|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.07.2025 Мәдәният
Нәни скандал: Венера Ганиевага диплом алучы студент кызның күлмәге артык ачык булуы ошамаган? (ВИДЕО)Казан Дәүләт мәдәният институтының дипломнар тапшыру тантанасында килеп чыккан хәл социаль челтәрләрне селкетеп алды. Профессор Венера Ганиевага диплом алучы студент кызның күлмәге артык ачык булуы ошамаган, булса кирәк. Һәрхәлдә, видеоны карагач, шундый фикер кала. Кызның итәге, чыннан да, шактый ачык күренә. Бу видеоны карагач, социаль челтәрләрдә кемдер Венера Ганиеваны, кемдер студент кызны яклады. Профессор бар кыяфәте белән мондый төр киемнең биредә урынсыз икәненә ишарә итә кебек. Ул, кызның аягын яшерергә теләп, аңа алдан да, арттан да карап алды, ике мәртәбә ерыкны тартты. Кыз бу хәлгә карата көлде генә.
--- |
Иң күп укылган
|