поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
28.08.2025 Матбугат

«Акчарлак» Казанны шаулатты (ФОТО)

21 августта, Казанның “Уникс” концертлар залында, күптән көтелгән очрашу – “Акчарлак шоу” концерты гөрләп узды. Ул көнне “Уникс” умарта күче кебек гөжләде. Махсус ясалган “Акчарлак” банеры янында чират торып, истәлеккә фотога төштеләр. Тамашачылар илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иде.

Менә бәйрәм башланып китте. Озын толымлы, күз явын алырлык Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Акчарлак” гимнын башкарды. Ә бит кайчан гына ул Габделфәт Сафин белән сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган иде...  

Концертны Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәроваһәм Айнур Сөләйманов – өчәүләшеп алып бардылар. 
 
Менә сәхнәгә дәртле җырлары, шундый ук биючеләре белән Илнат Фәрхуллин чыкты. Аннан соң – Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Закиров, Рәфинә Ганиуллина, Марат Яруллин, Сиринә Зәйнетдинова, Вадим Захаров...
 
Бераздан вәгъдә ителгән бүләкләр – 25 кешегә ярты елга “Акчарлак”ка бушка язылу тапшырылды. Без алдан 25 урынга кәгазьләр беркетеп чыккан идек. Алып баручылар игълан итү белән, халык торып басып урынын капшый башлады. Кәгазьне табучылар арасында сөенеп кулларын күтәрүчеләр, “ура!” диючеләр дә, тыныч кына елмаеп куючылар да булды. Яхшы бүләк бит! 
 
Аннан экраннардан халыкка турыдан-туры күрсәтелгән очраклы саннар генераторы ярдәмендә “Ливадия-Татарстан” санаториясенә ике кешелек юллама(путевка) уйнатылды. Унынчы рәттә утыручы Альбина ханымга чыкты әлеге төп бүләк.
 
Тиздән концертны алып баручылар сәхнәгә легендар җырчы – Габделфәт Сафинның үзен чакырды. Җырчы күренү белән халык аны алкышларга күмде. 
 
Икенче бүлекне “Айфара” башлап җибәрде. Легендар “Ак каен” җырына күпләр кушылып җырлап, яшьлекләрен искә төшереп утырды. Аннан соң экраннардан редакция кызлары, егетләре белән төшерелгән мини-фильм күрсәтелде. Журналистның бер көнен тасвирлаган әлеге маҗаралы фильм күпләр күңеленә хуш килде. Редакциядәге һәр журналист белән кыскача видеотаныштыру күрсәтелгәннән соң, сәхнәгә “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев күтәрелде. Ул агентлыкның мактау грамоталары белән газетабызның проектлар җитәкчесе Әдилә Рәхимованы һәм бухгалтерыбыз Лилия Шәймәрданованы бүләкләде. 
 
Рузилә ханым сәхнәдә шигырь сөйләгәндә күпләр яшьләрен сөртеп алды. Аннан соң үзенең “банда”сы беләнИлсөя Бәдретдинова күренде, үзенең дәртле җырларын тамашачыга бүләк итте.
 
Бәйрәмне төгәлләп, десертка “Чияләр”е белән кабат Габделфәт Сафин чыкты. Видео төшерергә дип телефоннар кабызылды, түзмәүчеләр биергә үк сикереп торды. 
 
Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез, җырчылар, язучылар да искә алынды бу бәйрәмдә. Халык белән рәхәтләнеп аралаштык, бергә җырладык, елмайдык, елап та алдык. Кыскасы, күңел кушканча шәп очрашу булды! Әле аның хатирәләре күңелләрдә озак сакланыр...
 
Румия СӘЙФУЛЛИНА, Нәзилә ХУҖИНА.


Бәйрәмнән кайбер мизгелләр: 


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
"Акчарлак" фотолары.
 
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 28.08.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы