поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2011 Сәясәт

Саудыргач, савалар инде

Саудырмасалар, бик озак сава алмаслар иде. Әнә чит илләрдә, хәтта Греция кебек кечкенә генә илләрдә дә, чиксез саудырмыйлар һәм анда халык бездәгедәй яшәми. Ул илдәге хәлләрне үзем күргәнем бар.

Безнең татарны дүрт им­чә­геннән савалар: бер им­чәктән матди-икътисадый, икенче имчәктән рухи-әхла­кый, өченче имчәктән мә­дәни-тәрбияви, дүртенче­сеннән – табигый. Ошбу савуга татар шул хәтле күнеккән. Бу күнегү дә соңгы 20 елда гына пәйда булмады, ул шул Рәсәй империясенең башыннан ки­лә; ә иң “уңышлы” күнектерү коммунистлар чорында үткәрелде. Мин, бәндәгез – колхоз оешып беткәндә туган кеше. Моны үз җилкәмдә татыдым. Коммунистлар хакимияте вакытында эшләгән бер сумның биштән берен, ягъни 20 процентын гына эш хакы итеп түләделәр дию дөрес түгел. Эш хакы елына карап 7–9 процент та түләнә иде, ул исә туя ашарга, чаклы-чамалы киенергә генә җитә иде. Тагы шул өлеш хәзер берәүләр сагынган һәм мактаган “бушлай”га тотыла иде. Түләүсез укыту, бушка дәвалау, хәтта ял иттерү (туризм, ял йорты, санаторий) һәм хөкүмәт тө­зегән тораклар.

 

Гаҗәп халык без – татарлар, билләһи! Алтмышынчы елларда сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да акчаны ару гына түли башладылар, халык “байый” башлады, һәр кешедә саклык кенәгәсе, анда меңәрләгән сум, ә кибеттә алырга әйбер юк. Ни юньле кием-салым, ни җиһаз, ни көнкүреш техникасы, ни машина-мото­цикл, ни төзелеш материаллары... Халыкка кирәк-яракны җитештерү урынына “дөнья­­күләм коммунизм” коручылар хәрби корал ясады; ул коралны үз гаскәребезгә җит­керү өстенә төрле чит ил­ләргә (бигрәк тә колония­ләргә) җибәреп торды. Безнең беркатлы халык артып калган (алырга әйбер булмагач, хәтсезе артты) акчаны илтте дә саклык кассасына салды һәм андый “акча” (чынында саклык кенәгәсендәге язу) шул хәтле җыйналды ки, бөтен СССР милкен таратып бирсәң дә җитмәслек булды. Шул сәбәпле аны гөрләтеп “яндырдылар” һәм безнең савым малы җиленен селкетеп калды, өстәвенә гаепсез ке­шеләрне каһәрләп сүгәргә кереште.

 

Сугышлар исә Азиядә дә, Африкада да, Латин Америкасында да чыгып торды (анда да марксистлар табыла иде) һәм СССР “явызлык империясе” исеме яулады. Тик ул илләрнең күпчелегендә халык советлардан акыллырак булып чыкты. Алар коммунистларның кем икәннәрен, “социализм”ның нәрсә икә­нен тиз төшенде һәм дөрес юлга чыгып алга китте. Хәзер алар алдынгы илләр рәтенә кереп бара, ә бездә халык – һаман савым малы, һаман көчәнеп яши һәм коммунистларны сагына...

 

Ә коммунистлар үз урыннарында (хәтта шул ук кабинетта) һәм элеккедән җитезрәк сава. Элек өлешчә булса да хөкүмәт файдасына саусалар, хәзер үз кесәләренә тутыралар да тегендә (каһәр суккан капиталистлар банкына) илтеп салалар. Коммунистлар “интернационал” турында лаф орсалар да, урыс­тан башкаларны, бигрәк тә татарларны, әллә ни югары үрмәләтмәде, шул сәбәпле савучылар күпчелек урыс булып чыкты. Татар исә әлеге савым сыеры һәм җигем алашасы булып калды.

 

Нәкъ бер ел элек мин Нью-Йоркта “Бэнк оф Америка”да булып хәйран калдым. Ул банкка акча салучыларның яртысыннан күбесе “советлар” һәм анда урысча сөйләшәләр.

 

Нью-Йорктагы океан култыгы яры буенча урнашкан “Атлантик авеню”да (Атлантик урамы) торучыларның яртысы партократлар (савучылар), ике-өч катлы виллаларда әбиле-бабайлы элеккеге обком әһелләре утыра, алар “развитой социализм” чорында ук балаларын анда озатып бетергән икән. Кызымның күршесе элеккеге обкомның өченче секретаре булып чыкты. Өч баласы да коммунистлар чорында ук анда шылган. “Ничек инде коммунист башыгыз белән ошбу капитализм оясына килеп чыктыгыз?” – диюемә ул: “Я что, первый или единственный? Тут сын Хрущева, внук Сталина, потомки Шепилова, Подгорного”, – дип санап китте, түзсәң түз, – түзмәсәң – егыл да үл! Кызыгы шунда: АКШ хөкүмәте аларга яшәргә җитәрлек пособие түли. Әйтерсең, сауганнары җитми?! Хәзерге Рәсәебездә тормыш шактый катлаулы: савучылар да, салымчылар да җитәрлек, ләкин булган акча­ңа ни алыйм дисәң шул бар – муллык! Савуга килгәндә исә савачаклар һәм бу буын го­мерендә генә түгел, ә киләсе буын гомерендә дә саву дә­вам итәчәк. Гомере буе савылып яшәгән, шул савуга кү­неккән буын әле исән. Ул үз менталитетын балаларына (ин­де алар утызны узган) сеңдерә һәм алар да шул саудыруны дәвам итә. Дөрес, ара-тирә койрык болгап чебен кугалый, тик аннан ни файда?!

 

Безнең татар исә – бигрәк тә сөтле сыер. Хәзерге вакытта Рәсәйнең көн күргән байлыгының 60–70 проценты татар җиреннән чыккан нефть һәм газ акчасы булуга карамастан, татар ләм-мим... Тирен түгеп эшләвенә карамастан, телен-мәдәниятен бетереп ятуларында гаме юк.


Дамир РӘФЫЙКОВ
Ватаным Татарстан
№ 172 | 14.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»