|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2011 Җәмгыять
Туй исрафка әверелмәсенАллаһ үз бәндәсенә гел хезмәттә булырга куша. Мөселман кешесе атнасына 6 көн буена иле, гаиләсе һәм җәмәгатьчелек өчен эшләп, бер көнен Аллаһка табынуга сарыф итә. Өстәвенә, ислам дине купшылыкны кабул итми. Бүген җәмгыять байлардан һәм баерга мөмкинлеге булмаган сыйныфтан тора. "Калын кесәле"ләрнең туй йолаларын ни рәвешле үткәргәннәрен күреп, керемнәре азрак булган яшьләр дә алардан калышмаска тырыша. Әти-әниләре бурычка батып булса да, яшьләрнең туйларын гөрләтә. Кешедән генә ким булмасын. Бүген гади туй уздыру 100 мең сумга төшсә, миллионлаган чыгымнар тотучылар да сирәк түгел.
Туйларда фотограф булып эшләүче Сергей Рожковка соңгыларын аеруча күп күрергә туры килә. "Яшьләрнең ни кыланачагын беренче минутлардан ук чамалап була. Әнә, туйларның берсендә егет кызны алырга каретага утырып килде. Ул көнне барысы да булды: биюләр дә, җырлар да. Шоколадны фонтан ясап агыздылар. Ахырда бер кыз елан тотып биеде. Хәер, мондый туйлар белән шаккатырып булмый инде. Кәләшнең күлмәге 40-50 мең сум торгач, бәйрәмнең нинди булачагы аңлашылып тора инде", – ди ул.
Шунысы кызык: читтән карап торышка бик бай итеп уздырылган туй "хуҗалары" бәйрәмнәренең артык купшы булуын гадәттә танымый. Чиләгенә күрә капкачы, ди алар. Янәсе, акчаң күп икән, нигә әле бар дөньяны "ду" китереп уздырмаска?! Кол Шәриф мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров әйтүенчә, ислам мактаныр өчен эшләнгән гамәлләрдән ерак торырга куша. "Туй – ике кешенең бер-берсенә карата хәләл булуын тирә-юньдәгеләргә белдертү ул. Моның өчен лимузиннар да, купшы күлмәкләр дә, әллә кайлардан кайтартылган тәм-томнар да кирәк түгел. Туйдан соң тау-тау ризыклар кала, бер көн өчен күпме чыгымнар ясала. Кызганыч, исрафның теге ягына чыга башладылар. Мөселманнар чиген куя ала, билгеле. Икенче сорау: әлеге чикне күрергә телиме, юкмы", – ди ул.
Фирүзә Әминова Казан кызы, ирен исә Мәскәүдән эзләп тапкан. "Туганнар күп, ара ерак булганга, без туйны һәр шәһәрдә аерым үткәрдек. Тик купшылык артыннан кумадык, бар нәрсәнең чамасын белергә тырыштык. Туйны купшы дип атауны, гомумән, аңлап җиткермим. Кемдер 30 кешелек бәйрәм уздыру хакында хыяллана гына, кем өчендер 300 кешелек туй да тыйнак булып тоела. Мөмкинлеге бар икән, аңа ни дип әйтәсең инде", – ди ул.
Дин исә моңа башкачарак карый. "Минем акчам ташып тора, дип, зур бәйрәм ясау дөрес түгел. Бай икәнсең, мохтаҗларга, мескеннәргә ярдәм ит. Алар әле яшьләрнең исәнлеге-саулыгы өчен дога да кылыр", – ди Рөстәм хәзрәт. Шәригать кануннары белән беррәттән милли йолалар көчле булган гаиләләрдә мондый үз-үзен акламаган чыгымнар проблемасы үзен аеруча сиздерә. Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Карачай-Черкеста туйларга артык акча сарыф итүне тыя торган административ указлар һәм карарлар да кабул ителгән.
Бер кешенең туенда булырга туры килде. Малаен өйләндерде. Туе кешедән ким булмасын дип, ата кеше читкә китеп көне-төне эшләде, акча җыйды, сәламәтлеге турында онытты. Максатына иреште: Казанның бер кәттә ресторанында 500 кешелек туй оештырдылар. Андый туйларда еш кына очрый торган "гадәт" буенча, беренче аштан соң кунаклар берәм-берәм таралыша башлады, ике сәгатьтән исә ресторанда иң якын туганнар гына утырып калды. Тагын бераздан тамада туйның тәмамлануы турында игълан итте. Теге кеше исә берничә көннән кабат читкә эшкә китте: аның бит әле тагын бер улы һәм кызы бар...
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА |
Иң күп укылган
|