поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2011 Сәясәт

Татар мәктәпләрен саклап калыр өчен, депутатлар РФ хакимияте органнарына мөрәҗәгать итәргә җыена

Комитет рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия Федерациясендә барган реформалар нәтиҗәсендә мәктәпләрне ябыла яки башлангыч мәктәпләргә әйләндерелә

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Биектау районының Чыршы авылындагы яңа уку елы алдыннан гына татар телендә белем бирүче урта мәктәпне башлангыч мәктәпкә калдырып, өлкән сыйныфлардагы 22 баланы Дөбъяз урта мәктәбенә укырга җибәрүгә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда Биектау районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рафис Газизов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ата-аналар катнашты.

 

Комитет рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия Федерациясендә барган реформалар нәтиҗәсендә мәктәпләрне ябыла яки башлангыч мәктәпләргә әйләндерелә. Татарстанда да, сыйныфларда балалар аз булу сәбәпле, азкомплектлы мәктәпләр ябыла. Бу хәлдән риза булмаган ата-аналардан кергән мөрәҗәгатьләр Р.Вәлиев җитәкләгән комитетка да күпләп килә. Законнар буенча урыннарда мәктәпләрне оештыру һәм үзгәртеп корулар белән җирле хакимият шөгыльләнә: мәктәп язмышын алар хәл итә. Чөнки азкомплектлы мәктәпләрне финанслау җирле хакимият җилкәсендә.

 

Биектау районыннан алынган мәгълүматларга караганда, монда азкомплектлы мәктәпләрдә укучыларга сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү максатыннан, район мәгариф бүлеге башкарма комитет белән берлектә “2011-2012 елларда Биектау муниципаль районы белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү” максатчан программасын эшләгән. Районда оптимизация бу программа нигезендә алып барылачак.

 

Бүгенге көндә Чыршы авылы мәктәбе укучылары Дөбъяз урта мәктәбенә йөреп укый, көн саен 9 километр юл уза. Утырышта катнашкан өч бала анасы Резидә Абдуллина сүзләренә караганда, уку елы башлануга гына карамастан, инде автобус ватылырга да өлгергән. Моңарчы Чыршы авылы мәктәбендә укыткан 3 укытучы гына эшле булып калган, калган 12 педагогка Биектау үзәгендә төзелә торган балалар бакчасында эш тәкъдим ителгән.

 

Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, Чыршылы мәктәбендә сыйфатлы белем бирү буенча проблемалар бар. “Кире кагып булмый торган факт: монда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 10 процентка түбәнрәк”, - дип белдерде урынбасар.

 

Депутат Туфан Миңнуллин фикеренчә, әлеге мәсьәләне бу мәктәп мисалында гына карарга ярамый. Ул шулай ук барысын да район башлыкларына гына кайтарып калдырырга ярамаганлыгын, аларның мәктәпләрне акча бирелмәгәнлектән ябуларын хәбәр итте. Әмма болай баруның татар милләтенә куркыныч тудыруын билгеләп үтте. Туфан Миңнуллин ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән мәктәпләргә карата агрессив халәттә булмауларын сорады.

 

Депутат Наил Мансуров исә авыл мәктәпләрен ябуга битараф булмаска чакырды.

 

Утырышта шулай ук Украинда 2006 елдан бирле азкомплектлы мәктәпләрне ата-аналар белән киңәшләшеп үзгәртеп коралар, АКШта, җинаятьчелек белән көрәшне көчәйтү өчен, зур мәктәпләрдән азкомплектлы мәктәпләр ясыйлар, дип билгеләп үтелде. Ә Финляндиядә гаилә институтын саклап калу өчен, азкомплектлы мәктәпләр институты кире кайтарылган.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, депутат Ренат Закиров сүзләренчә, балаларга өйләреннән читкә китеп уку авыр. “Татар авылларын саклау – безнең бурыч”, - дип ассызыклап үтте ул. Белем сыйфатына гына басым ясамаска, бөтен балаларның галим булып бетмәвенә игътибарны юнәлтте. Балаларны автобуслар белән күрше авыл мәктәпләренә ташуга гына ышанып тормаска, проблеманы хәл итүнең башка юлларын эзләргә чакырды. Балаларга дистанцион белем бирүне яклап чыкты.

 

Разил Вәлиев, фикер алышуларга нәтиҗә ясап, проблеманың Чыршы мәктәбен ябу белән генә бәйле булмавын, аның нигезендә җан башыннан финанслау бенча нормативларның ятуын билгеләп үтте. Татар мәктәпләре өчен нормативларның эшләнмәгәнлеген, бу нисбәттән РФ хакимияте органнарына мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте. Мәктәпләрне ябу белән бәйле мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары уздырырга килешенде. “Һәр мәктәпкә аерым мөнәсәбәт белән карасагыз иде”, - дип ассызыклап үтте Р.Вәлиев.

 

Утырышта шулай ук ТРның күренекле вәкилләре, татарның һәм башка халыкның зыялылары белән бәйле Татарстан авыллары, РФ төбәкләрендә татар халкының күренекле вәкилләре чыккан авыллар исемлеге дә каралды. Аны төрле яклап тулыландыру һәм баету зарурлыгы билгеләп үтелде. Чөнки әлегә анда күбрәк татар язучылары һәм җәмәгать эшлекләре генә кертелгән. Бай тарихлы авыллар да, теге яки бу торак пунктны үз хезмәтләре белән таныткан шәхесләр дә бу исемлеккә керергә лаеклы.

 

Комитетта депутатлар “Мәгариф турында” һәм “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” законнарга үзгәрешләр кертү белән закон проектларын да тикшерде.


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 08.09.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»