|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.07.2025 Спорт
Көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә зур сөенечТанылган көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә сөенечле вакыйга! 30 июльдә тормыш иптәше Алия белән икенче тапкыр әти-әни булдылар. Сәлаховларның ике яшьлек кызлары Раяна үсеп килә. Бу юлы - малай! - Якыннарымның хәле яхшы, Аллага шөкер, бар да әйбәт. Малай туасын белә идек. Шулай да, 100 % ук ышанып торып булмый иде инде. Кызыбыз энекәше тууын бик сөенеп кабул итте. "Бәбәй", - дип шатланып йөри, - дип белдерде Радик сөенечләре белән уртаклашып. Балага исем сайлаганнар. Тик әлегә сер булып калсын, диде Радик. - Чын күңелдән котлыйбыз, Радик! Исән-имин, тәүфыйклы бала булып үссен! Бәлки, әтисе кебек, көрәшче дә чыгар әле үзеннән!
- Алла боерса (көлешәбез)! Барлык теләкләр өчен һәркемгә зур рәхмәт!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|