|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.07.2025 Фаҗига
11 бала анасы, кызын коткарам дип, батып үлгән. 10 бала, шуларның иң кечкенәсенә яшь тә тулмаган сабый ятим калганМордовиядә яшәүче күпбалалы ана, баласын коткарганда батып үлә, ун бала әнисез калды, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында республика башлыгы Артем Здунов. «Бу фаҗига кичә булган. Юдинцевлар гаиләсе Ковылкин районынына, Мокша елгасы яр буена ял итәргә килгән. Әтиләре чатыр янында булганда, әнисе балаларын коенырга алып кереп киткән. 13 яшьлек Алисә бата башлагач, әнисе Наталья белән олы кызы Анастасия аны коткарырга ташлана. Алисәне коткаралар, әмма үзләре чыга алмыйча кала. 10 бала әнисез һәм өлкән апасыз кала», - дип яза Здунов.
Кече балаларына яшь тә булмаганы мәгълүм.
Здунов әлеге ситуацияне республика хакимияте аерым контрольгә алып, гаиләгә ярдәм күрсәтәчәкләре турында вәгъдә бирде.
Республика башлыгы гаиләнең туганнарына һәм якын кешеләренең кайгысын уртаклашты.
![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|