|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.08.2025 Хәвеф-хәтәр
Ике яшьлек малай агулы җиләк ашаганБашкортстанның Салават шәһәрендә бер бала ландыш чәчәге җиләген ашаган. Бу җиләктә кардиогликозидлар — йөрәк һәм нерв системасына тәэсир итүче матдәләр бар. Бу матдәләр кеше организмына эләксә, йөрәк ритмы бозылу, көзән җыеру, аңгы югалту ихтималы бар. Әнисенең тиз реакциясе һәм табибларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә бала хастаханәгә озатылган һәм барлык кирәкле ярдәмне алган. Бу сабыйга авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм иткән. Табиблар шуны искәртә: тышка саф һава суларга чыкканда игътибарлы булыгыз, балаларга таныш булмаган җимешләрне татып карарга ярамавын аңлатыгыз, уен участокларыннан потенциаль хәвефка ия үсемлекләрне җыеп алыгыз һәм агулануга аз гына шикләнсәгез дә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|