|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.07.2025 Шоу-бизнес
Рәфинә Ганиуллина: “Туганнар белән аралашмауны бик авыр кичердем”Популяр җырлы гаилә Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловлар турында күпләр белә. Алар үзенчәлекле образлары, иҗаты белән аерылып торалар. Әмма бүген без гаилә хәле, әти-әни, ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре турында сүз кузгаттык. Рәфинә Ганиуллинаның сәләтле җырчы гына түгел, акыллы хатын-кыз булуына да тагын бер инандым. – “Куйдык нокта” дип аталган яңа иҗат җимешегезне тәкъдим иттегез. Җыр аерылышу турында. Бу темага җырлаучылар күп түгел. Мондый җырга алынырга курыкмадыгызмы? – Камал театрына “Ситса туй” спектаклен карарга бардык. Анда күптән түгел генә гаилә корган парларның мөнәсәбәтләре тасвирлана. Бу спектакль күңелемдә шундый нык тәэсир калдырды, анда әйтелгән фикерләр белән гаилә тормышының нечкәлекләрен аңлаучылар килешер, мөгаен. Менә шуннан соң, аерылышу турында да җыр эшләп карыйсы килде. Бик бирелеп иҗат иттек. Җыр инде яздырылды, әзер дигәндә: “Тамашачыларга ничек тәкъдим итәрбез икән?” – дип югалып калдык. Аны туйда да, мәҗлестә дә җырлап булмый. “Без бәхетле идек”, – дигән сүзләр дә үзәкне өзә. Бәлки, бу җырыбыз кемнедер уйландырып, ялгыш адымнан да саклап кала алыр.
– Рәзил белән мөнәсәбәтләрегездә “куйдык нокта” дип әйтерлек чиккә барып җиткән булдымы?
– Беләсеңме, Илгизә, без 11 ел бергә гомер итәбез. Бер-берсен өф-өф итеп кенә торган парлар сирәк була, андыйлар соклануга лаек, әлбәттә. Гаилә тормышында мөнәсәбәтләр сынала. Рәзил белән дә “кризис” чорларыбыз да булды. Икебез дә гаилә җанлы кешеләр, шуңа күрә низаг, аңлашылмаучанлыкларга үсеш алырга мөмкинлек бирмәскә тырышабыз. Гаилә коргансың икән, димәк, син үзең өчен генә түгел, башка кешеләр өчен дә җаваплылык аласың.
– Сезнең гаиләдә мәхәббәт күрсәткече нинди?
– Бер-береңә булган көндәлек игътибар. Без мондый мөнәсәбәтләргә еллар аша, абынулар аша килдек. Бернинди кыйммәтле бүләкләр дә гаиләне саклап кала алмый. Байлыкта кеше ныграк сынала.
– Хәзер гаиләгездә мөнәсәбәтләр һәрьяклап җайланды дип тә әйтә алабыздыр. Быел бертуган сеңелегез белән араларыгыз якынайды. Бу бәхәснең нәрсәдән башланганын хәтерлисезме?
– Бу хәл 5 ел элек булгандыр инде. Мин, гомумән, безнең гаиләбезгә ызгыш хас түгел дип уйладым. Кечкенәдән әни безне бер йодрык итеп тәрбияләп үстерде. Дөресен әйткәндә, низагның төп сәбәбе юк. Милек, материаль яктан безнең бүлешер әйбер дә юк. Бары фикерләр, карашлар туры килмәүдән килеп чыккан аңлашылмаучанлык кына. Ул вакытта үземнең гамәлләремне дә акламыйм. “Тамашачылар белән минем арада серләр булмасын”, – дигән принципка таянып, гаилә мәсьәләсен ачыктан-ачык сөйләдем. Бу вакыйгалар турында бүлешү, бәлки, кирәк тә булмагандыр. Безнең аралашмауны бик авыр кичердем. Үземнең эчемә бикләнеп: “Нәрсәне дөрес эшләмим соң?” – дип тә уйландым.
Социаль челтәрләрдә гаилә хәлен сөйләп сеңелләремә йогынты ясарга да теләдем, чөнки алар мине ул вакытта “ишетмәделәр”. Ничә еллар узып дуслашкач: “Син хаклы идең”, – дип килештеләр.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|