|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2011 Җәмгыять
![]() Атказанган булу өчен 40 мең кирәкме?Әби 40 меңгә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен сатып алырга тели. Ришвәтчелек чәчәк аткан заманда, аныңча, бу бик мөмкин эш. Көненә берничә мәртәбә шалтыратып: «Кил инде, кил, мөһим нәрсәләр сөйлисем бар», – дип, шактыйдан аптыратып бетергән бер газета укучыбызга бармый булдыра алмадым. Югыйсә аның турында берничә тапкыр язма әзерләгәнем булды инде. Әби олы яшьтә, рәнҗеп ятар, тукта, барып хәлен булса да белеп кайтырмын, дип киттем аның янына.
Әби мине чыннан да юк-бар йомыш белән генә чакырмаган икән. Минем белән килешү төзергә уйлый бу. «Бүгенге заманда бернәрсәнең дә бушка гына эшләнмәгәнен беләм, балам, әйдә, син миңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алып бир, ә мин сиңа моның өчен 40 мең сум акча бирәм», – ди. Авызымны ачып калдым. «Ник ул акчага сатып алына торган әйбермени?» – дим. «Соң, кызым, хәзер бөтен нәрсә акчага сатыла бит», – ди әбекәй. «Бу яшеңдә нигә соң сиңа ул исем?» – дип кызыксынам. «Мин гомер буе китапханәдә эшләдем, туган авылымны торгызу өчен күп нәрсәләр башкардым. Мин лаек ул исемгә. Балаларым, кияүләрем алдында да мактаулы булыр идем. Аннары гомер буе эшләгән яхшылыкларым өчен берәр әҗерен бирергә тиешләрдер бит инде», – ди әбекәем. «Шулайдыр да, тик мин ул исемне алып бирә алмыйм, акчагыз турында бик сөйләнеп йөрмәгез, бәласеннән башаяк», – дип, әби белән хушлаштым. «Алайса, кемгә бирим икән 40 меңемне», – дип, әби тагын үзенә арадашчы эзли башлады.
Бу хакта озак уйланып йөрдем әле мин. Ришвәт чәчәк аткан заманда, күп нәрсәләрнең сатып алынганлыгын ишетеп белгән әби үзенә дә шул юл белән исем алырга уйлаган, күрәсең. Аның бәясен ни өчен нәкъ менә 40 мең сум дип билгеләгәне дә кызык. Әллә җыелган пенсия акчасы шуның кадәр булдымы икән? Алла сакласын, исем алып бирәм, дигән булып, әбине төп башына утыртырга да бик мөмкиннәр бит. Аннары 80 яшенә җитеп килгән ул әби, картаймыш көнендә тыныч тормыш телисе, намаз укып, сәдака бирәсе урында, ни дип кызыга икән шул исемгә? Югыйсә бер генә ташлама, өстенлекләр дә бирми бит инде ул. Иң мөһиме – синең хезмәтеңне башкалар күреп, хөрмәт итүләре, эшләгән яхшылыкларыңны белеп, рәхмәтле булулары түгелме икән?! Халык мәхәббәте, башкалар алдында намуслы, яхшы күңелле булып калудан да кадерлерәкме икәнни ул исем?
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|