогны, аның аша реаль чынбарлыкны эзләү, ачыклау максатыннан, кием алыштырып, озын сакал-мыек ябыштырып, шыпырт кына халык арасына чыкканлыклары, илнең яшәешен, хәл-әхвәлен, халыкның ни уйлавын шул рәвешле белүләре турындагы риваятьләр, имеш-мимешләр әле дә исән. Бүгенге көнгә кайтып, күз алдына китерәм: Дмитрий Анатольевич, президент сайлаулары алдыннанрак, сәләмәрәк киенеп, грим салып, таяк таянып, бераз бөкрәеп, бетеп баручы авыллар, тузанлы кечкенә шәһәрләр буйлап йөри. Гади гражданнар, эшчеләр, хезмәткәрләр, картлар, карчыклар белән сөйләшә. Ике-өч ай шулай йөргәннән, провинцияне аркылыга да, буйга да гизеп чыкканнан, илдәге чынбарлыкны, тормышны, чын вәзгыятьне белгәннән соң кире Кремльгә әйләнеп кайта да, белгән-күргәннәре белән барыбызны да шаккатырып, чиновникларны пыран-заран китереп, яңадан президент булып сайлана һәм гадел тормыш төзи башлый.
Әлбәттә инде, мондый хәл булмаячак. Интернет заманында, Медведевның үз блогы барында андый маскарад оештыру кирәкми.
Әмма ләкин шунысы бар: әллә кайдагы Әпсәләм авылындагы Гаптелсаттар абзыйның яки Хәмдебану түтинең ул интернетка керү, дәгъва язу мөмкинлеге юк. Ә язса, аның шикаяте кемгә эләгә соң?
Әлегә илгә, зурдан алганда, халык түгел, хәтта Президент белән Премьер да түгел, чиновник хуҗа. Вазыйфаларын көчкә-көчкә "өчле"гә, кай чагында аннан да түбәнрәк билгегә башкаручы номенклатура хуҗа. Диалог бит, чынлыкта, алар – чиновниклар аша йөрергә, башкарылырга тиеш. Әмма дәгъвалар, шикаятьләр, теләкләр алар аша йә бөтенләй үтми, үткән очракта да үзгәрә, бозыла, трансформация кичерә. Шунлыктан иң югары хакимият белән халык ватык телефон уены уйный. Системалы диалог, конструктив дәгъвалар, аларның үтәлешен барлап тору булмагач, буылгач, бюрократик аппарат "парад" белән үзләре теләгәнчә идарә итә инде. Халык исә, миңа бүген кагылмыйлар әле, иртәгә өчен ишәк кайгырсын, дип, барысын да кырыйдан гына карап тора. Ватык телефонның чылтыраганын көтә.
Сайлаудан соң тормыш рәтләнәчәкме?
Гөлзада САФИУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
– Сайлаудан берни өмет итмим. Барысы да халыкның үзеннән генә тора. Депутатлар кәнәфи һәм күбрәк акча эшләү өчен генә сайлана. Алар бернәрсә дә үзгәртә алмый. Чөнки әйтеләсе сүзләр әйтелгән инде. Минем фикеремчә, депутатлар кул күтәрү өчен генә кирәк. Шуңа күрә сайлауларга бармыйм да. Тормышны үзгәртү – һәркемнең үз кулында. Мин, мәсәлән, түрәләрдән бернәрсә дә көтмим. Үз тормышыңны үзең көйләмәсәң, сиңа беркем дә ярдәм итмәячәк.
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Бездә сайлау юк инде ул. Билгеләү генә бар. Ә билгеләүчеләр Татарстанда, күп булса да, дүрт-биш кешедер. Кемнәр депутат буласы билгеле инде, тавыш бирәсе генә калды. Нәтиҗә дә билгеле. Татар халкына каршы законнар кабул иткән партияне калдырырга омтылалар. Аннан нәрсә көтәсең? Безне туган телебезгә хуҗа булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу кайсы партия? Хәзер хакимияттә булган партия. Татарның милли мәгарифен, милли мәдәниятен юкка чыгардылар. Шул партия кала түгелме? Алдагы сайлауда җиңәргә омтылган һәм шуны җиңдерергә тырышкан шәхесләрдән нәрсә өмет итәргә? Халык уйлансын иде. Үзгәрешләр башланса да, ул сайлау нәтиҗәсе булмаячак.
Динә ЛАТЫЙПОВА, җырчы:
– Мин бүгенге тормыштан канәгать. Шуңа күрә әллә ни зур үзгәрешләр көтмим. Хәзерге кебек тыныч тормышта исән-имин яшәсәк, башкасы кирәкми. Барысы да бүгенге кебек дәвам итсен иде.
Альберт КАРПОВ, эшмәкәр:
– Сайлаудан соң тормыш кайсы якка үзгәрәчәге мәгълүм бит инде. Бер генә мисал китерәм: киләсе ел башында ут һәм газга бәяләр артырга тиеш иде. Сайлау алдыннан халыкның кәефе кырылмасын дип, бәя күтәрүне җәйгә күчерделәр. Сайлау узгач ярый, янәсе.
Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА, Камал театры артисты:
– Мин сайлауларга йөрмим. Гомумән сәясәт белән кызыксынмыйм. Шуңа күрә үзгәрешләр турында уйлаганым да юк. Минем үз позициям бар. Тавыш бирергә бармыйм. Сайлауга барырга теләмәвем берни дә үзгәртми икәнен аңлыйм, әлбәттә. Әмма аннан берни өмет итмим.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|