|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.08.2025 Дин
Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскәМәчетләребез – Аллаһы Тәгаләнең йортлары. Мөселманнар мәчетләрдә көненә биш вакыт намазларын, җомга көнендә җомга, гаетләрдә гает намазларын укыйлар. Мәчетләргә карата мөселманнар түбәндәге әдәпләрне саклыйлар: - мәчеткә керер алдыннан тәненең һәм киеменең чиста булуына, үзеннән начар ис килмәвенә ышанган булыр;
- аяк киемен салып керер; - мәчеткә кергәндә уң аяк белән атлап керер һәм шушы дога ны укыр: (Әллаһүммә-фтәх ли әбүәбә рахмәтикә вән-шүр гәләййә хазәәинә рахмәтик).
Мәгънәсе: “Йа Раббым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч”;
- мәчеттән чыкканда сул аяк белән атлап чыгар һәм шушы доганы укыр: (Әллаһүммә инни әсәлүкә мин фәдликәл-гәзыйм).
Мәгънәсе: “Йа Раббым, тәхкыйк, мин
Синнән олугъ фәзыйл (өстенлек) һәм Рәхмәтеңне сорыйм”;
- мәчеткә кергәч, ике рәкәгать “тәхиятел-мәсҗед” намазы укыр;
- мәчет эчендә үзен әдәпле тотар: зикер, тәсбих һәм догада булыр, Коръән һәм дини китаплар укып утырыр, яисә вәгазь тыңлап уты рыр, йә гыйлем өйрәнеп утырыр:
- мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәс һәм мәчет эчендә дөнья эшләрен эшләмәс, дөнья сүзләре сөйләмәс, көлешеп утырмас.
("Ислам тәрбиясе" китабыннан)
--- |
Иң күп укылган
|