поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
27.07.2025 Хатлар

Анасының гомер иткән ирен кызы тартып алды...

Беркөнне Ульяновск каласында яшәүче дустым Мәрьям шалтырата: "Бездәге хәлләрне белсәң, ахирәткәем, прәме “Санта- Барбара”, түлке татарчалы-русчалысы. Ата улны, ана кызны белми торган ахырзаман галәмәтедер инде. Безнең цех башлыгы Светлана Игоревнаны егерме өч ел бергә торган ире Марат Марсович ташлап чыгып китте бит. Син бу парны яхшы хәтерлисеңдер, былтыр шифаханәдә бергә ял иттек.

Алар безнең этажда, күршедәге люкс номерда торды. Светлана синең шигырь китабыңны тәкъдим итү кичәсендә катнашты. ”Не отрекаются любя”ны сөйләп, романс җырлап, залны елаткан таза гәүдәле, зур күзле, ак йөзле чибәр ханымны онытмагансыңдыр шәт. Ире белән парлап фокстрот биеп, дискотекада төп призны алулары исеңдәдер, бәлки?"

 
- Хәтерлим, әлбәттә. Бик матур, бер-берсенә туры килгән, тату пар кебек тоелганнар иде. Араларыннан нинди кара мәче узды икән соң, Ходаем? Нәрсә өчен талашканнар? Марат кая киткән? Анасы янына авылга кайтып шылганмы? Күрерсең дә торырсың, бераз суынгач, хатынын сагынып кайтып җитәр әле. Света бик күркәм холыклы хатын бит. Гафу итәр.
 
- Света аны үлгәндә дә гафу итмәячәк! Иренең гаебе кичерерлек кенә түгел шул! Минем ирем шулай кыланса, билләһи икесен бергә бәреп үтерер идем.
- Кем белән икесен дә инде ул? Аңлатыбрак сөйлә! Сөяркәсе булганмы әллә?
- Кызы Аленка белән Маратны күздә тотуым.
- Аленканың бу эштә нинди катнашы бар? 
- Турыдан- туры. Анасының гомер иткән ирен шул мәлгунь чәчбикә тартып алды.
- Нәрс-ә -ә? 
 
- Эштән иртәрәк кайткан Света ире белән кызының ятакта яткан чагына туры килгән. 
- Булмаганны! Ул тинтәк баш үз атасы белән ятак бүлешмәгәндер ич инде? 
- Ничек кенә бүлешкән әле! Марат белән Светаның приюттан алып үстергән баласы бит ул. Геннары бозык адәм актыгы. Балалар йортынннан алып кайтканда, чирләшкә, шыксыз үрдәк бәбкәсе кебек иде ул. Йолкыш, исерек ата-анадан туган хәчтерүш кисәге. Бозык геннарны кая куясың? Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Бу да үз анасы Галкага охшап себерке булып тугандыр... 
 
- Белер-белмәс алай ук бетереп ташлама инде, Мәрьям. Әллә Марат кызга исерек баштан кул салганмы? Көчләмәдеме икән? Балигъ булмаган үсмерне җенси мөнәсәбәткә керергә күндергән өчен, төрмә яный бит үзенә. Ни дисәң дә, олы кеше җаваплы.
 
 - Җаваплысын җаваплыдыр да, кызның үз-үзен тотышына караганда, моның киресе чагыла. Ояты качкан бәдбәхетләр Светадан кыенсынып тормаган. Кызы үзен өч яшь ярымнан бирле карап үстергән, каты авырган чакларында төн йокыларын калдырып, баш очында утырган анасының күзенә туп-туры карап: “Комачамаулама безгә, симез карт карга! Өйдән чыгып кит! Бер-беребезне күптән сөешәбез. Кешечә яшәргә ирек бир! Син миңа беркем дә түгел. Кемне яратам, шуның белән торырга хакым бар!”, - дип чәңгелдәп тора икән. Шул чакта йөрәк өянәге кузгалып идәнгә егылган, бичара Светлана. Әле дә чирдән башы чыкмый. Ачы яшь түгә. Теге имансызлар Мәскәүгә китеп барган. Танышларының фатирын яллап торалар, ди. Аленага тиздән унсигез тула. Дөрес булса, авырлы икән. Бала туганчы безгә язылышырга кирәк, аерылышырга ризалыгыңны бир, - дип шалтыраткан ире. Ул кыз белән Маратның күрәчәге алда әле.
 
- Шундый акыллы, мәрхәмәтле, көн итәрлек хатыны да ярамагач, иренең күзе сукырдыр, күрәсең. 
- Мәхәббәт сукырайта инде ул, ахирәткәем. Гыйшкың көчле булса, маңка мишәйт итми, диләр. Ир-атның маңгай чәче коела, түшәктә рәте китә башлагач, дәртле яшь җилкенчәккә күзе кыза башлый. Әле син ул Аленаның көмәне Мараттандыр дип уйлыйсыңмы? Света белән икәүләп ничәмә-ничә ел бүлнис юлын таптадылар. Бармаган шифаханәләре, йөрмәгән өшкерүче карчык калмады. Марат армиядә Чернобыльгә якын җирдә хезмәт иткән, шунда нурланыш алган булган. Хатыны ташлап чыгып китмәсен өчен, озак еллар шул серне яшергән. Сау-сәламәт Светлананы каенанасы күпме рәнҗетте. Малаена: “Кысыр хатыныңны аер, унсигез яшьлек кыз табып бирәм!” - дип әйткәнен күрше марҗалар ишетеп торган. Нахакка яшь түктерүләре, үз баласын сөю бәхетеннән мәхрүм итүләре җитмәгән. Олыгаеп килгән мәлдә, берьюлы ике якын кешеңнең хыянәтен ничекләр итеп кичермәк кирәк?
Ахирәткәем, аптыраганнан сиңа шалтыраттым. Бәлки берәр төрле акыллы киңәш бирерсең? – диде Мәрьям. – Бу хакта язып чыксаң шәп булырые. Бәлки кем булса да гыйбрәт алыр.
 
* * *
Ташлап киткән... Ташландык. Кирәксез. Гадәттә, имгә ярамаган нәрсәне генә чыгарып ташлыйлар. Ирдән аерылган хатынны теләсә кем кыерсытырга, тиешле-тиешсез җирдә чеметкәләп алырга көтеп кенә тора. Тол хатынны кызганалар, ә ире ташлаганнан көләләр. Көтүдәге каз бәбкәләре хәлсезен җыйнаулашып чукыган кебек. Исән калсаң кал, вакытында соңгы көчеңне җыеп, башыңны югары күтәреп, тешеңне кысып, туп-туры алга карап, горур атлап китә алмасаң, беттең, тапталдың, сындың дигән сүз. Ирем белән дус-тату яшәсәм дә, бу тема миңа яхшы таныш. Миңа җиде яшь тулган елны газиз әткәем Лотфулла, сигез ел бергә гомер иткән әнкәйне, өч кызын ташлап, төп йортыбызны сатып, акчасын кесәсенә салып, сөяркәсе Зәйтүнә апа белән Үзбәкстанның Гөлстан дигән бай, матур төбәгенә чыгып качты. Безгә алиментны тиешенчә түләмәс өчен, эшләгәнен хатыны исеменә яздырып барган. Сугышта алган ярасы аркасында, ул 21 сум пенсия ала иде. Ара-тирә шуның өчтән берен безгә җибәргәләде. Аптырагач, әнкәй алименттан отказ язды.
 
- Аның икенче хатыны кысыр. Сез үсеп җитеп, кеше кешеләре булып яши башлагач, алимент таләп итеп, гаиләләрегезгә авырлык китермәсен, -дигәне әле дә истә. Әнкәйнең очын-очка ялгый алмый изаланганнарын, нахак сүзләргә гарьләнеп, төне буе елап чыкканнарын гомеремдә онытасым юк. Кешедән кимлек ачысы газаплагандыр уңган-булган, белемле, эшчән, сәләтле хатынны. Ул көне-төне авыр хезмәт куеп, безне аякка бастырды, эшкә өйрәтеп үстерде, кеше алдында ким-хур булып яшәмибез, шөкер. 
 
Әткәй картаймыш көнендә Волжск каласына күченеп кайтты. Бер очрашкан чагында: “Кызым, булдыра алсагыз, мине гафу итегез. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Гомер буена үкенеп яшәдем. Бар тапканым үз балаларыма түгел, этләргә кала. Минем ялгышны кабатлый күрмәгез. Никахын бозган, хыянәт иткән кешенең беркайчан бәхетле булачагы юк аның. Бер-береңне аңларга, санларга, юл куярга, чит-ятка кызыкмаска, үз ояңны туздырмаска кирәклеген соңга калып аңладым. Беренче никах күктә укыла, диләр. Минеке ише икенчесе шайтан вәсвәсәсеннән генә киләдер. Үкенәм, тик гомер узгач, аннан ни файда. Якында гына булса да, терсәкне тешләп булмый шул, балакаем, - дип елады сиксән яшьлек әткәй.
 
Иреннән аерылган ялгыз хатынга бәйрәм көннәрендә аеруча авыр. Кунакка барса, урыны ишек төбендәге өстәл чатында. Авырса, хәлен белүче, кыен чакта, көчле иңен куючысы юк. Гомер бер генә, аны ни рәвешле яшәп бетерү күбесенчә үзебездән тора. Кул кушырып, башны аска иеп утырмаска, ә хәрәкәт итәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмаган кебек, кемдер үзеңне ташлап киткән очракта да, иртәгәсе көнне уйлап, яшәргә омтылырга кирәк. Авыр, хәсрәтле, хурлыклы бусаганы горур рәвештә атлап чыгып, яңача яши башларга.
 
Бүгенге көндә ялгыз калган Светланага: елама, өзгәләнмә, киткәннәр икән, юлларына ак җәймә, шайтаныма олаксыннар, күз көеге булып, каршыңда буталып, каныңа тоз салып йөрмәсеннәр! – диясе килә. Бу һич кенә дә бар сы да бетте дигән сүз түгел. Мәрьям әйтүенчә, аның бер дигән эше, фатиры, кеше алдында абруе, көн итәрлек акчасы бар. Аңа әле илле яшь тә тулмаган. Чибәр, акыллы, талантлы ханым. Аңа кеше арасында булырга, эштән соң күңеленә яраклы шөгыль табарга, кызыклы китаплар укырга, музыка тыңлап күңелен юатырга, бәйләү-чигү белән нервларын тынычландырырга, йога курсларына язылырга, иң яхшысы – берәр җиргә ялга барып кайтырга киңәш итәсем килә.
 
Вак кына, юк кына нәрсәләрдән тәм табарга өйрәнүе, иртән урыннан исән-сау торып басуына, көннең кояшлы булуына яки ябалак кар явуына һ.б. куануы хәерле. Психологка барып килсә дә әйбәт булыр. Табигать белән вакыт – бөек дәвачылар. Үз эчеңә бикләнмә. Үзеңнән гаеп эзләмә, бәхетсезгә санап, елап, сыктап утырма. Ялганчы, бозык ир белән сөйрәлчек чәчби өйдән чыгып киткәнгә карап, дөнья бетмәгән. Эчке дөньясы караңгы, астыртын бәндәләр белән бер түбә астында гомер иттең ни дә, итмәдең ни.
 
Эче черек агачка юлыккан булгансың, Светлана. Ә аңа таяну мөмкин түгел. Руслар: “Все, что не делается, к лучшему”, - дип юкка гына әйтмәгән. Бәлки элеккеге ирең белән араны өзү синең бәхет капкаларың ачылсын өчен кирәк булгандыр?! 
 
Авыр тормыш сынауларын кичкән чакта, кеше сынала, рухи яктан чыныга, элеккеге хаталарын төзәтә, дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга өйрәнә, шул рәвешчә, бер башка югарырак күтәрелә. Күңелеңне төшермә, Света! Син әлегә бик күпләргә кирәк, ә алар сиңа – терәк. 
 
 Хәмидә Гарипова. Казан
 
Фото: ru.freepik.com 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.07.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы