поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
15.07.2025 Фаҗига

Яралы язмышлар. «Булгария» фаҗигасенә – 14 ел

10 июльдә Иделдәге фаҗигагә 14 ел тулды. Күпме генә вакыт узса да, йөрәк яралары әле дә төзәлми. Аналар – балаларын, сабыйлар әти-әниләрен көтеп гомер итә. Кайберләре оныкларына карап сөенә, ә сабыйлар әти-әни җылысын биргән әби-бабайларына рәхмәт укып яши.

«Алмазыбызга карап юанабыз»

Арча районының Иске Айван авылында гомер итүче Дания һәм Габделхак Хәйретдиновлар быел теплоход баткан Сөйки авылы янындагы истәлекле урынга бармаган. Туганнары Дилбәр Дәминова әйтүенчә, 14 ел вакыт эчендә әллә нинди хәлләр булган. Әти-әнисеннән сабый булып калган Алмазга 18 яшь инде. Ул Алабуга мәдәният көллиятенең II курсын тәмамлаган.

– Ул чакта апамның  улы, килене, кызы, кияве бер көнлек сәяхәткә чыгып киткән иде. Кем уйлаган Идел уртасында теплоход батар дип? Барып кына кайтабыз дип чыгып киткән кешеләр бит алар. Энебез Айнур белән киленебез Райлә судан чыга алмады. Сеңлебез Илмира белән киявебез Альберт исән калдылар. Алар әле дә бу коточкыч көнне оныта алмый. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, Айнур белән Райләне кычкыра-кычкыра эзләгән кешеләр алар. Әле дә очрашкан саен якын кешеләребезне сагынып искә алабыз, күздән яшьнең кипкәне юк, – ди Дилбәр апа. – Авыр чакларда Алмазыбызга карап юанабыз. Биючебез ул безнең. Бигрәкләр матур булып үсте инде. Их, әгәр әти-әнисе исән булса, дибез. Шул балага карап сокланып туя алмаслар иде! Тик язмышларны без язмыйбыз шул. Күкләрдә шулай язылган булгандыр инде.

«Оныклар хакына»

Балтачта яшәүче 74 яшьлек Рәдифә Садриеваның кызы Гөлназ белән кияве Илнурның гомере дә Иделдә өзелде. Кызы белән киявенең үлемен ире Габдулла абый күтәрә алмый. Хәсрәт үзенекен итә – моннан берничә ел элек ул да бакыйлыкка күчә.

– Киявемнең 40 яше тулган ел иде.  Эше буенча пенсиягә чыгарга дип йөрде. Кызыма 35 яшь иде. Алар бик матур яшәделәр. Алар каядыр барса, мин оныкларны гел үзем карап тора идем. Шуңа күрә, сабыйларны мин үстерергә булдым, – дип искә ала Рәдифә апа. – Әти-әнисеннән 2 яшендә  калган Мәликәм 11 нче сыйныфка күчте инде. Икенче елга ул баланы урнаштырасым бар. Әти-әнисе үлгәндә 12 яшьтә калган Энҗе кызым югары белем алып, эшкә урнашты. Әле ярый, терәк булырдай улым бар. Мин бәлки бала хәсрәтен күтәрә дә алмас идем, оныкларым коткарды. Кечесе: «Мин әти белән әнине белмим дә», – ди. Әнә шуңа да бар җылымны бирергә тырышып үстердем.

Рәдифә апаның картаю турында уйлаганы да юк икән. Әле аның эшлисе эшләре күп.

– Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, дип телим. Кызларымны кияүгә бирәсем, аларның бәхетле тормышларын күрәсем килә, – ди Рәдифә апа. – Иң авыр хәсрәт – балаңны югалту. Гаиләбезгә кайгы килгәч, әниемнең сүзләре искә төште. «Бөтен кеше ташласа да, Аллаһы Тәгалә ташламый», – диде ул. Йөрәгем тулы яра булса да, мин оныклар хакына күз яшьләрен күрсәтмәскә өйрәндем. Качып кына елаган чаклар күп инде ул. Әле хәзер дә күз яшем мөлдерәп агарга гына тора.

«Мин аны һаман көтәм»

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында яшәүче Башуриннар фаҗигадә кызларын югалтты. Кызлары Наташа КДУда татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган булган.

– Ул вакытта кызыма 32 яшь иде. 7 айлык авыры бар иде. Кияү һәм тагын өч дус гаиләләре бергәләп киттеләр. Тик балам исән кайтмады, – ди әнисе Людмила ханым. – Мин аны һаман көтәм әле. Ундүрт ел үтсә дә, исәндер дип көтәм. Кызым бик тырыш, булдыклы иде. Сагынмаган минутым юк. Еллар узган саен Наташам җитми. Салкын кабер суыта, дисәләр дә, хәсрәтемне онытырлык түгел. Бик ачысы туры килде безгә.

Автор фотосы

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.07.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы