|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2025 Матбугат
Татарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары республиканың II Вице-миссисы булдыТатарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары Венера Шәмсетдинова VI «Миссис Татарстан-2025» Республика матурлык һәм уңыш бәйгесендә «II Татарстан Вице-миссисы» титулын яулады. Моннан тыш, ул тамашачы мәхәббәте призына да ия булды. Конкурсның финалы Казанда узды. Анда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Чистай һәм Әлмәттән финалга үткән 18 вәкил чыгыш ясады. Турыдан-туры һәм читтән торып үткәрелгән сайлап алу этапларында барлыгы 127 дәгъвачы катнашты. Венера Шәмсетдинова сүзләренчә, финалга әзерлек аш-су һәм иҗади күнекмәләр күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль сынауларны үз эченә алган. «Бай һәм катлаулы программага да карамастан, без бер-беребезгә ярдәм иттек һәм бергә булудан рәхәтлек алдык. Минем өчен һәр катнашучы — уникаль, ә дуслык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы үзгә бер җылылык һәм бердәмлек хисе тудырды, бер-беребезгә киңәшләребез белән ярдәм иттек», — диде Венера Шәмсетдинова «Татар-информ» агентлыгы журналистына. «Әлбәттә, минем җиңүем – ул шәхси уңышым гына түгел, ә якыннарым, дусларым һәм хезмәттәшләремнең зур ярдәме нәтиҗәсе дә, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Аларның миңа карата ышанычы яхшылап әзерләнергә һәм конкурс сынауларын уңышлы узарга көч бирде», — дип өстәде ул. ![]() Фото: © Раиль Шакиров
--- |
Иң күп укылган
|