|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2011 Юмор
Конкурс дәвам итәБөек сатиригыбыз Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан утлары» журналы редакциясе иң яхшы сатирик әсәрләргә үткәргән «Печән базары» конкурсына яңа хикәяләр (күләме 15 биттән артмасын), шигырьләр, фельетоннар, пьесалар, скетчлар, пародияләр, эпиграммалар, такмаклар һ. б. кабул ителә. Авторлар конкурста берничә әсәр белән берничә кат катнаша ала. Түбәндәге премияләр билгеләнде:
I урынга — 50000 сум (бер премия) II урынга — 30000 сум (ике премия) III урынга — 10000 сум (өч премия) 5000 сумлык ике кызыксындыру премиясе.
Әсәрләр 2011 елның азагына чаклы кабул ителә.
Махсус жюри ясаган йомгактан тыш әсәрләрне журналдан укучылар — үз җиңүчеләрен, матбугат ру.дан укучылар — үз җиңүчеләрен билгели алачак (1-3 урыннар). Жюри бу нәтиҗәләрне дә искә алыр.
|
Иң күп укылган
|