|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.07.2025 Фаҗига
Яланаяк 3 кешене яшен сугып үтергән, аяк киеме белән булганнар исән калган (ВИДЕО)Бүген Тула өлкәсендә «Шахтер» парк-отель пляжында 7 кешедән торган компанияне яшен суккан. Шуларның өчесе – 13 яшьлек бала, 50 яшьлек хатын-кыз һәм 55 яшьлек ир-ат һәлак (алар бер гаиләдән түгел). Яшен елга ярындагы комга суккан, ә аннары якында торучы кешләрне дә ток бәргән. Аягына резин пляж киеме, сланцы кигәннәр исән калган. Һәлак булучылар исә резин аяк киемсез булган дип фаразлана. Тагын 6 кеше зыян күреп, шуларның икесе хастаханәдә, калганнары медик ярдәменнән баш тарткан, дип хәбәр ителә. Яшен тавышы шуның кадәр көчле булган ки, парк-отель йортларындагы кешеләр аны шартлау дип аңлаганнар.
Видеода яшен сукканнан соң беренче мизгелләр:
--- |
Иң күп укылган
|