|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.07.2025 Әдәбият
Зифа Кадырова: "Төп геройның алга таба яшисе бар..."
Халык китап укымый, дибез. Ә язучы Зифа Кадырова китапларын ким дигәндә 10 мең тираж белән бастыра. — Зифа апа, сигезенче китабыгыз дөнья күрү белән котлыйм. “Язмышыңа язылганны...” повесте башкаларыннан кайсы ягы белән аерыла? Нәтиҗәдә, әсәремне дәвам итеп, бүгенге тормышка кайтарып калдырдым. Әле махсус хәрби операция тәмамланмады, төп геройның да алга таба яшисе бар. Шулай булгач, повестьның дәвамы булачак.
Чечня сугышы башлангач, бик күпләр акча түли-түли балаларын армиядән алып калды. Ерак барасы түгел, Чаллыда гына да андыйлар күп булды. Нәтиҗәдә ул егетләрнең бүген күбесе барыбер вафат: эчкечелек, наркомания үз эшен эшләде. Гомерең бетсә...
Улымның сыйныфташлары бүген махсус хәрби операциядә. Әле фотоларын җибәргәннәр: икесенә бер аяк. Берсенең ике аягы да юк, икенчесенеке берәү калган. Ә миңа әсәрне укыган кешеләр: “Ялган бит бу. Бер аяк белән сугышка алмыйлар”, — диделәр. Алалар, күреп, ишетеп торабыз.
20 елга якын язучылык эше белән шөгыльләнәм икән, моны Аллаһы Тәгаләнең бер миссиясе итеп кабул итәм. Мин бит гади завод эшчесе. Ә әсәрләремне беренче көннән үк халык шулай яратып кабул итте. Бу бит могҗиза! Табиблар миндә әллә нинди чирләр таба тора, ә мин яшим. Димәк, бу да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, кодрәте.
Аннары, тагын бер фикер әйтим әле: китабым чыккач, танышым килде: “Әлеге әсәрне муллалар да укырга тиеш, бу бит аларга инструкция”, — диде...
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|