|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.07.2025 Җәмгыять
Бөгелмәнең яңа башлыгы Дамир Фәттахов, күгәргән кадакка басып, район үзәк сырхауханәсенә эләккән һәм... шаккатканКүптән түгел генә Линар Закиров урынына Бөгелмә шәһәре һәм районының яңа башлыгы булып килгән Дамир Фәттахов, күгәргән кадакка басып, район үзәк сырхауханәсенә эләккән һәм мондагы шартларга шаккаткан. "Условия ужасные", - ди. Бөгелмә мэры бу турыда телеграм-каналында үзе язган. Яралы аякның фотосы да дәлил буларак китерелә. Җитәкче әйтүенчә, аның болай да мондагы шартларны килеп күрәсе килгән, ә язмыш борылышы аның бу теләге чынга ашуны бераз тизләткән генә.
Шунысы шатландыра, табиб һәм шәфкать туташлары бик мәрхәмәтле, гади һәм мөлаем икән. Һәрхәлдә, Дамир Фәттаховка шулай тоелган. Башка кешеләргә дә мөнәсәбәт шундыйдыр, дип ышанып кала Фәттахов.
Әйтергә кирәк, күгәргән кадак мэр аягына обход белән йөргән вакытта кергән. Димәк, обход ясаган җирләр дә "ужасный" булып чыга түгелме?
Фото: t.me/damir_fattakhov
--- |
Иң күп укылган
|