поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.07.2025 Мәдәният

Театр билетёрлары – сәнгать дөньясына озатучылар

Беркөнне: «Театр билетёрдан башлана...» дигән җөмләне ишеттем дә, уйга калдым: бу һөнәр ияләренә моңа кадәр әллә ни игътибар биргәнем булмаган икән. Ә бит нәкъ менә алар тамашачыны ачык йөз белән каршы ала һәм залга озата. Шуңа Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының мөлаем билетер кызлары белән таныштырасы иттек.

Без «билетёр» дияргә ияләнсәк тә, терминология буенча, әлеге һөнәр «билет тикшерүче» һәм «театр капельдинеры» дип атала. Әгәр сез аларның вазифасы билет тикшерүдән генә гыйбарәт дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларның функциясенә шулай ук залны спектакльгә әзерләү, тамашачыны каршы алу һәм залда урыннарына озату, программа сату да керә. Тинчурин театрында әлеге вазифаны яшь, матур кызлар башкара.

Сабырлык һәм игътибарлылык сорый торган һөнәр

Алия Михайлова тумышы белән Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында икътисадчыга укый. Балачактан сәхнәдә үскәнгә, театр өлкәсе аңа якын булган. Тинчурин театрына бер ел элек туган апасының киңәше буенча урнашкан.

«Билетёр – билетларны тикшерүче кеше генә түгел. Ул игътибар, әдәплелек һәм җаваплылык таләп итә торган күпкырлы һөнәр. Аның максаты да әйләнә-тирәдәгеләргә тәртип, куркынычсызлык һәм уңайлылык тәэмин итүдән гыйбарәт. Билетёр булу өчен, беренче чиратта, тыйнаклык һәм сабырлык кирәк. Икенчедән, татар телендә матур итеп сөйләшә белү дә мөһим дияр идем, чөнки без татар театрында эшлибез һәм тамашачыга татар мәдәниятенә чумарга мөмкинлек бирәбез. Өченчедән, тамашачыны ачык йөз белән елмаеп каршы алырга кирәк. Аларның беренче тәэсире нәкъ менә театрга килеп керүдән башлана», – ди Алия.

Билетёрлар ишек төбендә торгач, бөтен спектакльне дә карап өлгермиләр. Шулай да, Алия, залда булганда, «Туган-тумача», «Кияүләр», «Беренче мәхәббәт», «Сүнгән йолдызлар»ны яратып карый икән.

«Һәр спектакль алдыннан без башта залның чисталыгын карыйбыз: урыннарның тузанын сөртәбез, чүпләрне ташлыйбыз, гомумән, тамашачылар үзләрен уңайлы хис итсен өчен шартлар тудырабыз. Шулай ук, билет тикшергәндә, кемнеңдер билет белән проблемалары туарга мөмкин, шуңа күрә без тамашачының тиешле урынга утыруын контрольдә тотабыз. Тамаша вакытында телефоннары шалтыраса, ипләп кенә кисәтү ясыйбыз».

«Актриса булырга телим»

Азнакай районы кызы Эльза Рамазанова Казан дәүләт мәдәният институтында «халык сәнгать мәдәнияте» юнәлешендә укыган. Үзен киләчәктә сәхнә белән бәйләргә тели, ә Тинчурин театрына исә ике ел элек остазы киңәше буенча килгән. Театрда яраткан спектакльләре бик күп, «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Кияүләр», «Чулпан», «Син бит минем бергенәм» спектакльләрен аеруча ошата.

«Минемчә, билетёр – тамашачыга сәнгать дөньясына юл ачучы һәм күрсәтүче кеше. Безнең эштә һәр кеше алдында үзеңне дөрес тота белү мөһим. Билетёр булуның авырлыгы юк, әмма тамашачыларның спектакльдән алдан чыгып китүләрен өнәп бетермим. Мин алга таба үземне актриса һөнәрендә сынарга телим», – ди Эльза.

Профессиональ музыкантларга, татар музыка сәнгате үсеше белән кызыксынучыларга да файдалы кулланма. Сүз Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Барлау» татар һәвәскәр композиторлар антологиясе турында бара. Китапны тәкъдим итү кичәсеннән хәбәрчеләребез язмасы.

«Тинчурин театрында эшләгәнемне төштә күрдем»

Казан кызы Инзилә Хаматгатина Казанның бизнес һәм туризм көллиятендә икенче курста белем ала, һөнәре буенча – сату эшләре буенча менеджер.

«Бер ел элек Тинчурин театрында эшләгәнемне төштә күрдем, ләкин чынга ашар дип уйламаган идем. Безнең гаиләдә театрны аеруча әнием ярата, монда эшләргә нәкъ менә ул тәкъдим итте. Үзем дә кечкенәдән театрга тартылдым, спектакльләргә йөрергә ярата идем», – дип искә ала Инзилә. Шулай итеп, ул декабрьнең соңгы көннәрендә Тинчурин театрына рәсми рәвештә эшкә урнаша.

«Билетёр булу өчен тыныч холыклы булу мөһим. Тыныч булсаң, нинди генә авыр ситуацияләрдән дә чыгу юлын табып була. Мәкальдәгечә, «Нурлы йөзең белән кеше туйдырып була» – мин шуны гел истә тотам».

Инзилә, кечкенәдән театрга йөреп үскәнгә, шактый спектакльләрне яратып өлгергән. «Кара пулат», «Хыялга бер адым» спектакльләрен якын кабул иткән. Хәтта спектакльдә яңгыраган көйне телефонына яздырып алып, тыңлап йөри икән.

«Тинчурин театры – минем беренче эш урыным. Үз эшемне бик яратам. Алга таба кем булып эшләячәгемне әлегә әйтә алмыйм. Әмма ни генә булмасын, беренче адымнар ясаган театрым һәрчак күңелдә калачак».

Рәфидә Галимҗанова

Идел


---
Тинчурин театры
№ --- | 05.07.2025
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы