|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2011 Җәмгыять
Бер селтәнүАвгуст ахырында Россиянең мәгълүмат кыры самбо буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаевның исерек рус студенты Иван Агафоновны сугып үтерүе турындагы мәгълүмат белән шаулады. Тавыш әле дә тынмаган. Билгеле булганы шулар: Рәсүлнең яраткан кызына Агафонов ямьсез тәкъдим ясаган, дөнья чемпионы, кызны яклап, арага кергән. Ике метрлы буйлы, центнердан артык авырлыктагы гәүдәле исерек “сабый” сугышырга тели башлагач, самбочы егет аңа бер тапкыр селтәнеп суккан. Әзмәвер студентның буыны сыек булып чыкканмы, ул, асфальтка егылып, башы белән бәрелгән һәм хастаханәдә җан тәслим кылган. Хәзер инде Мирзаев гамәле өчен суд алдында җавап тота. Дөнья чемпионын акларга була, гаепләргә була, әмма бу язма ул хакта түгел.
Күптән түгел генә миңа Рәсүл Мирзаевныкына охшаган язмыш белән танышырга туры килде. Бу язмышларда параллельләр байтак, аермалар да бар, билгеле. Вакыйга барган чор да бүтән: үткән гасырның җитмешенче еллары.
Мин совет чорында ук фермерлыкка тотынып, бюрократия корган каршылыклар чытырманын үз-үзен аямыйча үтеп яшәүче авыл эшмәкәре белән сөйләшә башлаган идем. Тема мәгълүм инде: бүгенге авыл бизнесының проблемалары. Сөйләшү бик кызыклы килеп чыкты, тик көтмәгәндә башка юнәлешкә кереп китте.
“Мин бит балалар хирургы идем. Хирургияне атаклы профессор Рокицкийга йөреп өйрәндем (Михаил Рафаилович Рокицкий – медицина институтының 1968-1999 елларда балар хирургиясе кафедрасы мөдире. – Р.Ф.)”, – диде әңгәмәдәш фермерым көтмәгәндә. Дөресрәге, балалар хирургы булып чыгарга бик аз калган булган аңа. Медицина институтының 5 курсын тәмамлап килгәндә, факультетның комсомол секретаре булган егетне ректор уку йортыннан куу турында боерык язган. Җитмәсә, Р. (ул исемен күрсәтмәүне үтенде, ә язмада кулланылган башка исем-фамилияләр үзгәрешсез) вузның мактанычы, самбо буенча ике тапкыр Казанның абсолют чемпионы, ике тапкыр Татарстан чемпионы, Татарстан җыелма командасының капитаны, Россия һәм СССР чемпионатларының бронза призеры булган. Әтисез үсеп, интернатта тәрбияләнгән егет спорт белән дә вузга кергәч кенә шөгыльләнә башлаган һәм менә баш әйләнгеч уңышлар. Институтта абруе кискен темпларда үскән, хуҗалык эшләре буенча проректор аны 3 нче тулай торакның коменданты итеп эшкә алган. Алтмышынчы еллар ахыры – җитмешенче еллар башы өчен зур сумма булып исәпләнгән хезмәт хакы билгеләгәннәр – 82 сум. 28 сумлык стипендияне кушкач, совет чоры өчен түгәрәк кенә сан да килеп чыккан. Әмма егетнең уңышлардан башы әйләнмәгән, тырышып, бишкә генә укыган, җигелеп эшләгән, Эчке эшләр министрлыгының “Динамо” җәмгыяте өчен СССР күләмендә ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган. Спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсенә ирешер алдыннан аңа, берәүгә дә сукмыйм, беркайчан да сугышмыйм, дип кул куйдырганнар. Ләкин безнең тормыш олы юлдагы автомобильченеке кебек бит ул: син бөтен кагыйдәләрне үтәп, төгәл йөрсәң дә, каршыга килүче бер исереге үзенеке белән бергә синең язмышыңны да чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Р. белән дә шулай килеп чыккан. Эчмәгән, тартмаган спортчы егет яраткан кызының туган көнендә аны һәм аның ике иптәш кызын ресторанга чакырган. Кызлар – өчесе дә украин кызлары. Шул ресторанда әйбәт кенә утырганда, бер исерек килеп Р.ның яраткан кызына бәйләнә башлаган. Р. да, кызлар да үзләрен сабыр тотарга тырышканнар. Тик инде бәйләнүләр саны чамасызга китеп, чыдар әмәл калмагач, украин кызының сабыры төкәнгән, бәйләнчеккә русчалап руслар яратмаган кешеләрен озата торган җиргә китәргә кушкан. Менә шунда инде тегесе чыгырдан чыккан, кызның яңагына чалтыратып җибәргән. Инде Р.га арага керергә чират җиткән. Исерек каршындагы егетнең самбо чемпионы икәнен белмәгән, әлбәттә, аңа да берне өстәгән. “Менә шунда мин үземне үзем белештермичә, җавап итеп, аңа бер тапкыр селтәнеп суктым”, – ди әңгәмәдәшем. Бу селтәнүнең нәтиҗәсе шул булган: исерекнең (соңыннан аның милиция офицеры икәнлеге ачыкланган) яңагы ике җирдән сынган, Р.ның кул чугындагы ике буыны чәрдәкләнеп эштән чыккан (кулы шул урында әле дә ямьшәеп тора). Р.ны шундук алып китеп япканнар. “Өч көн яткыздылар, кызлар өч көн милиция идарәсе яныннан китмәгәннәр. Шаһитлыкка рестораннан официантларны алып килгәннәр, официантларга да бәйләнгән булган исерек мент”, – ди әңгәмәдәшем. “Динамо” җәмгыятенең баш тренеры Р.ны йолып алу өчен күп чапкан. Гаделлек торгызылган, республика һәм вуз горурлыгы булган егетне аклап чыгарганнар. Тик эш ректорга барып җиткән. Институтның хуҗалык эшләре буенча ул вакыттагы проректоры Дмитрий Ефимович Орел егетне яклап ректорга кереп караган, факультетның 1971-1986 еллардагы деканы Вәлитов Сөләйман Әхмәт-Сафич та авыр хәлдән аралап алырга тырышкан, әмма ректор Хәниф Сабирович Хәмитов принципиальлек күрсәткән: “Доктор должен не калечить, доктор должен лечить”, – дип үз сүзендә нык торган. Р., документларын алып, талантлы балалар хирургы перспективасына кул селтәп, проректорның, комендант булып эшләп калып тор, дип үтенүенә, декан белән икәүләшеп институтка кире кайтарырга вәгъдәләр бирүенә карамастан, ректорга үпкәләп, туган авылына кайтып киткән. 37 ел элеккеге ул вакыйгаларга үпкә әле дә тавышында сизелә: “Өч тиенлек тә гаебем юк иде бит минем. Ул исерек үзе килеп бәйләнде бит. Гаебем булса, утыртасы иделәр бит мине. Хәниф Сабирович шуны белә торып куды бит”, – ди. Үпкә эчтә генә йомылып калмаган, тышка да бәреп чыккан: моңарчы исерткечне әйләнеп уза торган егет өч ел баш ташлап эчкән. Институттан куылган 1974 елның август аенда факультет деканы Сөләйман Әхмәт-Сафич Р.ны эзләп авылга кайткан: “Син бит талантлы милли кадр, кайт вузга, кире торгызабыз”, – дип ялынган. “Рәхмәт кайтуыгызга, – дигән егет. – Мин хирургияне яраттым, табиб булу хыялым иде, тик хәзер барысы да җимерелде инде”, – дигән, бер елгага ике тапкыр керәсе килмәгән.
Әмма әле аны алда тормыш төбеннән яңа күтәрелеп чыгулар көткән. Монысында инде икенче бер галим, көрәшче-профессор Фаил Габделбәр улы Әхмәдиев ярдәм кулы сузган: Р.ны Казан төзелеш һәм архитектура институтына читтән торып укырга чакырган. Р. үзе дә көрәшчелек рухын беркайчан да җуймаган. Алда әле аны хакимият башлыгы белән аяк терәп көрәшү (туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә дә), башка төрле борылышлар сагалап торган. Тик болары инде аның башка тарих.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|