поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
02.07.2025 Язмыш

Сөйгәнен онкология белән авырыйм, дип алдаган

Мәскәүдә яшәүче ир-ат берничә ел дәвамында хатын-кызлар белән очрашыр өчен яман шеш белән чирләгән булып кыланган. Бу вакыт эчендә ул яман шешнең берничә стадиясен “кичергән”, “Берлинда дәваланган” һәм хәтта үзенә кул салырга уйлаган.

2023 елда Никита исемле яшь ир Ксения белән танышкан, ә берничә атнадан соң ул онкология белән авыруы турында сөйләп биргән. Яшьләр берникадәр вакыт күрешмичә генә аралашырга килешкән. Күп тә үтми аларның мөнәсәбәтләре романтикка әверелгән. Никита дәваланыр өчен ашыгыч рәвештә Берлинга китүен әйткән. Яшь ир Берлинда булса да, алар гаджетлар ярдәмендә аралашкан, “бергә” иртәнге ашлар ашаганнар, кино караганнар, кыскасы, үзләрен очрашып йөргән  ир белән хатын кебек хис иткән һәм тоткан, даими элемтәдә торганнар.  

Көннәрдән беркөнне Никита йөрәге туктавын әйтә, дөрес, 40 секундка гына. Ул вакытта Ксения аның янына очарга карар кабул итә, шул ук вакытта  моңарчы атеист булса да, чиркәүгә йөри башлый. Никита аны Берлинга килмәскә күндерә. Германиядә дәваланганда яшь ир аңа сөяк мие (җелек) күчереп утыртуларын сөйли. Шул вакытта ул якты дөнья белән хушлашырга теләвен сөйләп бирә. Бер айдан ул абыйсын, соңрак картәнисен югалтуын  әйтә. Шуннан Русиягә кайта, әмма кайту белән үзендә янә яман шеш ачыклауыларын һәм аңа нибары бер ел яшисе калганлыгын белә. Бу вакытта инде Ксения, нерв киеренлкелеге аркасында кайгырып, антидепрессантлар эчә башлый, “сөйгәненең” язмышы өчен борчылып, чиргә сабыша.
 
Әмма күп тә үтми яшь хатын Никитаның бернинди онкологиясе булмавын ачыклый. Ә менә хатыны һәм кечкенә баласы – бар.  Ул шулай хатын-кызлар белән таныша икән.
 
Тик андый хатын-кызлар да берничә булып чыккан... Ксения сүзләренчә, һәр яңа “сөйгәне” өчен Никита яңа  тарих уйлап чыгарган. Ә үзе бу вакытта хатыны һәм баласы белән бәхеткә төренеп яшәп яткан.
 
Чыганак: SHOT Telegram-каналы
Фото: ru.freepik.com

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 02.07.2025
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы