|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2011 Җәмгыять
![]() Өй салуның ние бар?Әлбәттә, акчаң булса, өй салуның берние дә юк. Хәзер йортның җаның теләгән төрен күз ачып йомганчы салып бирәләр. Түлә генә! Тик менә аның бусы инде теләсә кемнең хәленнән килә торган эш түгел. Күпләр өчен фатирлы булу әле һаман хыялда гына. Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең якынча 65 проценты торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Ләкин аларның 30 процентының гына фатир сатып алырлык потенциаль мөмкинлеге бар. Дөрес, Россия буенча уртача алганда бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк, нибары 20 процент тирәсе генә. Әмма бу безгә тынычлану өчен сәбәп була алмый.
Республикада халыкны тораклы итү буенча эшнең тукталганы юк анысы. Бу максатта хәтта махсус программа да кабул ителде. Аның биш елга исәпләнгән беренче этабы 2015 елда төгәлләнә. Бу вакыт эчендә 240 мең гаиләне фатирлы итү күздә тотыла. Тулаем проект үзе ун елга исәпләнгән һәм аны гамәлгә ашыру якынча 430 миллиард сумга төшәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, безнең җитәкчеләр «Татарстан Республикасында 2011-2015 елларда торак төзелешен үстерү» программасын эшләп, аны федераль үзәккә раслау өчен тәкъдим иткәч, ул гаять зур кызыксыну уятты. Әлеге документ федераль максатчан «Торак» программасына нигезләнеп төзелгән иде. Һәм аны заманында бездә төзелеш министры булган Марат Хөснуллин Мәскәүдә беренчеләрдән булып яклап та чыккан иде. Соңрак бу программа буенча килешү төзелде һәм аны Россиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзаладылар да. Хәзер инде бу документ өйрәнү өчен үрнәк рәвешендә бүтән төбәкләргә дә тәкъдим ителде. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, әле август азагында гына Мәскәү хөкүмәте дә «Торак» бишьеллык программасын кабул итте. Аның нигезендә башкалада 2016 елга кадәр 12,7 миллион кв метр торак салыначак. Моның 3,8 миллион кв метры – бюджет хисабына. Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен, бюджеттан 724 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Сер түгел, Мәскәүнең Татарстанга ияреп андый программа кабул итүендә Татарстанның экс министры Марат Хөснуллинның роле зур. Ни дисәң дә, ул инде бездә бу өлкәдә бай тәҗрибә тупларга өлгергән иде. (Сүз уңаеннан, соңгы вакытта Россиянең электрон матбугат чараларында Татарстаннан Федераль дәрәҗәгә үсеп чыккан чиновниклары арасында коррупция таралуы турында тискәре мәгълүматлар күренә башлады. Анда өлешчә, Татарстанның элекке төзелеш министры, хәзер Мәскәү мэрының төзелеш эшләре буенча урынбасары Марат Хөснуллинның да исемен «чәйниләр». Татарстан Президентының матбугат үзәге исә, үз чиратында, моны нигезсез яла ягу дип атый һәм моңа үзенең тирән ризасызлыгын белдерә.)
Ә инде Татарстан өчен торак төзелеше буенча Марат Хөснуллин чорында эшләнгән программаның үзенә килгәндә, аңа гаять зур өметләр баглана. Республиканың төзелеш министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, максат – Татарстанда торак төзелешен 2,39 миллион квадрат метрга үстерү. Әлбәттә, моны дәүләт ярдәменнән башка үтәү мөмкин түгел. Дәүләт ярдәме, иң беренче чиратта, эконом-класслы торакларны күздә тотачак. Икенче төрле итеп әйткәндә, бу – чагыштырмача арзанлы фатирлар төзүне стимуллаштыру дигән сүз. Ягъни Россия субъектларында андый торакларның бер кв метры 30 мең сумнан да артырга тиеш булмаса, Татарстанда исә бу сан әлегә 26 мең сум гына тәшкил итә.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, торак төзелешен үстерү, иң беренче чиратта, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга белән Әлмәт кебек агломерацияләрдә алып барылачак. Анда торакка ихтыяҗ да зур, инфраструктура да шактый үсеш алган, халыкның түләү сәләте дә чагыштырмача югары.
Акчаларны янга калдыру өчен (чөнки торак һәркем алырлык булырга тиеш) төрдәш йортлар төзү турында карар кабул ителгән. Мәгълүм булганча, төзелә торган торакның бер кв метр бәясенең зур өлешен инженер челтәрләрен проектлау һәм аларны төзү чыгымнары тәшкил итә. Программа авторлары фикеренчә, бу мәшәкатьләрне хезмәтләрне тәкъдим итүче компания үз өстенә алырга тиеш. Моңа алмашка челтәр компаниясенең яңа кулланучылары булачак. Ягъни биредә яшәүчеләрнең айлык түләүләре торакчыларның барлык чыгымнарын да тиз арада каплаячак.
Шулай ук йортларны төзегән вакытта төрле административ киртәләрнең гаять күп һәм катлаулы булуы да моңарчы чабудан тартып килде. Мәсәлән, бүген 10 катлы кирпеч йорт төзүгә нибары 9 ай вакыт китә. Ә менә аңа төзелеш өчен участок алу, төрле рөхсәт документларын туплау һәм килешүләр төзүне дә өстәсәң, бинаны файдалануга тапшыру өчен 3,2 ел вакыт кирәк була. Яңа программа нигезендә Татарстанда моны сизелерлек дәрәҗәдә киметергә җыеналар.
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|