• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

07.09.2011 Дин

Мәскәү Җәмигъ мәчетен сүтәләрме, төзекләндерәләрме?

Ураза гаетеннән соң ук Мәскәү Җәмигъ мәчетен коймалар белән тотып алдылар. Намазга килүчеләр бу хәлне күреп аптырашка калган. Мәчет җитәкчелеге аны төзекләндерәбез генә дип белдерсә, мәхәллә халкы моңа ышанмый.

Мәчетнең сүтелә башлавы турындагы хәбәр “Азатлык”ка 1 сентябрь көнне килеп иреште. Русия мөфтиләр шурасы матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнур Газиевага шалтыраткач, ул мәчетне төзекләндерү алдыннан әзерлек эшләре алып барылуы, ягъни люстраларның алыну, келәмнәрнең чыгарылуы турында әйтте. Тулырак мәгълүмат алу өчен ул безгә Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйзәтуллинга шалтыратырга тәкъдим итте.

 

Гыйзәтулин исә монда ниндидер дөрес булмаган мәгълүмат таралуын әйтте.

 

“Без мәчетне сүтмибез, без аны төзибез. Бәлкем сезгә тулы мәгълүмат бирмәгәннәрдер, чөнки монда мәчетне зурайтып, залларын киңәйтеп төзү турында сүз бара. Зур төзекләндерү булачак. Шундый зур мәчет төзелә, аның манаралары, көнчыгыш һәм көнбатыш яклары куелган. Фәкать сүз зур реконструкция турында бара, калган нәрсәләр гайбәткә туры киләчәк”, диде Гыйзәтуллин.

 

Аның фикеренчә, ялгыш мәгълүмат таратучылар мәчеткә һәм дингә каршы эшләүчеләр.

 

Инде 40 ел намазга нәкъ менә әлеге Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөргән Абделбәр Бәдретдинов исә өйләгә килгән халыкның мәчет сүтелүен күргәч, аптырап китүен әйтә.

 

«Мин ул мәчеткә өйлә намазына барган идем. Анда мәчетне коймалар белән уратып алганнар һәм беркемне дә кертмиләр. Эчләрен каерганнар, җимерә башлаганнар, электр утларын төшергәннәр. Мин бик ямансулап кайттым. Безнең татар мөселман халкына бу зур кайгы, чөнки безнең әби-бабаларыбыз йөз еллар дәвамында шушы мәчеткә йөрде, анда бик күп намазлар укылды. Аның кирпечләренә догалар сеңгән. Шул кирпечләрне ватып, хәзер чүплеккә илтеп ташлыйлар. Димәк, мөселманнарның урыны чүплектә дигән сүз”, ди ул.

 

Абделбәр бабай әйтүенчә, алар яңа мәчет салуга да каршы түгел, әмма искесен вату ул - хәсрәт.

 

“Мәчет безнең тарихыбыз, шуңа аны саклау кирәк. Бу эштә берләшү мөһим. Халык моны көтмәгән иде, алар бу хәлләрне күреп гаҗәпкә калды, чөнки анда әле бу көннәрдә генә гает намазы укылды. Мәчеткә килгәч тә беркем берни аңлатмый. Сакчылар: “Без берни белмибез, сакларга әйттеләр, шуны саклыйбыз, диделәр”, ди мәхәллә карты.

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете 1904 елда татар сәүдәгәре Салих Ерзин акчасына төзелә. Биредә 1955 елда Индонезия,1957 елда Мисыр президенты булып киткән. 1980 елда Мәскәүдә Олимпия уеннары булыр алдыннан татар мәчетен сүтү куркынычы туа. Ул чакта мәчетне дин әһелләре һәм гарәп илчеләре саклап кала.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 06.09.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (779591) / 08.09.2011 12:30:12

Чаллыда Җәмигъ мәчетен яклап, урам җыены узды
http://www.azatliq.org/content/article/24320512.html

№1 (779420) / 07.09.2011 10:52:34

Э мин яратмыйм ул мэчетне. Купме барсан - бер километр хэер сораучылар, авызга кереп, ябешеп баралар. Дога укытам дисэн - озын чиратлар, конвейер кебек, муллалар тиз-тиз "дежурно" укый да (кайвакыт догасын булеп, кемдер белэн сойлэшеп тэ ала) икенчегэ кучэ, эчтэге сэудэ точкалары базарны хэтерлэтэ. Ничэ тапкыр изге хислэр белэн барган чакта, андагы атмосфера ботен настроениены бозганы булды, анда, русча эйткэндэй, ощущение святости юк кебек, лично мин шулай сизэм.
Эмма, кемгэдер бик кирэк бит ул мэчет, миллэттэшлэребезне берлэштерэ, удобный урында, булсын иде, суту дорес тугел.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar