|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.08.2025 Мәдәният
Кариев театры җәйге ялын тәмамлады (ВИДЕО)Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм хезмәткәрләре җәйге ялдан эшкә чыктылар. Яңа сезон башланырга санаулы гына көннәр калды. Театрның 38нче театраль сезоны премьера һәм гастрольләргә бик бай булачак. Шуларның берничәсе инде төгәл билгеле. * 4-5 сентябрь – «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы; * 4 сентябрь – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиевның 50 яшьлек юбилей кичәсе; * Айдар Җаббаров һәм Мәскәү режиссеры Виктория Печерникова белән премьера; * Яңартылган укыту программасы һәм яңа юнәлештәге «Һөнәр» яшь режиссура фестивале һ.б. Ә калган яңалыкларны сезон дәвамында сөйләп/күрсәтеп барырга вәгъдә итә кариевлылар.
--- |
Иң күп укылган
|