поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.07.2025 Җәмгыять

«Дустың» исәптәме? Этләрен теркәмәгән хуҗаларны 1 июльдән штрафка тарта башладылар

Этләрен теркәмәгән хуҗаларны 1 июльдән штрафка тарта башладылар. Аларны ничек ачыкламакчы булалар? Теркәлү ни өчен кирәк? Без шул хакта белештек. Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан этләрне терки башладылар. Теркәү этне маркировкалау, ягъни тәненә уникаль сан язылган чип кертүдән гыйбарәт.

Бу эшләрне ветеринарлар башкарды. Федераль челтәргә кертер өчен, эт хуҗасының паспорт нөсхәсе, ИНН яки СНИЛС, этнең уникаль номеры язылган паспорты кирәк иде. Анда этнең токымы һәм яше язылды.

– Бу закон проекты токымлы этләргә дә, токымсызларга да кагыла. Йорт хайваны туганнан соң 3 ай эчендә теркәлергә тиеш. 3 яшьтән зуррак булганнарны 1 ел эчендә исәпкә алырга кирәк булачак. Әгәр инде 3 айлык көчек сатып алганда, бу эшләрне бер ай эчендә башкару мәҗбүри. Татарстанда вакытлыча гына (30 көн) булган этләрне теркәтергә кирәкми, – дип аңлаткан иде Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов.

Авылларда этләрне яз көне терлекләрдән ветеринария хезмәтләрен күрсәткәндә теркәделәр.

– Авылда кемнең эте бар, барысын да исәпкә алдылар. Безнең бер генә эт. Тире астына чип керттеләр. Кирәкле эш дип саныйм, чөнки бөтен әйбернең хуҗасы булырга тиеш. Без дә этебезне бик яратабыз, шуңа бик теләп ризалаштык, – диде Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов.

Кукмара районының Бакчасарай авылында да теркәгәннәр дүрт аяклы дусларыбызны.

– Яз көне ветеринарлар кергән иде. Котыру авыруына каршы прививка эшләделәр, этләрне дә шул вакытта исәпкә алдылар. Без башта колакларына ниндидер тамга сугарлар дип уйлаган идек. Тик алар тире астына чип урнаштыралар икән. Әлеге эшләрнең ни өчен башкарылганын тулысынча аңлау булмаса да, каршы килмәдек,  – диде Чулпан Һадиева.

Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов сүзләренчә, әлеге вакытта райондагы этләрнең якынча 65 процентына чип куелган.

– Бер караганда, бу саннар аздыр инде, ләкин этләрне тулысынча теркәү мөмкин эш түгел. Һәрхәлдә, әлегә. Аның өчен халыкның аңын, фикер сөрешен үзгәртергә кирәк. Бездә дә башлангыч чорда авыррак барды. Бераздан кешеләр ияләшеп китте, этләрен алып килә башлады. Узган шимбәдә хәтта этләрен чиплаштырыр өчен чират та җыелган иде, чөнки 1 июльдән штраф сала башладылар бит. Моннан соң этләрен вакцина ясатырга яки дәваларга алып килгән очракта, кешеләргә башта штраф түләргә туры киләчәк. Шуннан соң гына без аларны дәвалый алачакбыз, – диде Илдус Хатыйпов.

Аның сүзләренчә, этләрен теркәргә теләмәүчеләр дә бар. Аларны авылларда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. –

Авылдагы чипларны участок табиблары куеп йөрде. Кемнең эте бар, кем аларны ярата, шулар куйдырды. Ләкин теркәргә теләмәгән кешеләр дә бар, аларны мәҗбүриләмәдек, – диде ул.

Илдар Нугуманов сүзләренчә, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, башта кисәтү ясала, аннан соң 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Әгәр тагын бер тапкыр кагыйдә бозылса, эт хуҗаларының акча янчыгы 5 мең сумга юкарачак.

Теркәлмәгән этләрне ничек ачыклаячаклар соң? Илдар Нугуманов әйтүенчә, беренчедән, аларны ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать иткән очракта ачыкларга мөмкинлек туачак. Икенчедән, мондый этләр турында язын һәм көзен ветеринария чараларын уздырган вакытта билгеле булачак. Болардан тыш, кешеләр мөрәҗәгате буенча да эшләргә планлаштыра белгечләр.

Ул әлеге чараларның кешеләрне җаваплылыкка тарту, кайчандыр якын дуслары булган хайваннарны урамга чыгарып атмасын өчен кирәклегенә тагын бер кат басым ясады.

– Әгәр этне урамга чыгарып җибәрәләр яки адаштыралар, ташлап калдыралар икән, ул приютка эләгергә мөмкин. Мондый очракта этнең хуҗасын эзләп табып, аннан приют чыгымнарын һәм башкарылган ветеринария чараларын түләттерә, шулай ук административ җаваплылыкка да тарта алабыз, – диде ул.

Моннан тыш, хайваннарны теркәү югалган очракта аларны хуҗаларына кайтарып бирү өчен дә кирәк.

 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.07.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы