поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
25.07.2025 Язмыш

«Язмышмы бу, ялгышмы – мин хәзер картлар йортында…»

Әй бу алтын көзләрнең матурлыгы… Алтын сары яфракларның рәхәт итеп аяк астында кыштырдавы… Алар хозурлыгыннан күңелгә иңгән үзгә бер халәт ирексездән уйларга чумдыра. Әнә бу агачның яфраклары каядыр очып та беткән инде, ә очында, очында бары бер яфрак менә өзеләм, менә өзеләм, дип, безнең тарафларга килеп җиткән салкын җилдән бөтерелә.

Өзеләм. Өзелермен ахры… Соң, иңрәү катыш бу сүзләрне кайдадыр ишеттем ләбаса мин… Кайда?! Хәтер төпкелендә, томан артындагы сыман, инвалид арбасында утырган, өлкәнәю ягына аяк баскан ир-ат калыкты. Әйе, шул үзе.

...Картлар йортында сөйләшәсе кешеләр белән сөйләшеп, инде чыгып бара идем. Коридорда диван кырыенда коляскада утырган, алтмышын узган, әмма җитмешенә әле шактый булырга тиешле абзыйның күз карашы туктатты мине. Карт-карчыкларның, яшьрәкләр дә бар инде биредә, ял итеп гәпләшеп утыра торган диваны буш иде. Әллә бүлмәләренә кереп киткәннәр, әллә чыгып җитмәгәннәр. Мин, урын булып хәл алырга утыргандай, шунда төртелдем. «Теге юлы килүегездә дә карап калган идем, ачуланмагыз инде, сүзем бар иде», диде дә тормыш юлын сөйләп китте абзыкай.
 
Яратып өйләнгән хатыны, ике кызы булган. Килен әйбәт, диеп, әбекәй дә боларга күченгән. «Үзем машинада ерак юлларга йөри идем. Очрады бит шунда берәү. Ялгызым, ди, гаилә җылысына сусадым, ди. Әллә нишләп яныма сыендырдым. Ул минем белән ерак араларга йөри башлады. Аннан, берәр шәһәрдә торыйк, мин синең кайтканны шунда көтәрмен, диде. Үземнең дә зуррак шәһәрдә торасы килү хыялы электән бар иде. Адаландым бит.
 
Чираттагы рейстан кайткач, әйттем хатынга, үпкәләмә, китәм, дидем. Әни каршы төште, билгеле. Сине дә алырмын соңрак, дидем аңа. Башкасын ачык хәтерләмим дә инде, балалар әле бакчага гына йөри иде, алар өйдә юк. Менә шулай вак-төяк әйберләремне җыештырдым да чыгып киттем, җүләр баш…»
Шуннан, дим… «Шуннан без күпмедер вакыт сайрашып кына, дигәндәй, яшәп алдык. Тик аның бүтән минем белән рейсларга йөрисе дә, өйдә көтәсе дә килмәде. Соңыннан ишеттем, мин аның чираттагы тукталышы булганмын икән».
 
«Бу хәл минем күңелгә тиде, йөрәкне әчеттереп, үземнекеләр искә төште, - дип дәвам итте күз карашын идәнгә төбәгән ир. - Ни эшләдем мин, дигән уй шунда башка бәрде. Бераз аңга килеп, почтага барып, өйдәгеләргә акча җибәрим дисәм… Маяга дигән акчадан да җилләр искән. Эштәгеләрнең кинаяле сүзләре, төртмә карашларын яңа сизә башладым, сукыр булганмын.
 
Минекеләрне күрәләр бит алар, әмма алардан хәлләрен сорашырга телем бармады. Болай булмый, дип, эштә исәп-хисап ясадым да Себер якларына юл алдым. Күңелем белән юллар мине өйгә алып кайтырга тиеш иде кебек, әмма хурлану хисе, үземнең оятсызлыгым, балалар алдындагы җавапсызлык, әни карчыкның, хатынымның мине озаткандагы күз карашлары юлларны япкан иде. Шактый йөрдем мин читтә.
 
Адәм баласы кайда гына йөрсә дә үз-үзеннән кача алмый шул. Үземә булган нәфрәт айлар, еллар үтә барган саен көчәйде. Ялгызлыктан, сине аңлар кеше булмаудан, йөрәк әрнүдән, иң сыкрандырганы – сагынудан гаҗиз бер хәлгә килгәндә мин туган якка кайтырга дигән карарга килдем. Кайттым мин берничә ел элек. Әнкәй мәрхүмә булган, балалар үскән. Хатыным, тулыланып китсә дә, үзенә килешле. Әмма мине бусагадан уздыручы булмады. Әнкәләре сүз дә әйтә алмый калды, кызларым: "Без сине белмибез, безне син үстермәдең", - дип ишекне шапылдатып ябып та куйдылар…
 
Эшкә урнаша алмадым. Булган акчаны кибет янында очраган, без бит элеккеге әшнәләр дип, мине үз куышларына алып киткән, сакал-мыек баскан, алама киемле сәрхүшләр белән бетердек инде. Нишләргә иде соң миңа, я әйт, нишләргә? Беләм, мин тагын бер кат хаталандым. Үземне инде кулга аласы урында… Эх… Шуннан ни дисезме… Бәлкем минекеләр эзләп килер дигән уй-өмет кышка кергәндә бөтенләй сүнде. Яңгырлы суык көзләрне, кышның беренче айларын ташландык гаражда үткәрдем. Шунда аякларымны йөрмәслек хәлгә җиткәнче өшеткәнмен. Ярый кайсыдыр табып алган. Менә язмышмы бу, ялгышмы – мин картлар йортында…»
 
Дымлы күзләрен сөрткән ир-атка тагын бер кат күтәрелеп карадым: кызганыч та, түгел дә сыман, юк, барыбер кызганыч. Ничек пошына бит әрәм узган гомерен уйлап.
 
«Әйтер сүзегез шул идеме?», - дим. «Юук, юк, гозер ул, гозер иде… Бәлкем миңа күп тә калмагандыр, эчем яна минем, белмим нилектән. Табиблар да әйтә алмады. Өзеләм бугай, бу кышны чыгалмамдыр, өзелермен, ахры».
 
Үтәдем мин аның гозерен, бардым гаиләсе яшәгән йортка. Кызлар инде югары уку йортларын тәмамлап, үзләре сайлаган эштә, берсенең гаиләсе дә бар, онык сөям инде, ди мөлаем ханым.
 
«Кайнанам улын бик көтте, бердәнбере иде бит… Балаларга сиздермәскә тырышып, сагышланып көтте. Китәм, кире үз йортыма кайтам дип тә талпынды, җибәрмәдек, үзе генә яши алмый иде инде ул. Җиңелләрдән булмады тормыш, минем як булышты, рәхмәт яусын барысына да», - диде ул.
Аннан уйланып: «Мин генә хәл итә ала торган түгел шул, кызлар ни әйтер тагын. Кичерүен кичердем инде мин аны, күптән. Балаларда да өлкәннәр акылы инде хәзер, тормышны аңлыйлар. Сөйләшеп карарбыз…», - дип калган иде ул.
Янәдән ул тарафларга юлым төшмәде. Ни булып беткәндер, дип әле уйлап куйдым. Ә яфрак… Яфрак өзелмәгән әле, күрәмсең, карлар яуганчы талпынырга исәбе бар ахры…
 
Наилә Идрисова, "Интертат" сайтыннан
 
Фото: нейрочелтәр

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы