• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

12.09.2011 Дин

Гошер сәдакасын мәдрәсәләргә бирик!

Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкятне фарыз итте. Раббыбыз адәм баласына рухи чистарыну гына түгел, ризыгының да хәләл булуын бурыч итеп йөкләде. Иллә мәгәр адәм баласы үзенең җанын-рухын иман белән ныгытса, тәнен ураза белән чистарткан булса, аңа шулай ук үзенең хәләл көчләре белән тапкан малын да пакьләү фарыз ителде. Без беләбез: элек-электән газиз әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз көз айлары җитеп, ел дәвамында үстергән үсемлекләрдән, җыеп алынган уңышлардан гошер сәдакаларын чыгару-бирү хакында күпләребезгә өйрәтеп калдырган.

Нәрсә соң ул гошер сәдакасы? Нинди гамәл ул? Адәм баласына аның нинди файдалары бар? Шул хакта танышып китик.

 

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 2011 елны Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле итте. Игенчеләребезгә, бакчачыларга һава торышы уңай килде. Аллаһның рәхмәте киң: Ул ел башын яңгырлар белән нигъмәтләндерде (үсемлекләрне чәчкәч үк безне җылы яңгырлар белән шатландырды), шуннан соң кояшлы көннәрен дә бүләк итте. Бакчаларыбыздагы уңышларны түкми-чәчми җыеп алдык, хәзер аның файдасын күрә башладык. Күпләребез инде авылларга кайтып бәрәңгеләрен дә алып килде. Без һәрвакытта да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылырга тиешбез. Чөнки бер Аллаһ кына бирүче, безне нигъмәтләндерүче. Без Аңа карата булган ризалыгыбызны ничек белдерәбез соң? Әлбәттә, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып. Көз айларында мөэмин-мөселманнарга бер бурыч йөкләнде: ул да булса гошер сәдакасын тапшыру. Татар галиме Әхмәтһади Максуди үзенең "Гыйбадәте исламия” китабында: “Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр”, – дип яза. Кеше, нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, үзе җыеп алган уңышлардан гошер чыгару мәҗбүри булыр.

 

Нәрсә соң ул гошер? Гошер – ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне инкарь итүче кеше, әлбәттә, кяфер була. Ә инде аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә “Бакара (Сыер)” сүрәсенең 277 нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас” (Ногмани тәфсиреннән). Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс, ди.

 

Без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу – барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр – тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр – тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар) – Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят-гошерләрен бирмәсәләр – яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек-хайваннар хакына булыр)”, – диде.

 

Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. “Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем”, – ди, мәгәр, эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында “әл-Гыймран” сүрәсенең 180 нче аятендә болай ди: “Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән Кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар” (Ногмани тәфсиреннән). Бу аять – саран кеше хакында. Без үзебезгә сорау бирергә тиешле: бәлки, зәкят чыгарырга малыбыз җитмидер? Тик гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче” (Ногмани тәфсиреннән). Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с.г.в.) сәхабәсе Гомәр (р.г.) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: “Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына каптырыр идем”, – ди. Шулай итеп, хәтта Гомәр (р.г.) дә гошер малын мескен-мохтаҗларга бирү хакында түгел, ә бәлки шәкертләргә тапшыру турында аңлатып китә. Бу, әлбәттә, безгә зур үрнәк. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, мәчетләребез каршында мәдрәсәләр уңышлы гына эшләп килә. Гошер сәдакасын дини уку йортларында укучы шәкертләргә бирү күпкә әҗерлерәк булыр.


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (781606) / 29.09.2011 21:47:48

Хөрмәтле Нияз Сабирҗанов әфәнде. Сез: Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче” (Ногмани тәфсиреннән). Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте.- дип язасыз. Ә кайда соң монда мәчет-мәдрәсә дигән сүз? Аллаһы Тәгалә бу сүзне әйтергә оныткан яки 21 нче гасырда мәчет-мәдрәсәләргә акча кирәк буласын белмәгән булып чыга. Әстәгъфируллаһ. Сезгә һич югында Әхмәдһади Максудинең Гыйбадәте исламия дигән китабын укып карарга иде.Я булмаса Мөхәммәд Гашыйкның \"Ислам шәригате\" дигән китапны укыгыз. Бу китапларда зәкәт хөкемнәре дә, гошер хөкемнәре дә ачык итеп аңлаешлы язылган. Сезгә иман байлыгы һәм алдагы тормышыгызда уңышлар теләп Нәкыйп.

№7 (780535) / 16.09.2011 21:57:59

Соры корт, бу гошер сәдакасы турында. Зәкәт , гошер мәчет төзелешенә тотылмый.

№6 (780302) / 15.09.2011 10:24:04

141 нче аять « Әнгәм » сурэсе; 981 “Сахих мөслим”

Ике сүзнең берендә, Исламга яңалык кертү (шул уңайдан, заман күзлегеннән аңлатуны да, яңалык диючеләр) ширек дияргә яраталар. Алар мантыйгы белән барсак, Коръәндә эшмәкәрлекнең, сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм сугыштан алынган табышлары турында гына баруы сәбәпле, зәкят сәнәгатъ тармагыннан тиеш түгел булып чыга. Банк һәм брокирлык өлкәсе-раба! Димәк бу өлкәдән зәкят алынса, гомүмән, үзе зур гонах. Зур-зур финанс гуппалары инвестициясенә төзелгән мәчит-мәдерәсәләр...

Әллә, акчаның исе килмиме? Кием-салым белән, ТАТАР гореф-гадәтенә каршы көрәшкәндә генә, заман күзлегеннән аңлату-ширек, финанс ягын ныгытканда- хәләлме?

№5 (780114) / 13.09.2011 12:59:43

Пэйгамбэр заманында да авыл хужалыгы культурасы диеп сойлэштелэр микэнни...

№4 (780055) / 12.09.2011 22:52:38

Бу садәка мөселманнарга гына кагыла!!!!

Ий, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әмма начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр,әлбәттә,ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы.
267 нче аять «Сыер » сурэсе

Аллаһу Тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән исраф итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итучелэрне һич сөйми.
141 нче аять « Әнгәм » сурэсе

Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез,ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак.Бу яхшылыклары-гызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдар.
271 нче аять « Сыер » сурэсе

Җәбир ибн Габдуллаһ тан риваят ителә ул пәйгәмбәребездән ишеткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткән: “Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмэт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш.
981 “Сахих мөслим”.

№3 (780054) / 12.09.2011 22:46:01

шылай... күпме бирик, кайчан бирик...
тик нишләптер урыста(имею в виду христианнарда) бернинди сәдакка бәясен,кемгә күпме бирәсен ишеткән юк иде әле. ӘЛЛӘ СОҢ БЕЗ ШУЛ ХУТТАН ПРӘМЕ ҖӘННӘТКӘМЕ???

№2 (780035) / 12.09.2011 20:58:09

[зинаны ачыктан-ачык кылсалар] яшрен кылсалар ярый димәк.
[уку йортларында укучы шәкертләргә бирү күпкә әҗерлерәк булыр] не обязательно дини уку йортларына гына, дедсад, мәктәп, балалар йортына да.

№1 (780031) / 12.09.2011 20:53:40

Теләче районың Иске Җөри авылында яхшы гына мәдрәсә эшли икән. Быел үзем күреп кайттым. Анда балалар укый икән. Аны диния нәзәрте финансламый дип ишеттем.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar