|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2011 Җәмгыять
“Булгария” һәлакәт кенә түгелГазетабызның 26 июль санында “Иделгә таяныргамы, иргә ышаныргамы?” исемле язмам дөнья күргән иде. “Булгария” теплоходы фаҗигасеннән соң туган уйлануларым, асылда, әлеге һәлакәттә ни өчен соң күпчелек хатын-кызлар һәм балалар су төбенә киткән дә, ник алар янәшәсендәге көчле затлар – экипаж членнары, үз ирләре, үз әтиләре аларны коткару өчен берни дә эшләмәгән, алай гына да түгел, фәкать үзләрен саклап калу өчен генә тырышкан, шул сәбәпле беренчеләре (һәм шулай ук якыннарын коткару өчен тырышкан ирләр, экипаж членнары) үлгән, ә икенчеләре исән калган дип ачынып язган идем. Бу хакта язучыларның беренчесе булмасам да, язмама җавапның нинди булачагын чамалаган идем. Шуңа да интернеттагы матбугат.ру сайтында үземнең “тетмәмне тетүләргә”, фикерләремне сүтеп коруларга (аларның беразы “ВТ”да басылды), үзең әйткәч, әйтәләр инде, дип дәшмәскә булган идем. Әмма бу ниятемнән кайтырга бер кечкенә генә язма этәргеч булды (бу хакта язма ахырында).
Фикерләрен белдерүчеләр, чыннан да, күп булды. Аңлашылганча, кискен фикерләремә реакция да кискен иде. Миңа калса, үлгәннәр алдында никадәр гаепле булуыбызны без әле дә ахырга кадәр аңлап бетерә алмадык. Бер-ике кешене күз буяр өчен рәшәткә артына яптык та, калган һәркемне аклыйбыз, яклыйбыз. “Кеше күз яшеннән курык”, – дип язалар миңа да. Әйе, үлгәннәрнең күз яше юк, алар еламый шул. “Булгария” теплоход һәлакәте генә түгел, ул безнең җәмгыятебезнең бик күп фаҗигаләрен ачты.
“Теплоход күз ачып йомганчы баткан, ирләр бернәрсә дә эшли алмаган, андый чакта һәркем үзе турында уйларга хокуклы”... һ.б. шундый фикер язучыларга үземнеке булмаган берничә фикер белән җавап бирәсем килә. Нәтиҗәне шуннан да ясап була.
“Новая газета”, иң беренчеләрдән булып, инде 18 июльдә үк бу һәлакәттә биш яшьлек улын югалткан Мария Чернованың чын хакыйкатьнең бер битен (иманым камил, бу һәлакәт турында әле без еллар үткәч кенә бөтен дөресен беләчәкбез) ачып салган язмасын бастырды. “Үлүчеләр арасында нигездә ни өчен хатын-кызлар һәм балалар икәнен беләсезме? Чөнки зур гәүдәле ирләр (русчасы көчлерәк яңгырый: мужики-амбалы, ди автор) зур коткару көймәләреннән хатын-кызларны типкәләп кенә төшерде. Ә кечкенә көймәләр барысы да тишек иде һәм аларны бармаклар белән томалап кына тордылар...” – дип яза Мария.
Инде килеп, кайтавазларга җавап язарга этәргеч биргән язмага килик. Газетаның 27 август санында басылган укучы хаты ул. “Иреңә ышан!” дип атала. Иремә ышанмасам, аның ниндилеген белмәсәм һәм чагыштырып карар мөмкинлегем булмаса, мин бу темага алыныр идемме?! Ир-егетләргә таләпләрем бәлки күпләр өчен бик катгый булып тоелыр, әмма шушындый ситуациядә ул югалып кала, сине һәм газиз балаларыңны коткарырга талпыныш та ясамый, үзен коткарырга чаба икән, гафу итегез, андый ирнең булганы – булмаганы. Мин әйтмәдем, халык әйтә: “Ирнең ирлеге (мужество) Идел кичкәндә беленә”! Өстәл янында түгел! Ирем турындагы фикерләр (ирдән уңмаган, ир-атларны күрәлмаган хатын язган һ.б.) матбугат.рудагы язмаларда да шактый иде. Шуңа күрә аның бу язмага фикере дә күпләргә кызык булыр дип беләм. “Шәп язгансың, дөрес язгансың”, – диде ул, укыгач. Чөнки бу ситуациядә ул безне – гаиләсен генә түгел, башкаларны да ташлап калдырырга сәләтле түгел. Аны аз-маз белүчеләр дә аның башкалар хакына утка-суга да керергә әзер икәнен белә. Күрәсең, бүгенге ир-егетләрнең барысына да мондый сәләт бирелмәгән. Иң гаҗәбе: җәмгыять алардан моны таләп тә итми! Яклый, жәлли, аклый.
Матбугат.ру авторларына, сүз уңаеннан, бер тәкъдимем дә бар. Сайт бик кирәкле, сүз дә юк. Биредә язышучыларның күбесенең журналистлар булуы, фикер алышу өчен газетадан тыш заманча мөмкинлекләр булу да бик әйбәт. Тик, әйдәгез, әйтер сүзегез, фикерләрегез бар икән, чын исем-фамилияләрегезне күрсәтеп язышыгыз әле. Әйбәт өлгеләр дә бар бит: әнә Фәүзия апа Бәйрәмова, Римзил абый Вәлиев, Илфат Фәйзрахманов, Рөстәм Зариповлар шулай эшли. Хәер, “пәрәвез”, “чикерткә” (мисал өчен) тәхәллүсләре белән язу җиңелрәк бит. Нәрсә язсаң да була. Үзләре шулай күнеккәнгәдер алар башкалар турында да шулай фикер йөртә. Бу язма уңаеннан да мине яклап фикер әйткән берничә кешене берләштереп, аларда минем почеркны “танучылар” булды. Бу җәһәттән шуны гына әйтә алам: кызганыч, әмма мин кеше артына качарга, башка кеше кулы белән утлы күмер тотарга өйрәнә алмадым шул. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Ике сүзнең берендә: “Безнең татжур шундый инде ул”, – дип тиргәп утырганчы, үрнәкне үзегез күрсәтегез.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|