поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.09.2011 Мәдәният

Тукай елы – Тукай юлы...

2011 ел Татарстанда зурлап милли шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителгәч, моңарчы кузгалырга «куркып» торган әллә күпме уй-фикерләр, хыяллар баш калкытты. Күңел яктылык тизлеге белән Тукай заманына кайтып төште дә уйлар тарихның ачык битләре буйлап йөгереп үттеләр.

Ул чакта... Тукай заманында милләтем ничекләр яшәгән соң әле?

 

Тукайның Апуш чагы авыр булганлыгын беләбез. Ятимлек кемгә дә җиңел түгел инде ул…

 

Тукайның – шагыйрь Тукайның яшәеше нинди булган соң?

 

Ул чакта да, моннан бер гасыр элек тә татар милләте алдында нәкь бүгенге мәсьәләләр торган: милләтне, аның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу, ягъни тарихтан «түгелми калу» проблемасы. Патша Россиясе заманында шагыйрь нинди чаралар, нинди матбугат ярдәмендә үз сүзен милләтенә җиткергән соң? Күз алдымнан бер-бер артлы газета-журнал исемнәре уза: «Казан мөхбире», «Тәрҗеман», «Фикер», «Аң», «Өмет», «Әл гасърел җәдит», «Яңа тормыш», «Идел», «Нур», «Шура», «Кояш», «Яшен», «Уклар», «Карчыга», «Ялт-йолт», «Чүкеч» – болары Казан, Ырынбур, Уфа, Җаек, Петербурда чыкканнары гына. Шуларның барысында да Габдулла Тукай үзенең әсәрләрен даими чыгарып килгән. Алай гына да түгел, ул көндәлек матбугатның көндәлек мәсьәләләргә көнендә-сәгатендә реакция бирүенә, халык белән тыгыз элемтәдә торуына таң калырлык!

 

Ах, менә ул шагыйрьне яшәтүче, халкына хезмәт итмәккә канатландыручы фактор! Менә ул шагыйрь, гомумән, һәр иҗатчының бәхете! Ул чакта, Тукай заманында, милләт белән шагыйрь җанын тоташтырган элемтә! Бүген шушы элемтә юлына меңләгән киртәләр салынган, буылган ул милләт җанына бару юлы...

 

Бүген гомуммилләт фикере югарылыгында күтәрелгән олы фикерне милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә көне-сәгате белән түгел, дистәләгән еллар дәвамында да җиткерү мөмкин түгел. Милли мәсьәләләрне уңай хәл итә күрмәсеннәр дип, коты алынып, көн-төн шушы проблема өстендә барлык гаммәви коммуникация чараларында казынып утыручылар турында түгел сүз, ә гади халык турында – җир сөреп, иген игеп, туфрагында ашын да, гөлен дә үстереп көн итүче милләттәшләр хакында. Алар көн саен интернетка терәлеп утыра дип уйласалар, бу тамырдан хата булыр. Табигыйлектән ерак торган компьютер челтәре эченә кереп батмаячак гади халык. Аңа гасырлар буенча буыннан-буынга килгән традицияләр нигезендә көндәлек матбугатын почтальон үз өенә китерсен иде дә, ул гади халык җилкәсе җимерелмәслек бәяләрдә генә булса иде. Матбугатның халыкка вакытында барып җитүе гади халык мәнфәгатенә генә түгел, дәүләт-хөкүмәттәге түрәләргә дә кирәк ләбаса. Эштән арып кайткан халыкның акка кара белән язганга күз салуына дәүләт зыялылары рәхмәтле дә булырга тиеш әле. Безнең халык матбугатын да, китабын да укыган, укыячак, тик анда сүз хакыйкатьтән генә ераклашмасын иде.

 

Ул заманда язучы-шагыйрь сүзен халык хакыйкать итеп кабул иткән. Милләт кыйбласына хезмәт иткәнгә, шагыйрен зурлаган да инде милләт.

 

Безнең заманда хәлләр ничегрәк тора соң?

 

Бүген инде... Телибезме-теләмибезме, хакыйкатьне танырга туры килә: халык газета-журнал, радио-телевидение, депутатлар сүзенә ышанычын җуеп бетереп бара. Алай гына да түгел, моңа ничекләр генә түзеп яшисе инде дип аптыраган ул. Әйтерсең яшәү бер-берсенә кагылмый торган ике яссылыкта? Кемнәрдер кайлардадыр яшиләр, макталалар, мактаналар, кайдадыр тормыш гөрләп бара, ә авыллар... Әле кайчан гына гөрләп торган авыллар җан бирә. Аларның эшләр эшләре, ашар ашлары, гыйлем һәм мәдәният учаклары тартып алынган. Алар, шәһәрдә яшәүчеләрнең үзләренә булмаган эш урыннары эзләп, шәһәрләргә килергә мәҗбүрләр. Авылларда ниндидер эш табып, җан асрарга тырышканнары еллар буена эш хакы ала алмый интегә.

 

Коры сүз итеп кабул итмәсеннәр өчен, җырларда җырланган гүзәл Әлдермеш авылына гына кереп чыгыйк әле! Җыр алдамый. Нинди гүзәл табигать кочагына елышкан ул авыл! Анда таулар да, уйсулыклар да, челтерәп аккан чишмәләр дә, тау итәгеннән үрелеп караганда да авызыңа керәм дип торган җиләклекләр дә! Ә йортлар! Алар һәрберсе сәнгать әсәренә торырлык! Зур авыл бу, олы авыл һәм тарихы да олы аның. Тик шушы авылның да бүген бетүгә дучар ителгәнлеген аңлап, һушсыз калдым. Бүген инде Әлдермешнең үзендә эш табу мөмкин түгел икән. Эшләп торган сөт комбинатын ябып куйганнар. Авылда инде олы көтү булырлык мал да калмаган, көтүче табуы да авыр икән. Бу авылны яшәтү, үстерү өчен, монда сыр комбинаты да, кымыз заводы да, шифалы чишмә суларын өләшүче тагы әллә күпме эш урыннары булдырып була. Авыл халкының тырышлыгы, җан матурлыгы йортларыннан ук күренеп тора. Бу авылны, бу авыл халкын дөньяның кайсы почмагында яшәүче кешегә дә, татар милләте менә шулай яши, дип күрсәтсәң, сокланудан аһ итәрлек, тик... Әлдермешне дә бетерү милләт алдында җинаятькә тиң ләбаса?!

 

Әле Әлдермештә мал асрап, үз гаиләләре белән аерым бер дәүләт булып яшәүчеләр, акчага иманнарын алыштырмаганнар да бар. Алар иң беренче игътибарны акчага түгел, зиратларында мәңгелек урынын алган милләтнең язучысына күрсәтәләр: анда Тәүфыйк Әйди җирләнгән. Бу хәлләрне күрсә, ул ни дияр иде икән?

 

Әйе, авыл халкы бүген дә өметен өзеп бетермәгән. Шайтан гына өметсез. Авыл – милли җанның, рухның чишмәсе ул! Әле авыл халкының газета-журналлар укыйсы килә, тик: «Әйтерсең лә, укымасыннар дип, махсус кыйммәтләтәләр. Юк дисәң дә, хак фикерләр балкып-балкып китә бит гәзитләрдә...» – дип аптыраганнар алар. Кешегә җылы сүз дә кирәк бит дигәннәрен дә еш ишетәм мин халыктан.

 

Бүгенге авылның хәлләрен күрсә, Тәүфыйк Әйди ни дияр иде икән? Ә Габдулла Тукай ни әйтер иде икән? Шагыйрьнең шигъри умырткасын авыл рухы тәшкил итә бит! Җанда – шом... Кушлавыч, Кырлай авыллары ни хәлләрдә икән? Экскурсияләргә генә барып кайтканда халыкның җанын күреп буламыни?

 

Тукта! Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, мин Тукай елы, Тукай музее, Тукай елында аның яңартылган бинасы, зурайтылган ишегалды ихатасында төзелгән әкият мәйданы турында, дөресрәге, шундый хыялларымның да тормышка ашырылуын күрәсе килүем, шуларга ышануым хакында сөйләмәкче идем бит.

 

Хыял, имеш. Нинди хыял булсын, Тукай елында, бернигә карамастан, тормышка ашырылырга тиешле гамәлләр хакында сөйлим мин. Боларны эшләсәк, Универсиадага килгән чит ил кешеләре, үз илләренә кайткач, татар милләте үзенең бөек шагыйрен ничек хөрмәтләвен сөйләрләр иде. Һәм ул илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бу зур горурлык булыр иде.

 

Тукай елы! Әле безнең Тукай музее каршында эшләүче милли нәшриятыбыз да юк икән бит. Тукай елында әгәр Тукай нәшриятын ачсак, бу милләтебез тарихында – иң олы вакыйга, милләт алдында бәяләп бетергесез олы хезмәт булачак! «Тукай» нәшриятында басылып чыккан әсәрләр милләт кыйбласына хезмәт итүче әсәрләр булыр һәм аларның, акчаң булса, теләсә ни бастырып чыгаручы нәшриятлар чыгарган китаплар белән бер уртаклыгы да булмаячак. Кыйбласы анык нәшриятка акчаларын кызганмаучы Тукай заманындагы Хөсәеновлар, Терегуловлар, Еникеевлар, Рәмиевләр кебек байлары да табылыр иде. Табылыр иде. Татар әдәбиятын, мәдәниятен, мәгарифен гомер-гомергә иманлы татар байлары яшәтеп килгән бит.

 

Бүген Тукай елында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә күпсанлы милли чаралар үткәрелә, Тукаебызга һәйкәлгә кадәр ачыла, Тукайны таныйлар икән, татар милләтендәге кешеләрне яшәтү өчен, шул төбәкләрдә дә «Тукай» нәшриятының филиаллары ачылып, туган телдә китаплар дөнья күрергә хаклы бит. Ул төбәкләрдәге милләттәшләребез дә дәүләт казнасына салымнарын түләп бара лабаса! Аларның үз телләрендә белем алырга, үз мәдәниятләре белән яшәргә хаклары бар! Тукай елында «Туган тел»не җырлап, бәйрәм итеп алу гына милләтне тану дигән сүз түгел әле ул. Үз вакытында кылынмаган гамәлләр тормыш диңгезендә бер теплоходны гына түгел, бөтен милләтне һәлакәткә китерергә мөмкин...

 

Бүген бу эшләрне башкарырга тиешле күпсанлы оешмалар үз вазифаларын башкарырга сәләтле түгелме әллә? Милли мәсьәләләр тупыйкка килеп терәлгән икән, аны аннан алып чыгарга сәләтле яңа оешма, бәлки, милләтләр мәсьәләсе буенча министрлык кирәктер?!

 

Тупыйкка килеп терәлмәгән дип әйтә дә алмыйбыз. Ничек әйтәсең?

 

Татар газета-журналларының гомумтиражы да моннан 10-20 ел элек чыккан бер журнал тиражы кадәр генә дә булмасын да;

 

татар китабының тиражы 1000-2000 данәдән артмасын да, әле анысы да сатылмасын да;

 

язучының еллар буе язган китабына түләү бер айлык хезмәт хакын да тәшкил итмәсен дә;

 

татарның туган телендә сыңар югары уку йорты гына да булмасын да;

 

татар теле бердәм дәүләт имтиханы исемлегенә дә кермәсен дә;

 

татарның рухи умырткасын, гакылын тәшкил иткән авыллары да җимерелеп, таркалып бетеп барсын да;

 

татар мәктәпләре ябылып, балаларыбыз чит телле мәктәпләргә, ерак-еракларга йөреп укырга дучар ителсеннәр дә;

 

балалар бакчаларында балаларыңның телен тартып алсыннар да;

 

сайлап куйган халык вәкилләребез «Исәнмесез, кадерле дуслар»дан башка татарча сүз белмәсеннәр дә... Бу нинди Тукай елы булсын да, Тукай юлы, милләт юлы булсын инде?!.

 

 

Гамәл кирәк, сүзләр ышандырмыйлар. Милләттәшләр, милли әдәбиятка, мәдәнияткә йөз белән борылыгыз! Бүген матди байлык туплый алган эшмәкәрләр, Сезне дә тарихка акча саны-зурлыгы түгел, милләтебез рухына керткән өлешегез язып калдырачак!

 

Яшен яшьнәгәч кенә чукынырга күнеккән «милләттәш»ләр «Тукай» нәшриятын ачарга да акча юк диячәкләр, ә менә сезнең тапкан хәләл акчагызны нәшрият төзүгә сарыф итүегезгә каршы килергә хаклары юк аларның. Каршы килсә, аның исемен тарихка кара хәрефләр белән язып калдырырга гына кала.

 

Милләтнең табигый байлыкларын җир өстенә чыгару-эшкәртү белән мәшгуль «Татнефть», «Таттрансгаз»... тагы йөзләгән-меңләгән затлар, милләтнең табигый яшәешенә ярдәм итегез!

 

Тукай елын милләтебез өчен хак Тукай юлына әверелдерик! Бу һич кенә дә хыял түгел, гап-гади милли җанлы затның җан авазы, Тукай елы уңаеннан бирелгән гап-гади тәкъдимнәре генә.


Нәҗибә САФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»