поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
28.08.2025 Фаҗига

«Гафу ит, зинһар!» Әтисе улының туган көне уңаеннан питбайк сатып алган, тик хәлләр аянычлы тәмамланган (ВИДЕО)

Баласының гәүдәсе өстендә елаган әти кешенең видеосы бөтен социаль челтәрләргә таралды. 12 яшьлек малай күптән түгел әтисе үзе бүләк иткән питбайкта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Берәүләр ир-атны гаепли, икенчеләре кызгана. Әмма бөтен бәла шунда ки, юлларда питбайкта җилдерүче яшүсмерләр бик күп, алар даими рәвештә авариягә эләгә, ләкин берни дә үзгәрми.

Гәүдәсе өстендә елаган

 
26 августта Уфаның Дим районында Башкорт кавдивизиясе урамы һәм Хезмәт Геройлары бульвары киселешендә 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Infiniti кроссоверы һәм 12 яшьлек малай идарә иткән Kayo питбайкы бәрелешкән. Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган.
 
Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, бала көйләнмәгән юл чатында башка транспорт чарасына юл бирмәгән. Ахыргы нәтиҗәләр экспертиза уздырганнан соң һәм барлык тикшерү гамәлләре үткәрелгәннән соң ясалачак.
 
Фаҗига урыныннан кадрлар шундук социаль челтәрләргә таралды. «Честный репортаж» Телеграм-каналы видеосында әти кешенең улы гәүдәсе өстендә үксеп елавы һәм кычкырып: «Гафу ит, зинһар...» - дип кабатлавы күренә.
 
Күрәсең, улына куркыныч техника руле артына утырырга нәкъ менә әти кеше үзе рөхсәт иткәнен аңлаган. Күптән түгел малай туган көнен билгеләп үткән, һәм әтисе аның хыялын тормышка ашырып-питбайк бүләк иткән.
 
Соңрак ачыкланганча, бала үзенең ике тәгәрмәчле транспортында трасса буйлап куган. Авариягә кадәр ул М-5 трассасында хокук бозуларны теркәү камералары объективына эләккән, яшүсмер питбайкта югары тизлек белән барган.
 
Вакыйга урынына Уфаның Дим районы прокуроры Эльдар Гәрәев барган. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү башлады һәм процессуаль карар кабул итүне күзәтәчәк.
 
Әлегә җинаять эше кузгатылмаган. Әгәр Infiniti йөртүчесенең гаебе исбатланса, РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча эш кузгатылырга мөмкин («кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу»). Ләкин әгәр баланың хокук бозуы ачыкланса, эш тикшерү белән генә чикләнәчәк.
 
Гаепләргәме, әллә кызганыргамы?
 
Елаган әти турындагы видео социаль челтәрләрдә көчле бәхәс уятты. Кешеләр фаҗигагә төрлечә карый: берәүләр уллары һәлак булган әти-әнине гаепли, икенчеләре кайгыларын уртаклаша һәм югалту газабын уртаклаша.
 
«Азрак иркәләргә кирәк. Кыйммәтле уенчык сатып алалар, ә иминлек турында бөтенләй уйламыйлар. Үз куллары белән балаларын тәгәрмәч астына җибәрәләр».
 
«Бик кызганыч... әти-әнинең кайгыларын уртаклашам, олы фаҗига».
 
«Әти кеше гомер буе шушы кайгы белән яшәячәк һәм үзен каргаячак!». 
 
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 28.08.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы