|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2025 Җәмгыять
20 ел яучы булган Наилә Җиһаншина Гәүһәршад премиясенә лаек табылганРоссия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина турында ТНВ каналы буенча бик күп ишетеп, күреп, кылган гамәлләренә сокланып торабыз. Ник ул ханым безне шул хәтле кызыксындырды соң әле? Иранда актив иҗтимагый тормыш алып баручы мөслимәләр арасында халыкара конкурс узды, дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Быел әлеге бүләккә бөтен дөньядан 8 хатын-кыз ия булган. Алар арасында – Россия, Нигерия һәм Гыйрактан берәр кеше, Ираннан - 5 конкурсант. “Россия мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина Иран Ислам Республикасының Гәү-һәршад исемендәге халыкара премиясенә лаек булды, дигән хәбәр таралды. Наилә ханым премиягә дәгъва итүче 20 кеше арасыннан, жюри әгъзалары тавыш биргәннән соң, иң күп балларга ия булган. Әлеге премия төрки халыкларның Гәүһәршад патшабикәсе исеме белән аталып йөртелә. Хәзерге җәмгыять һәм Иран меценатлары Гәүһәршад исемендәге премияне ел саен Аллаһының ризалыгын алырга омтылган һәм үз гомерен халык өчен хезмәт итүгә багышлаган активистларга бирергә карар кыла. Гәүһәршад бегим (1379 - 1457) – үзбәк аксөяге, Герат хәкимнең хатыны. Гәүһәршад бегим приказы буенча Гератта архитектура комплексы төзелә, ул үз эченә мәчет, мәдрәсә һәм мавзолейны ала. Иренең 1447 елда вафатыннан соң, властька үз оныкларының берсен алып килә.
Тагын ун ел дәвамында Тигрдан Кытай чикләренә кадәр сузылган империя сәясәтендә зур роль уйный.
Менә нинди ханым премиясенә лаек булды бит Наилә Җиһаншина! Аның оештыру сәләте бик көчле. Ул акыллы, мөлаем, чын мөселман хатыны. Әле яучы да бит! Наилә ханым, Россиядә иң зур һәм иң ышанычлы «Ханума» гаилә төзү үзәген җитәкләгән кеше.
“Бүгенге көн яучысы психолог та, юрист та, педагог та булырга тиеш”, - ди ул. 20 ел чамасы инде яучылык эше белән шөгыльләнә ул.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|