поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
28.07.2025 Җәмгыять

Илнур Фәсхетдинов: «Һәр тәҗрибә дәрес бирә»

Кешегә осталык тырышып эшли-эшли, тәҗрибә туплаганда килә дигән фикердә ул. Мөгаен, бу карашы аңа хәзерге дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм иткәндер. Сүзем алып баручы, халыкара бәйгеләр лауреаты Илнур Фәсхетдинов турында. Без аның белән сәнгатьтә үзеңне ярату, яхшы алып бару серләре һәм импровизация осталыгы турында сөйләштек.

«СӘХНӘ КЕШЕСЕ БУЛАСЫМ БАЛАЧАКТАН БИЛГЕЛЕ ИДЕ»

Илнур Түбән Кама шәһәрендә туган. 5 яшь тулгач, әти-әнисенең туган ягы Апас районына күченеп кайтканнар. Апас урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, Казанга килгәннәр. Шәһәрдә 17 нче татар гимназиясен тәмамлаганчы ук, Илнурның кайсы юнәлешне сайлаячагы билгеле була. Кечкенәдән җырларга яратып үскән егет Казан мәдәният институтының театр күренешләре һәм бәйрәмнәр режиссурасы бүлеген тәмамлый. Хәзер инде ул зур мәдәни чаралар һәм «ТНВ»да «Манзара» тапшыруын алып бара.
 
Миндә иҗатка мәхәббәтне әнием уятты. Ул балачагыннан актриса булырга теләгән, ләкин аңа әнисе, ягъни минем дәү әнием, укытучы булырга кушкан. Әнием күп еллар татар теле һәм әдәбияты дәресен укыта. Мәктәптә укыганда күп бәйгеләрдә катнашып чыныктым. Ник чыныктым дим, чөнки алар мине дисциплина һәм тырышлыкка өйрәтте. Берсендә «Созвездие» - «Йолдызлык» бәйгесендә төшеп калдым. Кайтканда, әнигә күңелсезләнгәнемне сиздермәскә тырышсам да, автобустан төшкәч тә үкереп елап җибәрдем.
 
«ДУЛКЫНЛАНМЫЙСЫҢ ИКӘН, ДИМӘК, СИН БИТАРАФ»
 
Илнур мәктәптә укыганда ук чаралар алып бара башлый, Казанга килгәч тә актив була. Сәхнә теле осталыгы укытучысы һәм һәрьяклап остазы Мәрьям Шәмсуллина аңа профессиональ эшчәнлекнең нечкәлекләрен өйрәтә.
 
Миңа нинди генә чаралар алып барырга туры килмәде, төрле хәлләр булды. Ләкин шунысы мөһим: яхшы алып баручы булыр өчен, беренче чиратта синең тәҗрибәң булырга тиеш. Ә моның өчен көн-төн эшләргә кирәк. Тавышым, кыяфәтем бар дип кенә чыгып сөйләп булмый. Теләсә кайсы тәҗрибә дәрес бирә. Ләкин күпме тәҗрибә тупласаң да, дулкынлану беркайчан да бетми. Сәхнәгә меңенче тапкыр чыкканда да, беренче тапкыр сыман борчыласың. Әгәр инде дулкынланмыйсың икән, димәк, син битараф дигән сүз.
 
 
«ТАВЫШЫМ БЕТКӘН, ЧАЛБАР ЕРТЫЛГАН ЧАКЛАР ДА БУЛДЫ»
 
Илнур Казан шәһәр филармониясендә бишенче елын эшли – концерт, спектакльләрдә катнаша, чаралар алып бара. Аларның иҗади нигезе «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан. Илнурның рольләрен һәм чыгышларын нәкъ менә шунда күрергә мөмкин. Ул шулай ук еш кына республикабызның зур чараларын алып бара. Быел аның бу өлкәдә эшли башлаганына 10 ел.
 
Алып баручы теләсә нинди ситуациягә әзер булырга тиеш. Бер юлы концертның сәгать ярым вакытын сузарга туры килде. Тамашачыга сорау биреп, биеп-җырлап, туганлашып беткән идек. Ә берсендә, бик җаваплы концертта, сәхнәгә чыгар алдыннан, минем чалбарым ертылды. Өстәвенә тамашачыга иң күренә торган урынында иде. Мин матур итеп аны качырып кына алып барып чыктым. Тавышсыз калган чаклар да булды, иң гаҗәбе – сәхнә артына чыккач, бетә, ә сәхнәгә чыккач тавышым яңадан барлыкка килә иде. Шуннан чыгып әйтәсе килә: сәхнә кешесе һәр очракта профессионал булып калырга тиеш. Тамашачы моның өчен җаваплы түгел, ул ял итәргә килгән. Алып баручы һәр ситуацияне үз кулына ала.
 
ИМПРОВИЗАЦИЯ ТУРЫНДА
 
Сәхнә кешесенә импровизациягә сәләт тә бик кирәк, ди Илнур. Мондый осталыкка ия булмаган артистны бер аяклы футболистка тиңли ул.
 
Иң яхшы импровизация – алдан әзерләнгән импровизация. Мин һәр концерт алдыннан сценарийны карап, мәгълүматны тикшерәм һәм төрле очрак өчен текст әзерләп куям. Мәсәлән, кайбер җырчы вакытында чыкмаска мөмкин, ә алып баручы сәхнәдә паузаны ничек тә капларга тиеш. Күпләр алып баручыларны кулына планшет тотып, текст укучылар дип кенә күрә. Ә бит ул текст мөнәсәбәтеңне җиткерерлек итеп укылырга тиеш. Станиславский әйткәнчә, «Сәнгатьтә үзегезне түгел, ә үзегездәге сәнгатьне яратыгыз». Кеше иҗатка килгәч, үзен ярата, артык күрә башлый. Әмма син беренче чиратта иҗатны яратырга тиеш.
 
«БЫЕЛ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ӘТИ БУЛДЫМ»
 
Илнур, төп эшеннән тыш, тагын бер иҗади эш башкара – фильмнарга, видеороликларга сценарийлар яза, режиссёр буларак та катнаша, популяр блогерлар белән дә эшли. Гаилә тормышына килгәндә, ул бүген яраткан ир һәм әти статусындагы кеше дә бит әле. Апрельдә Фәсхетдиновлар гаиләсе ишәйгән – аларның кызлары туган.
 
 
Гаилә – минем иң мөһим тема. Хәзерге көндә әти-әнием исән-сау, бертуган абыем бар. Алар минем җиңүләремә шатланып яшиләр. Гаиләдә терәк булмаса, эшеңдә уңышка ирешә алмыйсың.
 
Фотолар геройның шәхси архивыннан​​​​​​​ алынды.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 28.07.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы