|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.07.2025 Шоу-бизнес
Ринат Рәхмәтуллинның юбилей концертында төрмәдә утырып чыгуы турында төрттергәннәрРинат Рахматуллин үзенең 55 яшьлек юбилеена берничә артистны, шул исәптән юрмор остасы, җырчы Данир Сабировны да чакырган. Җырчы махсус Ринат Рахматуллин өчен мәзәк тә уйлап килгән. «Күз алдыгызга китерегез: Салават абый, Җәвит абый һәм Ринат абый ауга киткәннәр, ди. Боларның каршыларына болан чыккан.
Җәвит Шакиров: «Җәмәгать, бу – «Кызыл китап»ка кертелгән хайван, тимик аңарга».
Салават Фәтхетдинов: «Хәзер ауда да китап карап йөрибезме. Какая разница, ул кызылмы, яшелме – надо валить».
Ринат Рахматуллин:
«Мин армиядә иң яхшы атучы идем, үзем атам».
Җәвит Шакиров:
«Юк, үзем атам».
Ринат Рахматуллин: «Мин атам».
Салават Фәтхетдинов:
«Егетләр, тынычланыгыз, талашмагыз! Әйдә болай итик: үзем атам, андый-мондый проблема чыкса, Җәвит, син свидетель булып барырсың, алайса син бөтен әйберне Зөлфиягә сөйләп барасың. Ринат, син «утырырсың».
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|