поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
16.08.2025 Хәвеф-хәтәр

«Намаз китапларым, Коръәннең почмаклары гына каралган – исән калган әйберләр дә шулар...»

Балтач районы Чапшар авылы халкына зур борчу килде: Гөлназ белән Рифат Асадулиннарның күз ачып йомган арада йортлары янып китә. Язмышның зур сынавы булып, 6 кешелек гаилә бер мизгелдә урамда кала. Гөлназ белән Рифат янында уллары Рифнур да гаиләсе белән төпләнгән. Аларның ике балалары да йортка олы хәсрәт килүен аңлыйлар, уенчыкларын сагынып, моңсуланалар, диләр.

– Ирем Рифат да, улым Рифнур  да Казанда эшлиләр. Мин дә көне буе эштә, Балтачта мәгариф бүлеге идарәсендә эшлим. Обедлар тирәсендә киленем Ләйлә шалтыратты. Әни, теплицада әле мин, помидор ботакларын ботадым, сулыр сиптем, кыярларны нишләтим икән, ди. Баланы да өйдә калдырмадым әле, һава суласын дип, бакчага алып чыктым, диде. Киңәшеп алдык та, сөйләшүне тәмам иттек. Күпме генә вакыт үтте икән, кабат Ләйлә. Әни, өйгә керә алмыйм, арт яктагы ишек бикле, алгы яктагысыннан төтен ургылып чыга, янабыз бугай, нишләргә дә белмим, ди. Мин шул сүзләрне ишеттем дә янгын сүндерү хезмәтенә йөгердем. Шалтыратсаң вакыт үтә: аңлатасың әле, сорашалар дигәнәдәй. Ә минем бер минутны да әрәм итәсем килмәде. Танышым да шунда эшләгәч, ук кебек атылып барып кердем дә, хәлне сөйләдем. Алар да тиз генә җыенып чыгып киттеләр. Алар артыннан мин дә авылга очтым, – ди Гөлназ ханым.

 
Балтач белән ике арада кул сузымы ара. Ләкин күтәрелгән ялкын янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәч тә, тиз генә бирешергә теләми.
 
–  Беләсезме, тышкы якка күтәрелмәде дә, өй эчендә рәхәтләнеп янды да янды инде... Узган ел безнең верандабыз янып китте, ул вакытта туңдыргычтан ут чыкты. Шул вакытта искергән ут чыбыкларыннан котылдык, өйдәге бөтен ут чыбыкларын яңарттык без. Бары бер җирендә генә изолента белән чорналган өлеше калды. Әллә шул сынаттымы икән дип уйлыйбыз, – ди Гөлназ ханым. – Бәхеткә киленем 1,6 яшьлек баланы өйдә йоклатып калдырмаган, өйгә керә алмыйча, бала янып үлә иде, Аллаһы шул хәсрәттән саклаган.
 
Күрәчәкләренә каршы, өйдән бер нәрсә дә алып чыга алмыйлар. Төтен эченә керерлек булмый. Киләчәккә якты уй-хыяллар белән яшәгәндә, бер нәрсәсез урамда торып калулары кызганыч. 
 
– Яңа веранда эшләттек, лар-туңдыргычлары сатып алып куйдык. Быел йорның икенче катын эшләргә ниятләп тора идек. Яныбызда ике онык, әле кызыбыз бар, ул гаиләсе белән Казанда яши, аның да баласы бар, бергә җыелган чакларда ишле булабыз, дип, йорт-җирне зурайтып, матур яшәргә хыялланган идек... Кич белән 4 яшьлек оныгыбыз кайтты, әбекәем, аягыма кроссовкаларым кирәк иде бит, ди. И, балакаем, мәйтәм, бернәрсәбез дә калмады, алмашка киемнәребез дә юк... Пушок кушаматлы песиебез бар иде, ул да күренми, әллә йорт эченә калып, янды инде. Өй дигәне хәзер күмер өеме. Килен булып төшкән көнемнән бирле Рифат белән ел саен яңарттык, әле бер, әле икенче җирен эшләдек. Намаз укый торган китапларым, Коръәннең почмаклары гына каралган – исән калган әйберләр дә шулар. Шкаф эчендә дә түгелләр иде югыйсә, әмма ялкын теле аларга кагылырга курыккан – Аллаһының рәхмәте, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Әлегә алар күршеләрендә генә яшәүче Рифат әфәнденең әтисе йортына сыенган. Иң авыр мәлләрендә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Гөлназның Асадуллинаның 89196995837 номеры Сбербанк картасына беркетелгән.

 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.08.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы