поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
09.07.2025 Мәдәният

Парижда яшәүче режиссер Хәлил Әхмәтҗанов: «Фильмнар караганда бик еш елыйм»

Бу тормышта мине күп нәрсә борчый. Галәмнең чиксезлеге, күршем мәчесенең төне буе акырып чыгуы, җәй саен фатирда җылы су булмавы…
Ә менә үз иҗатын дөньяга танытырга дип, кино иленә киткән яшь режиссёрны нәрсә борчый икән? Әйдәгез, бергә белешәбез. Кунагым – Парижда яшәүче татар егете Хәлил Әхмәтҗанов.

– Хәлил, үзең турында сөйлә әле: кайдан син?

– Тормышымның беренче ике елы Казанның Ямашев урамында узды, аннары гаиләм белән – Уфага, соңрак Мәскәүгә күчендек. Уку елын башкалада уздырсам, җәйгә Казанга һәм Башкорстанга кайта идем. ВГИКны тәмамлаганнан соң, үземне тагын башка җирдә дә сынап карарга булдым. Шулай, башта – Истанбулга, ә хәзер Парижга күчендем.
 
– Ә ни өчен нәкъ менә Парижга? 
 
– Документаль режиссёрлыкка уку үз эшен иткәндер: мине һәрвакыт вакыйгалар һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр кызыксындырды. Франция ул яктан бик мультикультур һәм уңайлы. Бу финанслау моделендә дә чагыла. 
 
– Ничек итеп, мәсәлән? 
 
– Европада иҗатчылар үз идеяләрен грантлар һәм резиденцияләр ярдәме белән тормышка ашыра, шуңа мин дә төрле проектларымны (уенлы, документаль, эксперименталь кино) булдыру өчен бәйгеләр эзлим, гаризалар тутырам һәм мондагы креатив индустрия вәкилләре белән очрашам.
 
«ИҢ ЯРАТКАНЫМ – ПРОФЕССИОНАЛЬ АКТЁР БУЛМАГАН КЕШЕНЕ АКТЕР РОЛЕНӘ КЕРТҮ»
 
– Синең нинди эшләрең дөнья күреп өлгерде?
 
– Беренче мәлне үз зәвыгымны табу авыр булды. Соңрак, кеше һәм аның зур бер дөнья эчендәге урыны турында уйланырга яратуымны аңладым. Дөнья диюем туры мәгънәдә түгел, әлбәттә. Мәсәлән, студент елларында Зур театрда уза торган балет бәйгесе турында кыска метр төшердем. Бер яктан, сәхнә яшь биючеләргә мотивация бирә, икенче яктан, авыр шартларга куеп, менталь яктан какшата. 90 нчы еллар авырлыгын иҗаты аша уздырган рәссам турында да төшердем. Тагын бер кыска метрлы фильмымда Мәскәү метрополитенындагы пассажирлар, поездлар образы аша язмышлар турында уйландым. Реклама һәм коммерция өлкәсендә дә шактый эшләдем һәм эшлим. Социаль проектларга зур кызыксыну белән алынам. 
 
– Документалистикага мәхәббәтеңне аңладым, ә башка жанрларга мөнәсәбәтең ничек? 
 
– Дөресен генә әйткәндә, үземне жанр һәм сюжет ягыннан чикләмәскә тырышам. Документалистика үзенең чын булуы һәм фальшны танырга өйрәтүе белән ошый. Әйтик, уенлы һәм уенсыз кино арасында сайларга кушсалар, мин сайлый алмас идем. Гомумән, иң яратканым – профессиональ актёр булмаган кешене актёр роленә кертү, а белемле актёрга, киресенчә, чикләмичә, кадрда яшәүче гади кешегә караган кебек карау.  
 
– Синеңчә, яхшы режиссёр нинди ул?
 
– Гади тормышта күренми торган әйберләрне сизүче, ишетүче һәм шуны төшереп алу өчен сабырлыгы булган кеше.
 
 
«БЕРНИНДИ КИТАП, ИНТЕРНЕТ БУ ХИСЛӘР БЕЛӘН ТИҢЛӘШӘ АЛМЫЙ»
 
– Креатив өлкәдә миллилеккә хәзер игътибар артты, сизәсеңме? Иҗатыңда татар мәдәниятенә мөрәҗәгать итәсеңме?
 
– Яшь татарларның күбесе узган циклны мин дә уздым бугай. Үсмер чакта татар мәдәнияте актуаль түгел кебек тоела иде. Бүгенге көндә, минемчә, актуальлек заманча яңгыраш һәм тема белән үлчәнми – әсәрләрнең асылында нәрсә ятуына карый. Шуңа дөнья мәдәнияте белән беррәттән, әлбәттә, үз тамырларымда, татар мәдәнияте һәм әдәбиятында да «казынам». Бу проектларыма үзгә төсмер өсти. 
 
– Сәяхәт картаң да зур. Йөргән саен, дөнья киңәяме, әллә, киресенчә, кечерәяме?
 
– Илләр буйлап йөреп, танышлар исемлеге арткан саен, дөнья кечерәя. Хәтта бөтен җир дә бертөсле корылган кебек тоела башлый. Бу алай түгел инде, әлбәттә, чөнки дөньяның матурлыгын, анда булган барлык нечкәлекләрне аңлар өчен, күп көч, вакыт һәм мөмкинлек кирәк. Әмма! Бернинди китап, интернет бу хисләр белән тиңләшә алмый.
 
– Казанда, туган якларыңда еш буласыңмы? Сагынасыңмы?
 
– Мөмкинлек булган саен кайтам. Үсмер чакта җәмәгать транспортында Казанның төрле ерак районнарына йөрергә, беркем белмәгән башкаланы өйрәнергә ярата идем. Әкренләп туган шәһәремнең үз «картасын» төзедем. Минем өчен бу иң кадерле хатирәләрнең берсе, шуңа, кайткан саен, ул маршрутларны ялгызым тынычлыкта кабат әйләнәм. 
 
– Татар фильмнарын, сериалларын күзәтеп барасыңмы? Алар турында нәрсә уйлыйсың?
 
– Һәрбер татар проекты өчен бик куанам. Татар киносының үсеш тенденциясе сакланып, башка иҗатчыларга да этәргеч булсын. Бу урында уникаль һәм дөньяга билгеле якут киносын мисалга китерер идем. Татарстан киносының да андый потенциалы бар, моның өчен бары тик гадел һәм үзгә карашлы булырга кирәк. Һәм, әлбәттә, үзебез өчен эшләү түгел, ә Татарстаннан читтә яшәүче тамашачы турында да уйлау мөһим. 
 
– Франциядә ватандашларыбыз бик күп. Алар белән элемтәдә торасыңмы? 
 
– Әйе, Татарстан, Башкортстан, Себер, Нижгар татарларын беләм һәм очратып торам. Франциядәгеләр дә бик дустанә һәм ачык. Җылы кичәләргә җыелып, бәлеш-өчпочмак ише тәм-томнар белән сыйланабыз. Үзем рәхәтләнеп пешерәм. Татар булмаган дусларыбызны да җәлеп итәбез, алар өчен безнең гадәтләр аеруча кызыклы.
 
– Бүген нинди хыял белән янасың?
 
– Төрле һәм кызыклы кино төшерәсем килә. Аннан тыш татарлар турында башка проектлар да эшләр идем. Эшлим дә инде. Кая гына барсам да, Татарстаннан булуымны әйткәч, кешеләр минем кем һәм республиканың кайда булуын аңласыннар иде – төп теләгем шул.
 
– Иң истә калган сәяхәтең?
 
– Һәр сәяхәт матур булып истә кала, берсен генә аерып әйтү авыр.
 
– Өй – ул?
 
– Иң якын һәм иң кадерле кешеләр.
 
– Фильмнар караганда еш елыйсыңмы?
 
– Бик еш елыйм, үзәккә үткән фильмнарда бигрәк тә.
 
– Нәрсә илһамландыра?
 
– Кешеләр, аларның төрлелеге, холыкларындагы төрле вак-төяк әйберләр, мимика, сөйләм манералары илһамландыра. Кызыклы әсәрләр, кайвакыт яктылыкның диварга матур төшүе дә илһам чыганагы була ала.
 
– Нәрсәдән башка көнең көн түгел?
 
– Көн дә нәрсә дә булса укырга, карарга, лекция я яңа музыка тыңларга тырышам. Ә болай ритуаллар белән мавыкмыйм, спонтанлыкны яратам. 
 
– Нәрсәдән куркасың?
 
– Карашлар, эшләр, уйларда батып, катып калудан.
 
– Горурланыр өчен бер сәбәп? 
 
– Бакчамда үскән гөлчәчәк куагын әйбәт кискәнмен ахрысы былтыр, шуңа быел ул шау чәчәктә утыра. 
 
– Синең өчен камил дөнья нинди?
 
– Менә шушы мизгелдә булган дөнья – иң камиле, чөнки башкасы булмас.
 
Фото геройның шәхси архивыннан

Алсу МАНСУРОВА
Идел
№ --- | 09.07.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы