поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
09.07.2025 Шоу-бизнес

«Мондый чараның әле булганы юк» – Нурминский Балтачта мотофестиваль оештыра

«Кайттым да, менә шундый грандиоз чара оештырырга булдым әле», – дип башлады сүзен Альберт. Без аның белән 18-19 июльдә Балтач районында узачак Сабантуй+Motofest чарасы турында сөйләштек.

БУ ИДЕЯ КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК КИЛГӘН?

–  Россиядә бүгенге көндә күпчелек яшьләр матайда йөри. Мин үзем дә ел ярым элек матай «куша» башладым. Чөнки ул бөтенләй башка чикләрне ача. Мәсәлән, туган авылым Норма табигате матур икәнен белсәм дә, матайда аның әйләнә-тирәсе буйлап йөргәндә, икенче яктан күрдем. Матайда йөргәндә кеше төрле мәшәкатьләрдән арынып тора һәм бөтен тискәре хисне шунда юлда «төшереп калдыра». Шуңа күрә мотоциклда йөрү яшьләр арасында киң таралган. Әмма моның башка ягы да бар: авыл һәм шәһәр халкы урамда матай тавышы акыртып йөргән яшьләрдән зарлана. Ә бит республикада мотоциклда йөрү буенча чемпионатлар узып тора, Саба районында да узган иде. «Балтачта да узамы?» дигән сорау килгәч, дустым Илнар (Сабиров – Авт.) белән киңәшләштек тә, бу эшне үз кулыбызга алырга булдык. Илнар татар мотоциклларын чыгару белән шөгыльләнә, ә минем күп артистлар белән элемтәм яхшы – ягъни мөмкинлекләребез кисеште булып чыга.
 
Интернетка матай белән фото керткәч, аудиториядән күп кайтавазлар килде: «Безнең белән дә матайда йөр әле!» дип язучылар булды. Шуңа күрә бу чарабызга халык күпләп киләсенә шик юк, яңгыр гына яумасын иде инде.
 
КАЙСЫ АРТИСТЛАР КАТНАША?
 
- Димәк, 18е көнне Сабантуй була да, икенче көнне мотофест булачакмы?
 
- Әйе, безне Балтач районы хакимияте дә хуплады – Сабантуй мәйданында оештырырга мөмкинлек бирделәр. Урман ягында инде трасса салып (бу эшләр хәзерге вакытта бара), икенче көнне мотофест уздырачакбыз. Россиядән күп текә машиналар киләчәк. Түбән Новгород, Пермь, Чебоксар һәм башка җирләрдән катнашучылар булачак. Сабантуйга килгәндә, артистлардан – Фирдүс Тямаев, Лейна, Марат Яруллин, Ванфи, BEKU, The Kam һәм инде мин (көлә) көтелә.
 
НИНДИ УЕННАР БУЛАЧАК?

– Сабантуйда кебек милли уеннар буламы соң?
 
– Безнең «Мотосабантуй»да уеннар да үзенчәлекле булачак, мәсәлән, таяк тартыш урынына  – руль тартыш, чүлмәк вату урынына – шлем вату, бүләкне күз йомып кисүне маска киеп уйнатачакбыз, баганага менү урынына – экипировкадан менү. Ягъни, Сабантуй элементларын калдырып, мототематиканы керттек. Моңа кадәр таныш булмаган яңа ярыш уйладык: ике кечкенә матайны кара-каршы бастырачакбыз да, кешеләргә хоккей киеме, шлемнар киертеп, «рыцарский бой» ясыйбыз. Алар капчык тотып, бер-берсен сугып егарга тиеш булалар. Җирдә мата куябыз, куркыныч булмый. 
 
– Синеңчә, Сабантуй бәйрәменә гомумән яңа формта кирәкмиме?
 
– Сабантуй бит инде ул безнең традицион милли бәйрәмебез, без аны бозмаска тиеш. Бу чарада без аны яшьләр өчен кызыклырак булсынга заманчалаштырабыз. 
 
- Финанс ягына килсәк?
 
– Финанс ягы Илнар белән икебезнең җаваплылыгында. Әлбәттә, спонсорлар эзлибез. Чөнки барлыгы 10 миллионнан артык акча китәчәк. Зарланып әйтмим, әмма эшлибез дигәнбез икән – аны башкарып чыгарга кирәк. Плюска чыкмаячагыбызны да аңлыйбыз. Бу бит беренчедән, районга шундый шоу, ә икенчедән, күпмедер дәрәҗәдә яшьләргә проблеманы җиткерү – урамда акыртып йөрү урынына, трассада йөрү мөмкинлеген күрсәтү.
 
ЧАРАНЫҢ СОЦИАЛЬ ӘҺӘМИЯТЕ ТУРЫНДА

– «Сакла Fest» дип аталауы да шуңа бәйлеме?
 
– «Сакла» сүзенә күп мәгънә сыйдырырга була. Безнең теләк – юлларда йөргәндә кеше саклансын иде. Киләчәктә безнең дә балалар матайда йөрер бәлки, кем белә? Әмма хәзерге көндә юл һаләкәтләре күп булып тора, шуннан сакланырга кирәк.

КИЛӘЧӘКТӘ ТАГЫН БУЛАЧАКМЫ?

– Алга таба мондый форматтагы Сабантуйны уздырырга ниятлисезме?
 
– Без аны Республика программасына кертергә уйлыйбыз. Финанслау да булсын иде дигән теләк бар. Беренчесен үзебезнең җаваплылыкка, чөнки ул безгә кызыклы. «Бу сиңа нәрсәгә кирәк иде?» дип сорыйлар миннән, ә мин ни дип җавап бирергә белмим, чөнки миңа фәкать кызык ул. Мөмкинлек булганда эшләргә кирәк. Бер генә яшибез бит. Тормышта файдалы гамәлләр эшләргә һәм шул ук вакытта «кайфануть» итеп калырга кирәк.
 

 

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 09.07.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы