|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2011 Медицина
Ирләрнең теше сызлый. Хатын-кызларның – башыИрләр һәм хатын-кызлар – бер-берсенә һич охшамаган ике дөнья. Тышкы кыяфәтебез, физик мөмкинлекләребез белән генә түгел, хәтта ки химик составыбыз буенча да аерылып торабыз. Мисалга, теләсә кемнең чәчендә алтын бар. Тик нигәдер бу байлык хатын-кызларда көчле затларныкыннан 5-6 тапкырга күп. Алай гынамы, чирләвен дә төрлечә чирлибез. Шулай икән, җенси үзенчәлекләребездән чыгып дәваланырга тиешбез, имеш. Инфарктның... җенси билгеләре
Хатын-кызларның ир-атлардан озаграк яшәве барыбызга да яхшы мәгълүм. Биредә гүзәл затларның үзләренә бәйле сәбәпләрдән тыш (эчми-тартмыйлар), гормоннары да мөһим роль уйный. Аларны йөрәк авыруларыннан менопаузага кадәр шул хатын-кыз гормоннары саклый да. Ә үлем-җитемнәргә китерүче иң куркыныч чирләр арасыннан нәкъ менә йөрәк авыруларының беренче урында торуы беркемгә дә сер түгел.
Йөрәк өянәге еш кына яшь ирләрне дә аямый. Ханымнар исә кардиологик проблемалар белән соңрак таныша. Шул ук вакытта аларда диабет, гипертония кебек “иярчен” авырулар күбрәк була. Ә инде ирләрдә артерияләрнең тараюы күзәтелә.
Инфаркт сукканда, хатын-кызлар еш кына үзләрендә грипп билгеләрен (баш авырту, сөяк-санак сызлау, температура күтәрелү) сизгәндәй була, ә ир-атларның күкрәк сөяге авырта. Шунысы да бар: ханымнарда йөрәк авырулары бик авыр һәм аянычлы тәмамланырга мөмкин. Илле яшьтән узган хатын-кызда инфаркт яки инсульт килеп чыккан очракта бу афәтнең шушы елда кабат “баш калкыту” куркынычы ир-атлар белән чагыштырганда күпкә зур.
Бик озак вакытлар буе табиблар дәвалауда җенес үзенчәлекләрен исәпкә алмый килгән. Хәзер исә медиклар ирләр һәм хатын-кызлар йөрәгенең төрле дәвалау ысулларын таләп итүе турында ешрак уйлый башлаган. Әйтик, аспирин даруының йөрәк өянәге кисәтү өчен ирләргә шифасы зуррак икән.
Бәхет гормоны кайда?
Аермалыкларыбыз йөрәк проблемалары белән генә чикләнми. Мәсәлән, ирләрнең кан тамырларында тромблар (оешкан кан) ешрак хасил булучан. Чөнки аларның каны уртача алганда 10 процентка куерак. Ә менә баш өянәге гүзәл затларны күбрәк яратучан. Хатын-кызлар шулай ук тән тиресе авырулары, склерозга, ир-атлар Паркинсон, Альцгеймер авыруларына ешрак бирешүчән. Көчле җенес вәкилләренә ешрак суык тиючән дә әле. Ни хикмәт, ханымнар (тәмәке тартмый торганнары турында сүз) үпкәдәге яман шештән ешрак интегә. Ә менә сулыш юллары, ашказаны рагы ир-атларны күбрәк үз итә. Гомумән, ирләрдә онкологик чирләр килеп чыгу куркынычы зуррак.
Остеопороздан (сөяк авыруы) җәфаланучылар арасында хатын-кызлар күбрәк (80 проценты чамасы). Чөнки аларда сөяк массасын югалту процессы тизрәк бара. Ханымнар шулай ук сидек юлларында йогышлы авыруларга күбрәк бирешүчән. Әйтик, циститны, ике дә уйлап тормастан, хатын-кыз авыруы, дип исемләргә була. Аның каравы, ирләрнең тешләре ешрак сызлый. Чукраклык та аларга күбрәк яный.
Ашказаны җәрәхәте көчле җенес вәкилләрендә гүзәл затлардагыга караганда ике тапкырга ешрак очрый. Ә менә астма, киресенчә, ханымнарны күбрәк сагалый.
Депрессиядән исә хатын-кызлар еш интегә. Моның сәбәпләреннән берсе – серотонин гормоны (халык телендә ул гадәттә бәхет гормоны дип йөртелә) җитенкерәмәү. Гүзәл затларда аның ирләр организмындагыга караганда кимрәк эшләп чыгарылуы мәгълүм. Бу гормон шулай ук диеталарны да яратмый (ә туташ-ханымнарның күбесе шуның белән мавыга бит). Серотонин микъдарының аз булуы сүлпәнлек, йокысызлык китереп чыгара, кәефне бетерә. Җыеп кына әйткәндә, депрессия “бүләк итә”.
|
Иң күп укылган
|