поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
27.07.2025 Җәмгыять

Айрат Ибраев эксклюзив киемнәрне каян ала?

Ул – харизмалы, ачык йөзле татар егете. Әмма иҗатында һәм киенү зәвыгында уникаль шәрык мотивларын ярата. Июнь кунагы – артист Айрат Ибраев. Айрат белән бергә аның Казанда яраткан урыннарының берсе – Черек күл буйлап кечкенә генә матур сәяхәт ясап алдык.

ЧАЛЛЫ-АРЧА ЕГЕТЕ

Тумышым белән мин Чаллы егете, әмма бүгенге көндә гаиләм Арча районында тора. Үзем Казанда төпләндем. Югары белемне Казан дәүләт мәдәният институтында алдым. Бөтен эшчәнлегем иҗат белән бәйле: театр, музыка, чаралар оештыру. 
 
ШӘХСИ ТЕАТР АЧУ
 
YELMAY театры идеясе гаиләм белән кич утырганда килде. Әти-әниләр, бертуган апамнар да бик иҗади кешеләр, шуңа бу проектны уртак көч белән башлап җибәрдек. Башта бер спектакльне җыеп карадык. Уртанчы апам сценарий язды, олы апам һәм әти белән декорацияләр әзерләдек, костюмнарны Арчада тектердек. Актёрларны таныш-белешләрем арасыннан эзләдем, чөнки ул вакытта аниматор буларак төрле җирләрдә эшләп алган идем инде. Риза булучылар табылды, барысы да яшьләр. Шулай бер-ике ай эчендә спектакльне җыеп, 2020 елның март башында Арчада балалар өчен «В поисках солнца» дигән премьерабызны күрсәттек. Ковид тынгач, Татарстанның төрле районнарын йөреп чыктык. Бүгенге көндә Казан мәктәпләренә акцент ясап, репертуарыбыздагы дүрт төрле спектакльне күрсәтәбез.
 
ҖЫРЧЫ ТҮГЕЛ, АКТЁР
 
Мәктәптә укыганда ук тәүге җырларымны яздым. Музыка индустриясенә якын кешеләр мине аңлар: музыкантларга сәхнәдә үз урынын табар өчен, продюсерлык үзәкләре белән тыгыз эшләргә кирәк. Яшьли мин ул әйбергә җитди алынырга курыкканмындыр, әмма җырга кайту теләген һәрвакыт күңелдә йөрттем. Сәхнә тәҗрибәсен исә театр факультетына укырга кергәч тупладым. Вакыт узу белән, үз-үземә ышаныч та артты, күңелем түрендә җырчы булу теләге көчәйгәннән-көчәйде…
 
БЕРЕНЧЕ ТӨРКЕМ
 
Музыкага кайтырга ниятләгәч, Алмаз исемле бер егет белән таныштым. Аның студиясе дә бар иде. Башка сәләтле егет-кызларны җыеп, TEERTA MUSICA дигән төркем оештырдык. Алмаз, тәҗрибәле музыкант буларак, белемнәре белән уртаклашты. Төркемнең төп юнәлеше итеп этно-музыканы сайлау да аның инициативасы буенча булды. Чыгышларда электрон музыкага тере перкуссион уен кораллары һәм вокал кушабыз. Музыкаль яктан гына түгел, сәхнә образларыбыз да концепциягә салынган. Берничә ел элек Татарстанда андый рәвештә этника белән эшләүче төркемнәр күп түгел иде. Шуңа кызыксынучы аудиториябез әкренләп үсте.
 
ҺӘР ҖЫР – АЕРЫМ ТАРИХ
 
Төркемебез репертуарындагы һәр композициягә аерым тарих буларак карарга тырышабыз. Беренчедән, шәрык илләре мәдәниятен, тарихын өйрәнәбез. Аннары шуңа нигезләнеп, җырга салыр өчен кызыклы вакыйга уйлап чыгарабыз. Индия, Япония, Кытай һәм башка илләр илһамландыра. Шуңа образларда да ул як мәдәниятләренә туры килгән кимоно, хаори, сәдәфсез озынча жакетларга өстенлек бирәбез.
 
 
ТАТАРЧА ЛАУНДЖ МУЗЫКА
 
Мин башта үзем өчен эстрадага тартымрак җырлар язып карадым, әмма бик исем китмәде. Музыка язуны туктатып торган арада, зәвыгым да үзгәрде. Хәзер мин «вечеринка»лар форматындагы чаралар оештырам, шуңа электрон музыкага игътибар артуын сиздем. Уйладым-уйладым да, электрон лаундж музыканы татарча текстлар белән эшләргә булдым. Гитарада уйнаучы Эмиль исемле дустым белән берничә композиция яздык. Аудитория ошатты, дәвам итәргә җыенабыз. Дуэтыбызның исемен дә театрныкы кебек YELMAY дип куйдым.
 
ЭКСКЛЮЗИВ КИЕМНӘРНЕ КАЯН АЛА?
 
Образларымны ешрак этно-маркетларда алам. Йөргән кызым Мәрьям белән вайбларыбыз охшаш. Ул да музыка, диджеинг, чаралар оештыру белән шөгыльләнә, шунда дизайн-маркетлар да ясый. Андый җирләрдә, чыннан да, эксклюзив һәм кызыклы әйберләр табып була: аксессуарлар, баш киемнәре, каешлар. Дизайнерларның күбесе табигый тукымалар белән, җан җылысын биреп эшли. Кул эшләнмәләре аеруча кадерле була бит.
 
Сәхнә өчен эксклюзив киемнәр кирәк булгач, винтаж һәм секонд-хэндларны да өйрәнергә яратам. Еш кына андый җирләрдә нәкъ менә үземә туры килә торган һәм башка беркемдә дә булмаган киемнәр очратам. Бөтен дусларымны да өйрәтеп бетердем бугай. Хәзер туган көнемә бүләкләрне дә шуннан гына алып бирәләр.
 
ТОРМЫШТА ДА КИМОНОДАН
 
Музыкага килгәнче, зәвыгым да гадәти иде. Джинс чалбар, футболка, свитер… Соңгы арада ешрак көндәлек киенүемә дә креативрак карый башладым. Ни өчен дигәндә, артист кеше һәрвакыт имиджын кайгыртырга тиеш. Чөнки образ күңел халәтенә бик зур йогынты ясый. Үзеңне тонуста, яхшы кәефтә тотар өчен, киенүең дә бәйрәмчә булырга тиеш. Хәзер ияләнеп беттем, хәтта өй киемнәрен дә «әй, ярар әле» дип түгел, ә уйлап сайлыйм. Ә менә авылга кайткач, кулга нәрсә эләгә инде. Бакчага кимоно киеп булмый, әл дә шул трико-фәлән бар… (Көлә)
 
 
КИЕМ БРЕНДЫ БУЛДЫРУ
 
Төркиядәге бер кибеттәге ассортимент белән бик нык илһамландым. Үземнең дә кием бренды булдырасым килә. Әмма әлегә кулым җитми. Якын арада музыкаль проектымны ныклап үстереп җибәргәч, бәлки, берәр бренд та ачып булыр. Кем белә!
 
фотолар: Фирүзә Вәлиева

Алсу МАНСУРОВА
Идел
№ --- | 27.07.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы